Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ринат Рахматуллин: «Абый белән икәү генә калдык»

Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллинның шул ягы ошый: кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, сорауны җавапсыз калдырмый. Үз хәле хәл булганда да, җавап бирергә җаен таба ул.

– Ринат, гаиләдә син – төпчек бала. Бертуганнарың исән-саулармы?

– Без өч бала үстек: апа, абый һәм мин. Апа 39 яшендә үпкә ялкынсуыннан үлеп китте. Абый исән-сау, Аллаһка шөкер. Ул авылда яши. Хәзер абый белән икәү генә калдык. 20 яшемдә әти вафат булды. 47 яшемдә инде әнкәйсез дә калдым. Әти гомер буе колхозда механизатор булып эшләде. Буа районының Түбән Наратбаш авылында “Коммунизм” дигән колхоз иде ул. Әти шунда колхоз рәисен йөртте. Әнкәй 40 ел буе мәктәптә эшләде. Авылда әнкәйне дә, әтине дә бик хөрмәт итәләр иде. Әти-әниле бала – бәхетле бала, шул чакларга кайтасы килә, бик сагындыра. 

– Озак еллар Буа театрында эшләгәнсең. Театрга ничек эләктең?

– Буа театры җитәкчесе Раил Садриев белән дуслар гына түгел, ерак туганнар да әле без. Студент вакытларда да гел бергә булдык. Бервакыт ул миңа театрда эшләргә тәкъдим ясады. Ә ул вакытта мин Буадагы шикәр заводының клуб мөдире идем. Әмма эштән китмәдем, параллель рәвештә анда да, театрда да эшләдем. Ул заманда Буа театрын шул чор артистлары белән яңадан торгыздык дияр идем. Театрда шундый бер гадәт бар иде: спектакль башланыр алдыннан Раил Садриев пәрдә алдына чыгып, мәзәкләр сөйләп халыкны кыздыра. Аннары спектакльне куябыз, ә инде спектакльдән соң үзем язган өч җырымны башкарам. Театрыбыз – уникаль, анда мәзәк тә, спектакль дә, җырлар да бар иде.

 

 

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев