Чуалган сукмаклар
“Юлия инде берничә көн өйләренә кайтмаган”, – дигән хәбәр тиз арада бөтен поселокка таралды. Юлияның (исемнәрне үзгәрттем) каенанасы Мария Алексеевна хафага төште: “Бу өч бала белән нишләрмен?!” – дип, сабыйларның башларыннан сыйпап, үкси-үкси елады. Еларсың да шул: игезәкләре Галя белән Соняга бер яшь тә тулмаган бит әле. Алар әниләренең җылы кочагын, шифалы күкрәк сөтен сагына.
“Юлия инде берничә көн өйләренә кайтмаган”, – дигән хәбәр тиз арада бөтен поселокка таралды. Юлияның (исемнәрне үзгәрттем) каенанасы Мария Алексеевна хафага төште: “Бу өч бала белән нишләрмен?!” – дип, сабыйларның башларыннан сыйпап, үкси-үкси елады. Еларсың да шул: игезәкләре Галя белән Соняга бер яшь тә тулмаган бит әле. Алар әниләренең җылы кочагын, шифалы күкрәк сөтен сагына.
Көннәр, айлар үтә торды, әмма хатын күренмәде. Шулай да Мария Алексеевна килененең кайтачагына өметен өзмәде. Бердәнбер улы Сергей үз эченә бикләнде. Ул, эштән кайтып, кулларын юа да, нәни кызлары янына ашыга. Өчесен дә кочагына алып, аларны иркәли, үбә. Ул арада Мария Алексеевна табын әзерли. Ике яшьлек Люда, кашык тотып, үзе ашый, ә игезәкләрне Мария апа ашата.
Мария Алексеевнага бик авыр. Өч нарасыйны карыйсы бит, җитмәсә улы өчен дә йөрәге өзгәләнә. “Бәлки, балаларның берсен сез карап үстерерсез?” – дип, Юлияның әти-әнисенә дә әйтеп карады ул. Әмма алар: “Без кызыбызның бер баласын үстерәбез инде, тагын берсен карый алмыйбыз”, – дигәч, язмышы белән килешми чарасы калмаганын аңлады. Бер караганда, Юлияның әти-әнисен дә аңларга була. Кызлары Тәтеш егетенә беренче мәртәбә кияүгә чыккач, әйбәт кенә яшәсеннәр инде дип, яшь гаиләгә хәлләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр алар. Ләкин куанычлары озакка сузылмады. Улы Алексейны тапкач, биш-алты ай да узмагандыр, Юлия аерылып кайтты. Аннан Сергейга кияүгә чыкты. Инде менә өч кыз үстереп ятканда...
Юлия югалып берәр ел узгач, Мария Алексеевна, бәлки балаларга пособие билгеләрләр дип, социаль яклау бүлегенә дә барган иде. “Балалар ятим түгел бит, аларның әти-әниләре бар. Әниләре югалса да, ул ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән, – диделәр анда. – Аның табылмавы турында хокук саклау органнарыннан да бернинди хәбәр юк. Шулай булгач, пособие билгеләп булмый”. Боларны ишеткәч, Мария апаның соңгы өмете дә өзелде. Балаларга акча җиткерү өчен йорттагы кайбер әйберләрне, бакчада тырыша-тырмаша үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә саткалады. Кыш көне сабыйларга ашату өчен дистәләрчә банка кайнатма, компот, кыяр, помидор, кабак, баклажаннан төрле-төрле салат, соуслар әзерләде.
Оныклары “әни” дип дәшкәч, Мария Алексеевнаның күңеле тула, бите буйлап яшьләре тәгәри. Ә үзе гел бер сүзләрне кабатлый: “Менә әниегез дә кайтыр, кайтмый калмас, сезне ташламас. Сез бит аның балалары, нарасыйлары. Мин бит сезнең әбиегез генә. Әнигез табылыр... Күңелем шулай сизенә...” Шуларны тыңлап, балалар бер-бер артлы йокыга тала.
– Ай-hай, күпме хәсрәт китерде бердәнбер кызыбыз... – дип көрсенә Юлияның әнисе Людмила Ивановна, кодагые белән сөйләшкәндә. – Мәктәптә башта әйбәт кенә укыган иде. Тик 9-10 классларда бәйдән ычкынды: дәресләрдән качып кайта да, урамга чыгып китә. Әйбәтләп тә сөйләшеп карадык, әрләдек тә. Берара укуын да ташларга уйлаган иде, бик авырлык белән булса да, мәктәпне тәмамларга күндерә алдык. Чын кеше итеп үстерергә тырыштык инде үзебезчә. Эчү, тарту – безнең гаиләгә ят нәрсәләр. Әтисе дә, мин дә, югары белем алып, заводта инженер булып эшләдек. Кызыбызны да үз үрнәгебездә тәрбияләргә тырыштык. Ләкин кайдадыр хата җибәргәнбез, нәрсәнедер күрми калганбыз ахры... Минемчә, ул исән-сау булырга тиеш. Күңелем шулай сизә...
Аналар дөрес сизенгәннәр икән, алты ел чамасы узгач, Юлиядан әтисе-әнисе исеменә хат килеп төште: “Соңарып булса да хәбәр итәм – мин исән-сау. Сездән гафу үтенәм. Тормышымда шундый үзгәреш булыр дип hич көтмәгән идем, нәрсә булганын үзем дә аңламадым кебек. Хәзер үткән тормышымны, Казанда калган балаларымны искә алам да, hушымнан язарга җитешәм. Вакыт узган саен сезне, балаларымны ныграк сагынам, мондый хәлләр килеп чыкканга үкенәм. Мин сезгә, каенанама, Сергейга күпме кайгы-хәсрәт китергәнемне бик яхшы аңлыйм. Балаларым бервакытта да исемнән чыкмый.
Югалуымның сәбәбе: Казан урамнарының берсендә таныш егетемне очраттым, сөйләшеп киттек. Себергә кайтышы икән. “Бездә берничә көн кунак булырсың. Әйдә, безнең якларга кайтып киләбез. Аннары мин сине Казаныгызга озатып куярмын”, – дип, үгетләргә кереште. Гаиләм, балаларым барлыгын да әйткән идем, югыйсә. Беренче тукталышка кадәр генә озатам дисәм дә, аякларым үзләреннән-үзләре таныш егетем артыннан атлады. Новосибирск якларына барып җитүебез төштәге кебек кенә булды... Егет өлкәнең бер бистәсендә яши икән. Үз йорты, каралты-курасы бар, мал-туар, кош-кортлар да асрый... Кайтырга бик талпынсам да, миңа Казан юллары ябык иде инде. Бик нык ялгышканымны шул вакытта гына аңладым. Ялгышканның юлы начар дип юкка әйтмиләр икән. Хәзер болар турында язып торуның кирәге дә юктыр. Йөрәгем сызлаганга язам. Себер егете белән ике малай, бер кыз үстерәбез. Тормышыбыз түгәрәк дип әйтергә булыр иде. Ләкин... Мине аңларга теләсәгез, хәлләремә төшенерсез. Бүтән яза алмыйм. Алла кушса, очрашырбыз әле...Очрашканга кадәр... Сау булыгыз. Сау булыгыз...”
Бер айдан Юлия гаиләсе белән кайтып та төште. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, ачы күз яшьләре дә күп коелды. Әти-әнисе никадәр генә үгетләсә дә, Казандагы кызлары турында уйлап, үзе дә төннәрне йокысыз үткәрсә дә, Юлия өч кызын күрергә бармады...
Мәҗит ВӘЛИУЛЛИН. Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев