Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхетем бөртекләре

Шигъри тәлгәшләр...

 

Бәхетне бөртекләп җыясың,

Күкләрдән төшми ул ишелеп.

Бөртекләп-тамчылап тамганын

Көтәсең өзелеп-өзелеп.

 

Китереп бирмиләр бәхетне,

Һәркемгә  ул бик тә кадерле.

Офыкта күренми,  көттереп

Өзгәли әле ул  бәгырьне.

 

Бөртекләп җыелган бәхетем,

Кадерле шуңа һәр тамчысы.

Ялварып сорыйм мин Ходайдан

Тимәсен язмышның камчысы.

 

Үземнең бәхетем –  үземә,

Кирәкми башкалар өлеше.

Тау кадәр алтыннар булса да

Кадерле үземнең көмешем.

 

Бәхетне күз яше юмасын,

Күңелгә шик-шөһбә тулмасын.

Һәркемнең тормышын көтелгән 

Бәхетнең тамчысы нурласын.

фото:https://yandex.ru/collections/card/5bed05e7bd65669b3b09ad72/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев