Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Хәтер шәме" акциясенә Шәмәрдәнлеләр дә кушылды

    21 июнь төнендә «Хәтер шәме» акциясе кысаларында Шәмәрдән “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Җиңү волонтерлары", санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, тыныч киләчәк өчен Бөек Ватан сугышында вафат булучылар истәлегенә шәмнәр һәм лампадалар кабыздылар.

     "Хәтер шәме" акциясе ярдәмендә без тарихыбызга кагылып, әби-бабаларыбызны хөрмәт итә алабыз. Бу төн Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм аның нәтиҗәләре турында хәтерләре яшәгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә",- үзәкнең баш белгече Алисә Гомәрова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: