Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

"Казанны да тоташ бизәделәр, Телсез генә бары башкала" - Илфак Шиһаповка Ренат Галиәскаров дөнья хәлләрен җиткереп тора

Ренат Галиәскәров былтыр вафат булган Илфак Шиһаповка багышлап чираттагы шигырен язган. Бу юлы ул аңа дөнья хәлләрен сөйли.

Илһам түгел, бер чир йокы бирми.

Көй язарга син юк сүзләргә.

Һава торышы да көйсезләнде.

Кышлар охшый быел көзләргә.

 

Яңалык юк. Яңа килгән елга

Хыялларда планнар корабыз.

Тик, минәйтәм, кабинетка гына

Башка портрет куеп тормабыз.

 

Гел истәсең. Кайда, нишләсәк тә..

Хайп куәтле. Синдә ~ уебыз.

Кемдер яза, кем язганны укый,

Сәхнәләрдән чыгып җырлыйбыз.

 

Җыерчыклар?.. Юк, көлгәннән түгел...

Уңышлар күүүп!! Башлар чайкала.

Казанны да тоташ бизәделәр.

Телсез генә бары башкала.

 

Сайлаулар да җитә. Кемдер инде

Мартка кадәр, алдан оттырды.

Карамачы өстән ачу белән,

Телсез калган күптән онытылды.

 

Ренат Галиәскәров

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев