Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)

1 бүлек

Августның эссе, тынга каплана торган бөркү көннәре. Туктаусыз тамак кибә. Чыдар әмәл юк. Берәр чынаяк чәй эчеп, сусынны басарга заманча шәһәрдә чәйханә юк та юк инде ул. Ә менә рестораннар, кафелар, сыраханәләр адым

саен – буа буарлык. Мин, ничарадан-бичара дигәндәй, элмә тактасына күбекләре ташып чыккан сыра кружкасы төшерелгән бинага кердем. Чибәр генә сатучы ханым, мактый-мактый, миңа төрледән-төрле сыра тәкъдим итәргә тотынды.

– Абый, сезгә нинди пиво кирәк? Жигулёвскимы, чувашскимы? Менә, әле генә яңа мичкәне ачтык. Теләсәгез, рижскиен, чешскиен да салып бирә алам, ну алары бераз кыйбатрак инде.

– Рәхмәт, сеңлем! Миңа берәр чынаяк чәй ясап бирсәгез, шул җитә.

Сатучы ханым, билгеле инде, мондый заказ көтмәгән иде, сәерсенеп калды.

– Бары шул гынамы?

– Әйе.

Ханымның чыраенда ризасызлык галәмәте ярылып ятса да, «клиент всегда прав» дигән гыйбарәне исенә төшереп булса кирәк, теләмичәрәк кенә минем заказны кабул итте.

– Хәзер куям.

Мин дә сатучының күңеле булсын дип өстәдем:

– Чәегез кайнап чыкканчы эчә торырга бер стакан томат согы бирегез алайса. Мин, соклы стаканымны күтәреп, буш өстәл артына барып утырдым. Тирәякка күз төшереп алдым. Ни гаҗәп, сыраханәдә кеше күп түгел иде. Йөзләрен сакал-мыек баскан өч ир-ат, караңгырак почмакка посканнар да, кызып-кызып, ни турындадыр гәпләшәләр. Үзләре, угрылар шикелле, як-якларына каранып алалар иде.

Икенче яктагы өстәл тирәсендә дә берничә кеше утыра. Ак күлмәкле, ярыйсы ук бүксәле ир-ат бер кулы белән өстәлгә таянып, икенчесе белән калын пыяла бокалдан сыра чөмерә. Янындагыларның йөзендә ялагай елмаю чалымнары шәйләнә. Күрәсең, «бүксә» алар өчен авторитет иде булса кирәк, ул ым кагу белән, берсе шундук сикереп торды, стойка янына килеп, бушаган кружкаларын сатучыга сузды:

– Повторить!

Ул арада сыраханәгә чама белән утыз биш яшьләр тирәсендәге тагын бер ир килеп керде. Стойка янына килеп басты. Сатучы белән исәп-хисап ясаганнан соң, ул сыралы кружкасын күтәргән килеш, «кунакларга» урын эзләп, як-ягына каранып алды. Аннары (гәрчә буш урыннар күп булса да), ни өчендер, мин утырган өстәлгә якынлашты.

– Бу урыннар бушмы?

– Әйе. Рәхим итеп утырыгыз! Күңелең киң булса, тар җиргә дә сыясың, диләр. Ә биредә урын барыбызга да җитәрлек.

Егет сыралы кружкасын өстәлгә куйды да урындыгын якынрак шудырды, аннары миңа кулын сузды.

– Әйдә, таныш булыйк. Камил.

Монда тәртип шулайдыр дип, мин дә әти-әни кушкан исемемне атадым. Камил кружкасын иреннәренә якын китерде. Күрәсең, ул да минем кебек сусаган иде бугай, күбекләрен өреп, бер сулышта эчеп бетерә дә язды.

Мин, сүз юктан сүз булсын дигәндәй:

– Бүген көн ничек, ә! Чүлдәге шикелле кыздыра! – дидем.

Ул, исе китмәгән кыяфәттә:

– Игеннәр өлгергән чак бит. Шулай булырга тиеш инде ул, – дип кенә куйды. Мин, эчемнән генә, күр, игеннәр өчен борчыла, авыл кешесе ахры, дип уйлап алдым. Бу егетнең ниндирәк бәндә икәнен фаразларга тырышып, йөзенә карадым.

Ярыйсы ук киң маңгай. Эш кешесенә хас гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган ирнең чигә чәчләре дә бераз гына агара башлаган. Ә күзләре... Уйчан коңгырт күзләр... Ул күзләрнең төпкелендә ниндидер серләр бардыр сыман тоелды миңа.

Камил тагын берничә йотым сыра уртлап куйды. Инде кул бирешеп тә танышкач, балтасы суга төшкән кешедәй борын салындырып утыру килешмәс дип, мин тагын сүз каттым:

– Энем, үзең кайсы як егете буласың?

Ул тагын өнәмичәрәк кенә җавап кайтарды:

– Шушы якныкы.

– Шушы яктан, шушы туфрактан икән алайса.

Ул җиңелчә генә баш кагып алды.

– Әйе, шулайрак.

Аның җавабы тагын да төксерәк килеп чыкты. Мин, ни дияргә белми нәүмизләнеп, гаҗәпсенеп калдым. Менә сиңа мә! Үзе чакыра, үзе кача, чыкмый чакырган җиргә, дигән җырдагы шикелле икән алайса. Сәер, үзе башлап танышырга кул суза, үзенең сөйләшәсе килми. Бу егет, берәр кыйммәтле әйберен югалтканмы, әллә ярамаган эш эшләгәнме дип, үземчә фаразлап алдым. Ул арада минем заказны – пары күзгә күренеп торган кайнар чәйне алдыма китереп куйдылар.

Шулчак Камил, көтмәгәндә, әллә каян, күкрәк түреннән, ыңгырашкан сыманрак авазлар чыгарды, кружкасына үрелде. Бу юлы савытында калган сырасын эчеп бетерде. Һәм тагын да үкенечлерәк уфылдап, башын аска иде. Бу минутларда аның кыяфәте тукмалган кешенеке шикелле иде. Нигә шулкадәр уфылдый бу бала? Бәлки, аңа берәр төрле ярдәм кирәктер?

– Энем, авырыйсызмы әллә?

Камил башын күтәрде, бертын күзләремә текәлеп торганнан соң, ниһаять, телгә килде.

– Абзыкаем, мин бик начар кеше бит. Үз гомеремдә бик зур хата ясадым бит мин, абзыкаем, гафу итеп булмастай гөнаһ алдым. – Ул, кискен хәрәкәтләр белән, изүләрен ычкындырды, башын миңа таба иде. – Абзыкаем, эт итеп сүк! Үтергәнче тукма син мине! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр!

– Син ни сөйлисең, энем? Нишләп мин сиңа кул күтәрим ди? Синең миңа тамчы да начарлык эшләгәнең юк. Сер булмаса, әйт инде. Нинди хата ясадың? Нинди гөнаһ кылдың? Алай-болай ялгышып, кеше үтермәгәнсеңдер бит?

– Юк-югын да. Барыбер дә гафу итеп булмастай хата ясадым.

– Нишлисең, адәм баласы хаталардан хали түгел шул. Әгәр уйласаң, бу фани дөньяда яшәгәндә барыбызның да хаталарыбыз бардыр. Алай гына да түгел, баштан ашкандыр. Җан ияләрен рәнҗетсәң, вакытында гафу үтенеп, гаебеңне ничек тә юарга кирәк. Камил йодрыгы белән өстәлгә сугып алды. Чәй тәлинкәсе, аның хәленә кергәндәй, җиңелчә генә зеңгелдәп җавап бирде.

– Соң шул инде. Соң... Бәлки, аның бер йотым суга тилмереп яткан чагы булгандыр...

Мин ни дияргә белми аптырап торган арада, ул, бушаган савытын тотып, урыныннан кузгалды.

– Абый, сезгә дә алыйммы?

– Рәхмәт, энем! Кирәкми!

Камил, кабат өстәл янына килеп утыргач, мин, шикләнеп кенә:

– Энем, һәркемнең үз дөньясы, үз кайгысы, борчу-мәшәкатьләре. Эч серләреңне дә теләсә кемгә сөйләп булмый, шулай да барыбер кайгы хәсрәтләреңне сер сыя торган кешегә сөйләп, эчеңне бушатырга кирәк. Теләсәң, сөйлә, күңелең бушасын... Минем вакытым бар, – дидем. Ул, ихластан әйтәме бу абзый дигәндәй, бертын миңа текәлеп, дөресрәге, сынап карап торды. Фәкать шуннан соң гына, тәвәккәлләп, телгә килде...

 

*

...Авылда туып-үскән Камил, солдат хезмәтеннән соң да, бәлки, кабат авылына кайтыр, туган колхозында терлекчеме, механизатормы булып эшләр, өйләнеп, балалар үстерер, һәм, әлбәттә инде, үзенә яңа йорт җиткергән булыр иде. Әмма республикада купкан галәмәт зур төзелешләр күпләрнең, шул исәптән аның да, язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрде. Аларның гасырлар кичкән авылы промышленность зонасына эләкте дә, сала халкын шәһәргә күчерәчәкләр, дигән хәбәр таралды. Яшерен-батырын түгел, гомер бакый иген иккән, терлек асраган җир кешеләре арасында шәһәргә күчәргә теләмәүчеләр дә күп булды. Чөнки үзләре генә аңлый торган сәбәбе бар иде: биредәге кара туфрак катламы туксан сантиметр! Урыны-урыны белән бер метрга җитә! Бу төбәктә гомер-гомергә уңыш мул булды. Колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Зыятдин ага шушы, кем әйтмешли, ипигә май урынына ягып ашарлык уңдырышлы кара туфракны пыран-заран китергәннәрен күргәч: «Көлсу туфраклы җирдә төзеп булмады микәнни соң бу заводны?» – дип, утырып елаган, диделәр. Кала тормышын өнәмәүчеләр, күрше-күләннән, туган-тумачадан аерылабызмыни инде, дип зарланды. Ярый әле җитәкчеләр аларны күз күреме җитмәстәй шәһәрнең төрле почмагына чәчмәделәр. Гәрдәле халкы панельдән төзелгән бишкатлы йортка сыйды да бетте. Бер яктан, шунысы рәхәт: хәзер хәл белергә түбән очтан югары очка менәсе, югары очтан түбән очка төшәсе юк. Күрше-күлән бер ишектән кереп йөри яисә күрше подъездда гына яши. Бу вакытта инде Камилнең әтисе вафат булган, әнисе белән генә калганнар иде.

Шулай да аларга өч бүлмәле фатир бирделәр. Колхозда бригадир булып эшләүче әтисенең үлеме бигрәкләр дә үкенечле булды.Урып-җыю чорында колхозга ярдәмләшергә килгән йөк машинасы белән аракы эзләп, күрше авылга барышлый, коеп яуган яңгырда күпердән очканнар. Асты өскә килгән йөк машинасының кабинасы яньчелеп беткән. Ни кызганыч, анда булган кешеләр дә сытылганнар иде...

«Г» хәрефенә охшатып төзелгән йортның бер башында Камилләрнең фатиры булса, икенче башында аның сөеклесе Миләүшә яши. Аның белән бер партада утырып, мәктәпне тәмамладылар. Кая барсалар да, агылый белән тагылый шикелле, гел бергә йөрделәр. Аларның бәхәсләшүләре дә мәхәббәт белән тулган була. Әле дә, «көнче күбәләкләр»нең йөрәген яндырып, һаман бергә! Әгәр Миләүшәләрдә ут бер кабынып, бер сүнеп ала икән, димәк, аның сөеклесе урамга чыгарга әзерләнә: Камилгә дә киенә башларга вакыт!

Ике елдан артык төзелештә эшләп кавырсыны каткан Камилне дә, вакыты җиткәч, солдат хезмәтенә алдылар. Эшләп үскән авыл баласы ике елга сузылган солдат хезмәтенең әллә ни авырлыгын күрмәде. Дөрес, баштагы чорда казарма тормышының язылмаган законнары нигезендә, беренче елны ул «салага» буларак үткәрергә, аннан соң гына «дед»лар рәтенә күтәрелергә тиеш иде. Әмма депутатлар, сенаторлар, тәҗрибәле юристлар язган законнарның да искәрмәләре булган кебек, солдат хезмәтендә дә шундыйрак хәлләр була икән. Баштагы чорда Камил, авыл баласына хас киң күңеллелек күрсәтеп, «бары – бергә, югы – уртак» принцибы буенча кесәсендә булган соңгы тиеннәренә кадәр иптәшләре белән уртаклашты. Әнисе салган посылкалар эчендәге тәм-томнарның да кайберләрен үзе авыз итә алмыйча калган чаклары булды. Әмма «дед»ларга болар гына аз икән. Шулай беркөнне битен тоташ бетчә баскан җирән чәчле «дед», отбойдан соң, аягындагы оекбашларын салып:

– Эй салага, на, держи! Чтобы к утру они были чистыми и сухими! – дип, ике яруслы караватның өске катында яткан Камилгә ыргытты.

Йомарланган носки туп-туры егетнең битенә килеп төште, сасысы борынны ярып керде. Носкига ябышып каткан чүп аның күзенә эләкте. Камил, ихтыярсыздан, бер кулы белән күзен уарга кереште, икенчесе белән носкиларны кире хуҗасына томырды.

– Ты что делаешь? Глаз попал бит! – диде ул, ярым русча, ярым татарча.

Җирән чәч, сасыган оекбашлар кире үзенә килеп төшкәч, үз телендә йомры гына сүгенү сүзе ычкындырды.

– Я что, твоя жена что ли? Стирай сам! – диде егет, аңа каршы.

– Ещё хуже! Ты ведь ещё только «салага»!

Камил дә бурычлы булып калмады.

– А ты – рыжий пёс!

Егетнең сүзләре җирән чәчнең үтенә барып кадалды. Ул яткан җиреннән

сикереп торды.

– Что ты сказал? А ну-ка, повтори! – диде ул, әтәчләнеп. Дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Нахакка рәнҗетә башласалар, басынкы кешеләрдә дә мин-минлек калкып чыга. Адәми зат кына түгел, хайваннар да, хәтта куркак дип даны чыккан куян да яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр. Ахыр чиктә кыерсытылган куян да, чалкан ятып, тыпырчына-тыпырчына, тәпи тырнаклары белән бөркетнең бүксәсен ярырга мөмкин, диләр. Гәрдәле егете алай мескен түгел бит әле.

– Рыжий пёс! –дип кабатлады ул. – Вдобавок, глухой! Ты что, когда в армию брали, комиссию не проходил чтоли? Җирән чәч, гайрәтләнеп, Камилгә якынлашты, үрелеп, сугарга селтәнде. Камил кискен генә читкә тайпылып өлгерде. Алай да «дед»ның бармак очлары аның битен сыдырып өлгерде. Сыдырылган ярадан чыккан кан егетнең майкасына тамды. Ул койкасыннан сикереп төште, чырае явызланып өлгергән җирән чәчнең биленнән кысып күтәреп алды да (Камил – мәйдан тоткан батыр булмаса да, малайлар белән чирәмдә бил алышып үскән егет), татарча көрәш алымы кулланып, тегене аркасы белән казарма идәненә китереп салды. Мондый хәлне көтмәгән җирән чәч җайсызрак килеп төште ахры – лепкәсеннән кан саркып чыкты. Еланның койрыгын өзсәң, сиңа «җизни» дип әйтер ди. Шуннан соң Камилне «салага» дип кыерсыткан кеше булмады.

Миләүшәдән килгән мәхәббәт хатлары егетне кышкы салкыннарда җылытты, авырлыкларны җиңәргә көч бирде. Гашыйклар өчен ике ел гасырга тиң булгандыр. Ике ел эчендә алар күпме хат алышканнардыр, сорасаң, төгәл санын үзләре дә әйтеп бирә алмаслар иде. Сөеклесеннән хат алган көн – егет өчен, һич арттырусыз, бәйрәмгә тиң булды. Кызның йөрәк җылысы белән сугарылган хатларын ул кат-кат укып ләззәтләнде, бәхетле мизгелләр кичерде. Андый көнне Камил, сабый баладай очынып, канатланып йөрде. Мәхәббәт ул таулар күчерә, диләр! Хактыр! Юкса башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булганнар сөйгәненә алтын таулары вәгъдә итмәс, «җаным-бәгърем, синең өчен күктән йолдызлар чүпләп алып төшәргә дә риза!» дип, антлар эчмәс иде. Камил икенче елын хезмәт иткәндә, нишләптер, кинәт кенә Миләүшәдән хат килми башлады. Егетнең күңеленә шик корты кереп «оялады». Ятса да, торса да, ул аңа тынгылык бирмәде, болай да кан саркып торган йөрәк итен талады да талады. Ут йотып йөргән егет бу хәлне төрлечә фаразлады. Нәрсә булды икән аның сөеклесенә? Авырып киттеме? Әллә инде... Әллә? Азмы, егете кайтырга өч ай кала, башка егеткә кияүгә чыккан кызлар... Аптырагач, сәбәбен сорап язарга булды. Хатының ахырында: «Нишләп хат язмыйсың, Миләүшә? Завод төзергә килгән берәр тел бистәсе зиһенеңне чуалттымы әллә?» – дип үпкә белдергән һәм үзешчән сәнгать түгәрәгендә өйрәнгән җырның:

Ай яктысы якты, диеп,

Тар басмадан су алма;

Сөйгән ярым янда юк дип,

Ятлар белән чуалма, –

дигән бер куплетын да өстәгән иде.

Шуннан соң, көттереп-зарыктырып кына, җор телле Миләүшә аның

дәгъвасына каршы:

Кара урманнарны таптадым,

Таянырга таяк тапмадым.

Атна саен хатлар яздым,

Җибәрергә юлаучы тапмадым, –

дип, җыр тексты белән җавап кайтарды. Менә ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек... Иң сәере: кызның хатында сәлам дә юк, хәл-әхвәл сорау да юк. Фәкать шул бер куплет җыр тексты! Егет сөйгәненең бу табышмак хатын нәрсәгә юрарга да белмәде, башын кашып, озак кына уйланып утырса да, очына чыга алмады. Хезмәт итү срогы да тагын ярты ел бар бит әле. Их, бу вакыт дигәннәрен кирәк чакта туктатып та, тизләтеп тә булсын иде ул! Ни хәл итәсең, адәм баласына андый кодрәт бирелмәгән шул. Әбиләр шикелле, сабыр канатларың сынмасын да, сугышлар чыкмасын дип теләргә генә кала инде...

 

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев