Коткаручы таяк
Көлке көлә килә, артыңнан куа килә
–Нәрсә, кантужен башлы тукрандай томшыгыңны салындырдың? Ата казың дөмекмәгәндер бит?
Сәйфүн, кем тавышы бу дип, артына борылып караса – сыйныфташы Миһраҗ икән. Ул һәрвакыт чагыштырулар китереп сөйләшә. Аннары үзенең тапкырлыгына сокланудан авыз читләре колакларына таба ерылып китә.
–Хуже, – диде Сәйфүн. – Тукай әйтмешли, булмас эшкә тәклиф иттеләр. Роль бирделәр, уйнарга кушалар.
–Руль тотканда уйнарга категорически ярамый,– диде Миһраҗ сыйныфташын үзенчә аңлап.
–Театрда уйнау турында сүз бара. Һәр оешма-учреждение сәхнәдә комедия куярга тиеш. Югарыдан фәрман шундый,– дип төзәтте аны Сәйфүн.
–Соң, уйна, аның нәстәсе авыр. Суфлер буладыр бит?
–Миңа суфлер ни пычагыма, миңа тамашачыны көлдерү кирәк. Ә миннән беркем дә көлмәячәк. Чөнки миндә артистлык юк бит, рольгә керә белмим. Ну эштә башка ир-фәлән булмагач, уйнарга кушалар, – дип хәсрәт чикте Сәйфүн.
–Чепух, – диде Миһраҗ. –Тапкансың борчылыр нәрсә! Миңа таян.
–Ничек?
–Тишек. Мине беләсең бит...
Сәйфүн сыйныфташын яхшы белә иде. Мәктәп елларыннан ук ягьни. Күпләргә ярдәме тиде аның. Кушаматы ук “палочка выручалочка” иде. Әйтик, укытучы дәресен белмәгән балага менә-менә “икеле” куячак. Шунда Миһраҗ мәкерле сорау белән укытучыны кармакка төшерә дә, тегесе, “икеле” турында онытып, дәрес беткәнче шул сорауга аңлатма бирә. Шук малай туп тибеп тәрәзә пыяласын коеп төшерсә дә, ул, ике дә уйламыйча, мин ваттым, дип алга чыга иде. Егет булып, кичке уеннарга йөри башлагач та, Миһраҗ иң четерекле мәсьәләләрне үз өстенә алды. Әйтик, фәрештәләр матурлык өләшкәндә читтә калуы сәбәпле, беркем биергә чакырмаган кыз белән ул очына-очына вальс әйләнә, хәтта ахырдан нәзәкатьлелек күрсәтеп, озатып та куя иде. Эшкә урнашкач кылган әкәмәт галәмәтләрен дә Сәйфүн ишетеп торды.
Сәйфүннең күңелендә өмет чаткылары кабынды. “Ничек булышасың инде?” – дип кабатлады ул.
–Театрыгыз кайчан?
–Берсекөнгә...
–Әбизәтелне киләм...
Спектакль билгеләнгән кичтә сәхнә ачылганчы көтсә дә, Сәйфүн сыйныфташын залда күрмәде. “Алдады, палочка выручалочка”,– диде ул тирән көрсенеп. – Ышан син кешегә”.
Үз вакыты җиткәч, Сәйфүн, режиссер өйрәткәнчә, сөрлегә-сөрлегә сәхнәгә килеп чыкты һәм уйный, ягъни образга керергә тырышып, комедиядә карт кияү роленә кагылышлы шаяртулы сүзләрне теленә күчерә башлады. Тырышты инде үзенчә, җан тырмашты. Үзеннән дә кызык-мызык кушкалады әле. Тик юкка. Репетиция вакытында режиссер: “Менә бу урында тамашачы, һичшиксез, көләргә тиеш”,– дип кат-кат кисәткән булса да, залда көлү тавышы гына ишетелмәде. Барып чыкмаган рольдә уйнаучы “артист” хурлыклы финалга әзерләнде. “Эштән китсәм китәм. Бүтән театрда уйнадым юк”,– дип сүз бирде ул үз-үзенә. Шулчак залны сискәндереп кемнеңдер шаркылдап көлгәне ишетелде. Башта Сәйфүн үз колакларына үзе ышанмый торды. Әмма чын күңелдән, рәхәтләнеп ихахайлау, бер тынып, бер көчәеп, дәвам итте. Ул шунда гына күз кырые белән урта рәттә утыручы һәм эчен тотып, буыла-буыла көлүче сыйныфташын күреп алды. Тамашачы җанланды. Йогышлы көлү рәттән рәткә күчте һәм бөтен залга таралды. Аннары алкышка әверелде...
Театрдан соң Сәйфүн сыйныфташының кулын кысты. “Элеккечә палочка выручалочка булып калгансың. Ватан яхшылыгыңны онытмас”,– диде ул соклану катыш ихтирам белән. “Хәлдән килгәнчә булыштым, Ну, уйный белмисең. Көлү түгел, елыйсы килде”,– диде Миһраҗ. “Әйе инде. Маймыллану белән генә алдырам. Драма миннән бөтенләй юк”, – дип килеште Сәйфүн.
“Драма булса да, коткара идем мин сине”,– дип бәясен күтәрде Миһраҗ һәм сабый баладай, чын күңелдән күз яшьләре белән елап җибәрде.
Фото https://ru.freepik.com/free
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев