Ноябрьнең беренче атнасында өч көн ял көтә
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Татар-информ Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.
"4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә – ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь дә ял көне булачак. Ә 3 ноябрь – җомгада эш көне бер сәгатькә кыскара”, – дип җиткергән Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловец.
Нәтиҗәдә, ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын 4, 5 һәм 6 ноябрьдә өч ял көне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев