Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Инстаграмга кем фото куймый?

Виртуоз баянчы Айнур Моратовның фикере бу - кешеләр хәзер социаль челтәрләргә кереп батты.

Мишура тормыш күрсәтеп, мактанышып матур фотолар урнаштырып, тәм табалар. Ә бит күзгә-күз карап аралашу, серләшүгә ни җитә! Диванда яткан әти дә, аш бүлмәсендә бәлеш салган әни дә телефонга кереп баткан икән - бала нәрсә күреп үсә? Шуңа да Айнур үзе инстаграмда бер генә дә фото куймаучы сәнгать кешесе булып санала. «Башкаларныкына күз салырга мөмкинмен, әмма анда үземнең фотоны эләргә җыенмыйм», - ди егет. Ял көннәреме, буш вакытымы - баянчы кызлары (5 яшьлек Иделия һәм 3 яшьлек Иллария) белән табигать кочагына чыгып китә, рәсем ясый, аттракционнарга бара икән. «Кызларымның үскәнен күрәм, тәмен беләм», - дип тә өсти Айнур. Афәрин, Моратов! Ә сез, мәйтәм, һаман инстаграммда утырасызмы? Хет каһвәгезне иркенләп, инстаграмсыз гына эчегез инде Әнә, анда болыт артыннан кояш күз кысарга маташа.

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X