Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бар да блогер булырга хыяллана…

Блогер булу һәркемгә кызыктыргыч яңгырый. Һәм… бик гади генә эш булып тоела. Син үзеңнең күңелеңә ошаган эш белән шөгыльләнә аласың (мәсәлән, компьютер уеннары уйныйсың, спорт белән шөгыльләнәсең, макияж ясыйсың) һәм шуның өчен ай саен эре корпорация башлыгының хезмәт хакы белән чагыштырырлык табыш аласың…

Тик барысы да без уйлаганча бик җиңел микән, медальнең нинди дә булса кире ягы юк микән? Хәзерге көндә блогерлык белән шөгыльләнгән яшьләр бу турыда ничек уйлый ?

— Без бәхетле вакытта яшибез. Социаль челтәр барлыкка килгәнче, “кеше булу өчен” зур урында абыең яки танышың булу, йә үҗәтлегең генә булыша иде, хәзер исә “Инстаграм”, “Ютуб” “Вконтакте” социаль челтәрләре күп кенә экспертларга, талантларга, гади хуҗабикәкләргә дә танылган шәхесләр булу мөмкинлеге бирә, — ди Гөлия Хөснетдинова. (“Инстаграм”да үзенең блогын алып бара)

— Блогер булу — авыр хезмәт. Син шунда ук популярлыкка ирешәсең һәм партнерлыктан, яки заказлы реклама белән акча эшлисең дип уйламагыз. Блогерлык белән шөгыльләнү өчен бик күп вакыт китә. Көнгә 3-4 видео төшерергә әзер бул! Бу кино төшерү генә, ә бит аны монтажларга кирәк әле, бу да күп вакыт таләп итә. Кыскасы, сезнең эш көнегез блогер буларак, иртәнге сигездән алып төнге икегә кадәр сузылырга мөмкин. (Зигатуллин Рәмзил, “Ютуб”та канал алып бара.)

— Әгәр дә синең укучы яки караучы аудиторияң зур булса, син популяр дигән сүз. Бу әлбәттә бик күңелле, ләкин бернинди чикләрне белми торган фанатлар да бар. Ашыкканда фотога төшәргә сорап интектерергә, үтеп барганда юл бирмәскә, бик матур булмаган комментарияләр калдырга мөмкиннәр. (Зиннатуллин Рафиль, “Ютуб” та канал алып бара.)

— Мина блогер булу бик ошый. Укудан вакытны алмый, табышы да яхшы, өйдән дә чыгып йөрисе юк. Минем хыялымдагы эш. (Зиятуллина Ралинә, “Инстаграм” да үзенең блогын алып бара.)

Йомгаклап әйткәндә, блогерлар — иҗат кешеләре. Интернетта язу кызыклы, мавыктыргыч, ләкин бик катлаулы. Хәтта текст блоглары да фото һәм видеоматериаллардан башка да узмый. Шуңа күрә блогерлар – язучы, фотограф, монтажор һәм башка өлкәләрдә талантларын ачучылар.

 

Фото: www.pixabay.com | LoboStudioHamburg

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев