Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

АДАШУ….

Урманнарда булды адашканым, Юлым тапмый калдым газапта. Чарасыздан нишләргә дә белми Күз яшьләрем түктем азакта.

Урманнарда булды адашканым,

Юлым тапмый калдым газапта.

Чарасыздан нишләргә дә белми

Күз яшьләрем түктем азакта.

Бураннарда булды адашканым,

Өзелгәне булды сукмагым.

Өермәдәй буран эчләрендә

Өзгәләндем, юлны тапмадым.

Төшләремдә булды адашканым,

Буталдылар кыйбла, дөньясы.

Тормышыңда кыйбла табалмасаң,

Кай тарафка таба барасың?

Хыялымда булды адашканым,

Таба алмадым чиген, ноктасын.

Хыял дәрьясының киңлекләрен

Күрә алган кеше бармы соң?

Адашулар, саташулар белән

Чиратлаша шатлык- сагышым.

Мәхәббәттә, шөкер, адашмадым,

Шушыдыр ул иң зур табышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев