Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Рамил Хәйретдинов: «Әтием башта Рамиләгә өйләнүемә каршы иде»

Рамилә белән танышканда миңа 19 яшь иде. «Сразы» гашыйк булдым, мин әйтәм, моны ычкындырырга ярамый. Баксаң, мин аннан дүрт яшькә кечерәк икән. Ул: «Бәләкәй бит син, маңка малай», – дигән иде. Ә минем беркайчан да үземнән кечерәк кызлар белән аралашкан юк иде, гел миннән өлкәннәргә тартылдым. Ә Рамиләнең бер теләге булган – ул Казан егетенә кияүгә чыгарга хыялланган. Һәм егетенең дә озын буйлы булуын теләгән. Кыскасы, туры килдем мин аңа. Әле туй көнне дә шундый кызу иде. Мин әйтәм, Буага кайтып йөрмик, апаларыңнан гына килеп алырбыз, дидем. Рамилә: «Юк, Казаннан кайтып алдылар дисеннәр, күрсеннәр», – дигән иде. Әти бераз каршы килде инде. Әтинең өч абыйсы бар. Шушы өч абыйның уллары әле өйләнмәгән иде, ә мин 19да гаилә корам, имеш. Алар, шалтыратып, акыл өйрәтә башлады. Барыбер өйләнештек. Хәзер әтием шатланып туя алмый, алар Рамилә белән җан дуслар.

- Рамиләгә егетләр, ир-атлар язамы?

- Язалар, күрешүләр тәкъдим итәләр. Рамилә кызыбызны тапканчы, бик көнчел идем. Аннан соң көнләшүем кимеде. Үз хатыныма ышанам мин. Хәтта үземә дә аның кадәр ышанмыймдыр. Ә бу язуларга мин сөенәм генә: димәк, хатыным «в тонусе». Минемчә, артистлар арасында Рамилә чибәр артистлар арасында «топ-5»кә керә. Җүләр хатынын мактар, диләр, тик бу минем фикерем. Килешерсең, сәхнә ул матурлыкны ярата.

- Рамиләнең өч сиңа ошамаган ягын әйт әле.

- Йокларга ярата ул. Мәсәлән, безне иртән озата да, аннан соң обедка кадәр йоклый. Күпме шалтыратсаң да, телефонын ишетми, җавап бирми. Теге мәктәптәге атыш булды бит, шуннан соң берничә тапкыр бомба дип балаларны тиз арада мәктәп китүне сорап укытучылар шалтыратты. Мин мөһим җыелышта идем, укытучы: «Балаларны алып китегез», – ди. Рамиләгә шалтыратам да шалтыратам, алмый! Безнең кыз гына калган мәктәптә. Җыелыштан китәргә туры килде инде. Рамилә уянганда, мин баланы барып алган идем. Ох, иманын көйдердем тегенең.

- Икенчесе?..

- Телефонын алмый ул. Йоклаганда гына түгел, ә күрми, сизми. Өченче ягы – ул гел өйдә җыештыра. Өйне чиста, пөхтә тотуы – әйбәт, тик кайчак ачуымны китерә. Төнге унбердә идән юарга тотынырга мөмкин.

Сезнең Рамилә белән уртак ягыгыз бар – сез икегез дә кәнфитләнмисез. Син дә бит заманында президент ярдәмчесе булып эшләгән кешегә тавыклар турында сорау биргәнсең, ул да бу кеше зур түрә дип, ялагайланып тормый.

- Еш әйткәләшәсезме?

- Көненә кимендә 2-3 тапкыр. Без талашканны кырыйдан карап торучы болар аерылышырлар инде дип уйларга мөмкин. Ике минут узгач, давыл тына, икәүләп утырып чәй эчәбез. Аннан соң безнең кеше алдында кочаклашып-үбешеп торганыбыз булмады. Без хәтта кеше арасында култыклашмыйбыз да.

- Сезнең гаиләдә кем балалар тәрбиясе өчен җавап бирә?

- 100 процент Рамилә. Балалар миннән курка. Әмма нидер сатып алу кирәк булса, алар миңа мөрәҗәгать итә. Мин саран түгел, тик юк-барга акча исраф итмим.

- Тагын бәби алып кайтырга уйлыйсызмы?

- Бу арада Рамиләнең дә әйткәне бар. Күп танышлар да: «Алып кайтыгыз тагын берне. Картаймыш көннәрегездә ике бала гына алып кайтканга үкенерсез», - диләр. Аллаһ кушса, нияттә бар.

 

 

 

Алинә Айдарова

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев