Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

26 АПРЕЛЬ - ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ

Җирнең гөлләре

Төссез булыр  иде болын-кырлар

Чәчкә гөлләр шаулап үсмәсә.

Бушап калыр  иде   күңелләр дә

Гүзәллекне   күрә белмәсә.

 

Тормыш аланнарын  бизәр өчен

Бер гүзәл зат  килгән дөньяга:

Ул –  хатын-кыз. Яшәү гөле итеп

Хөрмәт белән  карыйк  аңарга.

 

Ул  – кыз бала. Елмаюы белән

Балкытучы  айсыз төннәрне.

Күңелкәе гүя бикле  сандык –

Сыйдырган бит  күпме  серләрне.

 

Анабыз  ул. Аның  көче белән

Тиңләшерлек ни бар җиһанда.

 Арган  чакта кул җылысын тойсаң,

Рәхәт була әни кочканда.

 

И, хатын-кыз! Сиңа без бурычлы

Яшәвебез белән  дөньяда.

Нәсел чылбырлары һич  өзелмәс

Дәвам итәр тик  сез булганда.

 

Наз өләшсен, әйдә,  язгы  кояш,

Ямьләндереп  язгы  көннәрне.

Сез дә кадерләгез, ир-егетләр,

Җиребезнең   гүзәл гөлләрен.

Сөмбелә Ибраһимова.

 

Кыр  казлары

Җылы яктан кыр казлары

Кайтты туган  ягына.

Канат  чыгарган җирләрен

Кошкайларым сагына.

 

Санасак аерыла дигән

Халыкта  сынамыш бар.

Аермыйк санап  кошларны,

Алар бер-берсенә пар.

 

Күлләр бозыннан арынып

Кыр  казларын  көтәләр.

 Камышлы су буйларынннан

Оя  эзләп үтәләр.

 

Басуда әле карлар бар,

Уҗымнар да  чыкмаган.

Болыннарны  яшәртерлек

Үләннәр дә шытмаган.

 

Төркеменнән калган бер каз

Кычкыра  үзәк өзеп.

Бу  үзәк өзгеч тавышка

Чак басып тордым түзеп.

 

Утырып бала  чыгаргач,

Каңгылдыйлар шатланып.

Алар әнкәләре кебек

Китәрләр канатланып.

 

Шул күлдә бит аларга

Җәен  үсеп җитәсе.

Канатларны ныгытасы,

Көзен очып китәсе.

 

Кошларга да бик зур хәсрәт

Балаларын югалтса.

Бәпкәләр калачак   ялгыз

Аучы кыр казын атса.

 

Күлгә мылтык тотып бармыйк,

Кануннарга нигезләп.

Казлар туган  якларына

Кайтмый бит үлем эзләп.

Фатих Фәтхерахманов.

 

Тел бозучыга

Һелло! Кем бу? Ә синмени, привет!

Очрашмаганга  сколько лет.

И, где ты, сыйныфташым, дустым,

Кайларда  яшисең и с кем?

 

Ут  күршесен, балачак дускаен

Гаҗәпләнеп бераз тыңлагач,

Җавап бирде шактый дорфа итеп:

“Кем син ана телен оныткач?

 

Номерыңны әниемннән  алдым

Сөйләр өчен аның хәлләрен.

Син киткәнгә бик   күп  еллар   узды,

Әниең  яши   соңгы   көннәрен”.

 

–Ну что ж,  когда-нибудь без дә

Китәчәкбез якты дөньядан.

Слушай, а васыять кемдә,

Приеду я бер-ике айдан.

 

Телсез калып тыңлап торды дусты,

Җавап таба  алмый аптырап.

Ярсып әйтте аннан бер  сулыштан:

“Телсез, динсез. Син бит сатлыкҗан.

 

Туган телең, газиз әнкәң телен

Ямьсезләргә бармы хокукың?

Чын урысча  сөйләш, бик теләсәң,

Бозма телен бөек халыкның.

 

Саф татарча, матур  сүзләр кушып

Горурланып  сөйләш, хурланма.

Чит илдәге милләттәшләрең дә

Саклый телен ничә буыннар”.

 

Саф татарча гына  сөйләшсәк тә,

Безне  аңлый бик  күп  милләтләр.

Үз әнисе барын белмәгәннәр

Ничек аның телен хөрмәтләр.

Нурсама Фәхриева.

Фото: tatar-inform/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев