Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗны чит илләрдән килгән хаҗилар өчен кире кактылар

Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора.

Согуд Гарәбстаны, Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында, чит илләрдән килгән хаҗилар өчен быел Мәккә һәм Мәдинәдә ислам диненең изге урыннарына хаҗны чит илләрдән килгән хаҗ кылучылар өчен кире какты. Бу турыда Sky News Arabia сылтамасы белән ТАСС хәбәр итте.

«Хаҗ илдә яшәүче төрле милләттән булган бик аз санлы хаҗилар катнашында узачак», — диелә хәбәрдә.

Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә илдә 161 мең чир йоктыручы ачыкланган.

Элегерәк, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Татарстаннан килгән хаҗилар өчен хаҗ өчен квота 1,8 мең урын дәрәҗәсендә сакланган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/23-06-2020/m-kk-d-m-m-din-d-ha-ny-chit-ill-rd-n-kilg-n-ha-ilar-chen-kire-kaktylar-5751433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев