Икесен тигез күрмәсәң...
Яшь килен иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булды. Әллә аны гына көтеп торганнар: Занир да, каенана да абзар юлын онытты. Сыер савып кергән киленне каенана һәрвакыт бер сүз белән каршылады: “Сөтен әз биргән, савып бетермәдеңме әллә?” Юып, җыеп, себереп, кагып, элеп бетереп, үз бүлмәләренә кергәндә Сүриянең бер генә хыялы була иде — тизрәк урынга аварга! Башы мендәргә тигәнче йоклап та китә. Каенана моннан да гаеп тапты: “Йокы ярата!”
Сүрия туганда, юк, инде туганчы ук бәхетсез булды. Чирдән башы чыкмаган әнисенә кайсыдыр врач бәби табып кара, бәлки рәтләнерсең дигәч, бичара хатын саламга ябышып карады... Тик авырлы вакытты ук аяклары атлаудан туктады.
Сүрия тәпи китүгә диярлек әнисенә йә чәй, йә бүтән кирәк-ярак ташый башлаган иде, тик, бәхетсезлегенә, ун яшендә әнисез дә калды. Утырып кына торса да әни иде дә бит... Әтисе авыру хатынын карап гарык булса да, сабырлыгы беткән мыжгак хатынына сирәк-мирәк кычкыргаласа да, яраткан булгандыр: сабый баладай үксеп елады да, елады. Яшәүнең тәмен югалтып, эчте, үз эченә бикләнде. Улының сүгүен дә, кызының елавын да ишетмәде. Шулай яши торгач, Сүрия мәктәп бетергән елны бакча артындагы зиратка, әнисе янәшәсенә “кереп тә ятты”.
Кыз укуын дәвам итү турында уйлап та карамады, фермага эшкә чыкты. Абыйсы өйләнде. Сүрия дә төп йортта озак тормады, авылдаш егетенә кияүгә китте.
Каенаналы йортка килгән кызга яшәве бик авыр булды: әни кеше муенындагы җептә бер уч ачкыч иде! Бар нәрсә биктә: алдагы як — зал дисәк инде, юып, урын-җире таслап өеп куелган, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр... Бу бүлмәгә бик затлы кунаклар килгәндә генә һәм атнага бер тапкыр идән юарга гына керергә ярый. Мунча биктә! Ике атнага бер ягылган мунчада кер юарга ярамый, юынган суны чиләккә салып, арткы якка чыгарып түгәсе...
Чолан бикле! Он, ярма, токмач — барысын да каенана гына тота ала. Суыткычка тияргә ярамый: еш ачсаң, җылы кереп ватыла, табак-савытны шау кайнар су белән юасы, мае бетсен дип тоз, чәй содасы әрәм итәсе түгел!
Мондый тормышка, саранның сараны булган каенанага җайлашулары, һай, авыр булды Сүриягә. Фермада эшләгән килен кышкы салкында киемен сарайда алыштырырга, суыкта юынырга тиеш иде. Колхозда экономист булып эшләүче ире Занир хатынының өйдәге хәлләре белән кызыксынмады. Ашау гел бертөрле: әбәдкә бәрәңге, кичкә — аш. Кич табын артында Занир эштә колбасалап чәй эчкәнен сөйләсә, каенанасы күрше Сорур карчыкның коймагын мактый иде. Тәмле ризыкка ияләшкән яшь хатынның авыз сулары килә, бу өйдә тамагы туймый иде аның. Шуңа, кеше күрмәгәндә, фермадагы бозауларга бирелгән сөтне йотлыгып эчеп куя башлады.
Ә беркөнне каенаның кызлары кунакка килде. Киленне зал ягына әзерләнгән табынга чакырмадылар. Әнисе кызын үрдәк пешереп сыйлады. Кич йокларга ятканда Занир хатынына әнисеннән урлап кергән үрдәк ботын сузса да, Сүрия алмады, “ашыйсым килми” диде...
Яшь килен иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булды. Әллә аны гына көтеп торганнар: Занир да, каенана да абзар юлын онытты. Сыер савып кергән киленне каенана һәрвакыт бер сүз белән каршылады: “Сөтен әз биргән, савып бетермәдеңме әллә?” Юып, җыеп, себереп, кагып, элеп бетереп, үз бүлмәләренә кергәндә Сүриянең бер генә хыялы була иде — тизрәк урынга аварга! Башы мендәргә тигәнче йоклап та китә. Каенана моннан да гаеп тапты: “Йокы ярата!”
Килен кибет, клуб юлын онытты, өй-ферма-абзар маршруты белән генә йөри башлады. “Тоз беткән, токмачның бәясе арткан, электр кыйммәтләнгән, идән чиста юылмаган, кергә тузан кунган, халат итәге ертылган, Харисның килене уңган...” — Сүриянең каенанасыннан ишеткән сүзләре шушы темаларга гына кагыла иде.
Ире начар түгел үзе, яхшы ул. Тик әнисе белән генә үскән малай әнисе сүзен закон дип санарга өйрәнгән. Сүрияне кисәк-кисәк кызганып куйса да, әнисенең элек нинди авырлыклар күреп яшәве турында сөйләгәннәрен исенә төшерә дә, тормыш шулай булырга тиеш дип саный. Моңарчы әнисе башкарган эшләр хатыны җилкәсенә күчкәч, үзен аклап: “Мин дә кичкә кадәр эшлим бит, утынын, печәнен табам”, — дип, юанып куя. Сүрия дә зарланмый бит, рәхәтләнеп эшли дип уйлый.
Авырга узган Сүриянең йомырка ашыйсы килсә дә, сорарга базмады, беренче тапкыр: “И-и, әниең булса икән!” — дип, сарай артына чыгып елап керде.
“Нишләптер бик ябыктың, сеңелкәш, әллә кияү әбижәйт итәме?” — дип сорады абыйсы аны күргәч. “Юк инде-е-е”, — дип сузды Сүрия, туганын борчыйсы килмичә. “Смотри аны, яшереп, әйтми йөрмә, ул-бу булса — мин бар! Бүген кич җиңгәңнең туган көненә менегез”. “Ярар, әйтеп карармын”.
Занир, Сүриянең кырысрак холыклы Рәис абыйсыннан курыктымы, әллә инде азрак күңел ачасы килдеме, ризалашты бит! Каенана киленнең җиңгәсенә бүләк кызганып мырласа да, улына каршы килмәде. Килен булып килгәненә биш ай тулганда, Сүрия кунакка китте.
Абыйларының залларына кереп, диваннарына утырганда ул үзен патша кызы кебек хис итте... Ә табындагы нигъмәтләрне күргәч, башы әйләнде, төкереге бугазына төшеп утырып, сулыш алырга комачаулады. 150 көннән артык кол хәлендә яшәгән хатынның күзеннән яшь ага башлады. Каенсеңлесен күзәткән җиңгәсе шундук нидер сизенде, болай да иренә әйтми генә томышларын күзәткәләп, кеше сүзенә колак салып йөргән иде ул. Зур кисәкле ит, токмачлы аш ашагач, Сүриягә хәл кереп киткәндәй булды, яраткан нәниләре белән уйнады, шаярды, элекке Сүриягә әйләнде. Кечкенә Азалия уйнап кына идәнгә мендәр аткач, коты очты, тиз генә барып алып, тигезләп, карават өстенә куйды. Аны күзәтеп торган җиңгәсе түзмәде: “Сүрия, булыш әле миңа”, — дип, аны кухня ягына чакырды.
Хатыны артыннан Занир күз кырые белән карап калды. Тик Сүриягә канатлар кунган иде, ул иреккә чыккан коштай атылды.
— Ничек яшисез, сеңлем?
— Яхшы, Алма апа.
— Кодагыйны бик холыксыз диләр...
— Әле яңа тора башладык бит, бик зыяны юк.
— Занир ничек?
— Яхшы ул...
Ике хатын тыенкы елмаеп кухняда серләшкәндә ирләр залда көлешә-көлешә армия тормышын сөйләштеләр. Сүриянең әкияти тормыштан ире өенә, каенанасы янына кире һич кайтасы килмәде. Абыйсының балалары, йөгереп килеп: “Апа, “Гөлчәчәк” әкиятен сөйлә әле”, — дигәч, сөйләргә кереште. Әмма әкияттәге каенананы үз каенанасына охшаткангамы, күзләреннән яшь ага башлады. Залда шау килеп сөйләшеп утырган ирләр, моны күреп, тындылар, җиңгәсе мышкылдый башлады.
— Туктале, сеңлем, — диде абыйсы, — әкиятне үзем сөйләп бетерәм! Борын заманда бер ананың бер улы, биш кызы булган ди. Әниләре олыгаеп, үләр вакыты җиткәч, улын чакырып, болай дигән: “Улым, сиңа амәнәт итеп биш кызымны калдырам. Ирләре бүгенгә яхшы булсалар да, төрле чаклары булыр, әти-әнисе юк дип, түбәнсетмәсеннәр. Һәркайсына көн саен керә алмассың, хәлләрен белә алмассың, тик, улым, тыңла: көтү куганда кыз туганыңның капка төбендә чыбыркыңны шәпләп шартлат! Йорт эченә ишетелерлек итеп! Ирләре: “Андый-мондый хәл булса, сеңлемне якларга мин бар!” — дигәнне аңларлык булсын!” — дигән.
Кызганыч, кияү, соңгарак калып шартлаттым ахрысы чыбыркыны. Сүрия сөйләмәсә дә, кеше сөйли, күрше сөйли — кагасыз, кыясыз икән сеңелкәшне. Әйбәтләп сөйләшеп бетерик, капка төбегездә чыбыркым шартларлык булмасын!
Ике ир урамга чыгып озак сөйләште ул кичне. Тавышлары әле өйгә ишетелде, әле пышылдауга күчтеләр. Занир белән Сүрия абыйларына менгәндә аллы-артлы атласалар, кунактан җитәкләшеп төшеп киттеләр.
Занир икенче көнне әнисеннән ачкычларны сорап алып, бикле йозакларны ачты да, ачкычлар бәйләмен чыгарып ташлады. Әнисенең сандыгындагы акчаларны сервантка алып куйды. “Әни, ачуланма, без бер гаилә — бикле, яшерен әйбер булырга тиеш түгел!” — диде.
Сүриянең абыйсы Занирга бер генә киңәш биргән иде: “Дилбегә ир кеше кулында булырга тиеш! Арба ике яклы, бер ягында әниең, бер ягында хатының. Икесен тигез күрмәсәң, йә хатынсыз, йә әнисез каласың!”
...Бүген инде Сүрия белән Занирның уллары өйләнә. Моннан да зуррак бәхет юктыр ул! Табын түрендә утырган каенана, күз яшьләрен сөртә-сөртә, оныкларына теләк тели:
“Сүриядәй сабыр, Занирдай зирәк булыгыз, балалар!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев