Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ак әби

Мин бу язмамны яшьлеген Саба балаларына белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы – лаеклы ялга чыкканнан соң район үзәге мәхәлләсендә вафат булган күп мәрхүмәләрне соңгы юлга озатуга әзерләү эшләрен башкарган Әнфисә Кыяметдин кызына багышладым.

“Хуш, Ак Әби!”

Халыкка изгелек кылган,

Олуг хөрмәткә лаек булган,

Абыстаебызны җирләдек.

Пәйгамбәр туган көнендә

Вафат Мәүлид бәйрәмендә

Аны изге җанга тиңләдек.

 

Хуш, бәхил бул, Әнфисә апа

Оныта алмабыз синең хакта,

Киттең якты эзең калдырып.

Бик зур югалту бу безгә

Авыр булды һәммәбезгә

Торырсың инде сагындырып.

 

Бар халыкка хезмәт иттең,

Кем чакырса шунда киттең.

Төннәр буе син тәсбих тарттың.

Вафат булган мәрхүмәләрне

Башкарып зур хезмәтләрне

Укып соңгы юлга озаттың.

 

Артык бер сүз сөйләшмәдең,

Кешеләрдән көнләшмәдең

Гомереңне дингә багышладың.

Дога кылып узды гомерең

Яуладың халык күңелен

Саваплы изге эш башкардың.

 

Кешеләрне тигез күрдең

Төпле киңәшеңне бирдең.

Башыбызга кайгы килгәндә

Өндәдең сабыр булырга,

Каушамаска, нык торырга

Ни эшләргә белми йөргәндә.

 

Мөҗелесләрне үткәрдең,

Һәркем кәефен күтәрдең,

Үтемле вәгазьләрең сөйләп,

Ныгыттың иманыбызны,

Тынычландырдың җаныбызны

Коръән Кәримне көйләп.

 

Тормыш юлын матур үттең,

Ахирәт йортына күчтең.

Тыныч йокла инде кабереңдә,

Ак яулыклы ак әби булып

Күз алларыбызда торып

Сакланырсың безнең хәтердә.

 

Аллаһ хозурына барганда,

Гүреңдә ялгыз калганда

Фәрештәләр булсын юлдашың,

Яткан гүреңне нурлы кылсын,

Урының җәннәттә булсын,

Фани дөнья белән хушлаштың.

 

Хуш, абыстай, тыныч йокла! Һаҗәр Фатыйхова, ноябрь, 2018 ел.

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    АК эбигэ Аллах рахмэте булсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иннэ лиллэхи уэ Иннэ илэйхи ражигун