Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

ИГЕНЧЕГӘ

ИГЕНЧЕГӘ

Сары төскә кертеп басуларны

Тук башаклы иген өлгерде.

Игенченең куйган хезмәтенең

Нәтиҗәсе шушы түгелме?

 

Мул уңышлар вәгъдә итә кырлар,

Карап торсаң исең китмәле.

Һай, тәмле соң кадерен белеп кискән

Бисмиллалы арыш икмәге.

 

Көз байлыгы кайта олау-олау,

Илем амбарлары тулсынга.

Бөртеген дә түкми-чәчми җыйнау

Иген игүчегә кушылган.

 

Күзең шешенгәнче йоклап ятсаң,

Мул үстереп булмый ашлыкны.

Игенчеләр йокы белмәгәнгә

Миллионнар белми ачлыкны.

Фатих Фәтхрахманов

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев