Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Газета

Вакытында языл!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртысы өчен “Саба таңнары” газетасына язылу дәвам итә. Районыбыз матбугатына барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә, шулай ук хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп тә язылырга мөмкин. Абунә бәясе халыкка – 770 сум 10 тиен, оешма-предприятиеләр өчен 860 сум 82 тиен. Шулай ук "Саба таңнары"ның кәгазь вариантыннан аермалы буларак электрон газетага язылырга була. Ул Саба районында гына түгел, ә интернет челтәре аша Россиядә һәм чит илләрдә дә таралачак. Электрон газетага язылучыларга (370 сум) басманың ПДФ варианты аларның электрон почталарына җибәреләчәк. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүче якташларыбыз, милләттәшләребез, яңа газетаны укып, үзләренең ата-бабалары, кан-кардәшләре, туган-тумачалары гомер иткән Саба районы, аның халкы турында яңалыкларны белеп барачак. Моннан тыш “Саба таңнары”на 480 сумга альтернатив язылу да гамәлдә. Бу очракта абунәче газетаны редакциягә үзе килеп ала. Бакча эшләре башланганчы өстебездән зур бурычны төшереп, газетага май аенда ук язылып куйыйк. Район газетасы килгән көн һәр гаилә өчен үзенә күрә бәйрәм бит ул. Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 2-37-58

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев