Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Главная новость

«Ел хатын-кызы» конкурсы финалы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

Бүген Казанда «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләделәр. Тантанага китәр алдыннан конкурста җиңүчеләрне һәм районыбызның җәмәгать эшендә актив катнашкан хатын-кызларны район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итте һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Бәйрәм белән  Котлау сүзләрен Татарстанның Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев та тантаналы рәвештә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яңгыратты.«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1996 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючы — Региональ «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы. Конкурс өч этапта үтә: муниципаль, зональ һәм республикакүләм турлары.  Зона турында безнең районнан Явлаштау авылында яшәүче ветеран, тиздән 10 нчы  дистәсен түгәрәкләүче Фәүзия апа  Сабирова, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин һәм "Саба сувенирлары" остаханәсе җитәкчесе Лилия Вафина катнашып җиңү яулаганнар иде. Бүген мәртәбәле чарада Фәүзия апа Сабирова һәм Лилия Вафина республикакүләм конкурсы җиңүчеләре дип тә игълан ителделәр. Фәүзия апага Президентыбыз Рөстәм Миннеханов «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Фәүзия апага  шулай ук кыйммәтле тун, Лилия Вафинага  затлы салонга сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев