Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Главная новость

"ТАТАРСТАН - ЯНА ГАСЫР" съездында сабалылар да хөрмәтләнде

  Узган  җомгада Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Мәдәният сараенда республикабыз шәһәр - районнарыннан чакырылган делегатлар һәм хәрәкәтнең куренекле активистлары катнашында "ТАТАРСТАН - ЯНА ГАСЫР" республикакуләм ижтимагый хәрәкәтенең чираттагы VIII съезды узды.

 Съезда 2017- 2020 елгы чорда хәрәкәт башында торучы Югары Совет эшчәнлеге хакында, алдагы чорга, бүгенге вәзгыятькә бәйле төп бурычлар, Югары Советның яңа составын сайлау һ.б. тәҗел мәсьәләр каралды. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек иткән җыелышта Республикабызның социаль - икътисади, рухи-әхлакый потенциалын үстерү юнәлешендә эшчәнлек төрләрен тагын да камилләштерү, яшьләр, хатын -кызлар, өлкән буынны берләштергән оешмалар белән элемтәләрне ныгыту, табигатьне саклау , экология мәсьәләләре - алдагы чорда Гомумхәрәкәт өчен дә һәм территориаль бүлекләр эшчәнлегенең дә төп кыйбласы итеп  тәгаенләнде. «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Президенты вазифасына кандидатны алга таба тәкъдим итү өчен, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплауны тәкъдим итте. «Татарстан Президенты сайлауларында без хуплаган кандидатура буенча сәяси интрига юк. Сүз дә юк, бу Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов — республиканың танылган абруе һәм лидеры», — диде парламент башлыгы.Районыбыздан Съезда "Татарстан - Яңа гасыр" Республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Саба территориаль булеге Советы рәисе Зөлфирә Иксанова, "Саба таңнары"  газетасы  хәбәрчесе Илмира Галимуллина, Олы Шыңар авыл жирлеге башлыгы Алмаз Гарипов катнашты. Съезда озак еллар дәвамында "Татарстан -Яңа гасыр " республикакуләм иҗтимагый хәрәкәте үсешенә керткән намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Зөлфирә Иксановага  "ТАССР оешуга- 100 ел " истәлек билгесен тапшырылды. 

фотолар https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/296.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев