Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Шәл бәйләдем, чигү чиктем

Якташыбыз Фәрит Галиевның “Гомернең мизгелләре” җыентыгыннан бер әсәрен тәкъдим итәбез.

   Камилләргә бәла арты бәла ки­леп кенә торды. Иң элек фронттан әтиләренең үлүе турында кара кәгазь алынды. Озак та үтмәде, көчле яңгырдан җыелып төшкән ташкын бөтен бәрәңге-яшелчәләрне юып кит­те. Ул да булмады, беренче кар ятып, көтү керүгә, салам түбәләрен тишеп терлек абзарына кергән бүреләр өере барча малларны буып, кышка булган соңгы өметләрен юкка чыгарды... Яшәүгә башка чара калмагач, апалары яны­на утырып, Камил шәл бәй­ләргә өйрәнә башлады. Тырышкач була шул: оекбаш, шәл-шарф, пер­­чатка-бияләй бәйләү сер­лә­рен тиз үзләштерде. Шуларны тоз-шикәр, он-бәрәңгегә ал­машты­рып, файдасын да күрә башладылар.

Бер кичтә апаларының сер­ләшкәнен яшеренеп тыңлап торды.

– Менә нинди матур ул Фәгыйләнең күкрәкчәсе, эчке күлмәк, җиң очы челтәре, яка, алъяпкыч иңсәләре үрнәкләре дә шәп. Әгәр ак, зәңгәр ефәк җеп белән чигә алсаң, базарда кулына да тидермиләр инде,– диде олы апасы Хаҗәр. – Безнең үгез җигеп, балта-сәнәк тотып, капчык-көлтә күтәреп имгәнеп беткән бу бармаклардан болай булмас шул инде.

   Икенче көнне кич, апала­ры өйдә юкта, Камил шул үр­нәкләрне үтә дә кызыксынып күзәтте, сүтеп, чигеп карады, элмәкләренең үзенчәлеген хәте­рендә калдырырга тырышты. Ә беркөнне кичке уенда күр­ше кызы Гөлүсә:

– Бу Камилгә ни булган, гармун уйнаганда ялгыша башлады, кызларда гына күзе,– дип оялтып та куйды үзен. Шул кичтә Камил беренче мәртәбә Гөлүсәне озатты, беренче тапкыр кызның кулын тотты.

– Синең бу зәңгәр күлмәгеңә чигүле ефәк ак яка бик тә килешер иде, – диде.

 – Үзем дә беләм, ә каян аласың аны?..

    Шул төндә Камил Гөлүсәгә, 1 май бәйрәменә бүләккә дип, челтәрле җиң очы, яка чигәргә утырды. Иртәгә бәйрәм дигән кичтә ул аларны:

– Менә боларны теге зәңгәр күлмәгеңә тегәрсең, – дип, оялып кына Гөлүсәгә бүләк итте.

Гөлүсә, чигелешләргә карап, аларның матурлыгына сокланып, гаҗәпләнү катыш бер хәлдә сүзсез торгач, уянгандай сорап куйды.

– Каян алдың, бик кыйммәттер ич?..

– Сер булсын, бәйрәм белән!

   Кыз канатланып, ярымачык җил капка аша өйләренә йөгерде. Чигү–бәйләү, кул эше сугыш чоры кызларының аулак өйләрдә кич утырганда күңел ачу белән янәшә шөгыле булып, алар бер-берсеннән өйрәнеп, үрнәкләр алып, остаралар иде. Гөлүсә күлмәгенең якасы да бик күпләргә үрнәк булды. Тик, бик теләсәләр дә, каян килүен, кем чиккәнен генә белә алмадылар.

    Майның шау чәчәкле бер кичендә Гөлүсәнең юып кип­терергә элгән бердәнбер ак алъяпкычы югалды. Гөлүсә моны бик авыр кичерде: тормыш авыр, сугыш бара, ә алъяпкыч көн дә кирәк. Бу хәбәр яшьләр арасында тиз таралды.

    Беркөн иртән, Гөлүсә ишегалдына чыкса, тетрәнеп китте: кер элә торган бауда чигүле алъяпкыч җиңелчә җилферди.

– Кем эше бу?

– Кем чиккән моны?

– Кем шаярткан?..

     Кичен барысы да ачылды: аны Камил Гөлүсәгә Сабантуйга бү­ләк итәргә уйлаган икән...

– Әйт, Камил, кем чикте моны?

– Мин, – диде гаепле егет.

– Чынлапмы? Ант ит!

– Билләһи, икмәктер, теге яка, җиң очлары да минеке. Кичер, Гөлүсә?!

– Син? Син егет түгел! Син –Камилә! – Кыз күзен каплап, үкси–үкси өенә йөгерде. Шул төндә егет, туган авылын мәң­гегә ташлап, шәһәргә – ФЗӨгә качып китте.

    Бу хатирәне миңа Ульяновск танк училищесында, запастагы офицерлар җыены вакытында очраклы танышым Камил үзе сөйләгән иде.

– Шул китүдән язмыш мине дөнья буйлап озак сынап йөртте, – диде ул. –Иң әүвәл ФЗӨ, очучылар мәктәбе. Ике ел сугышта – ут эчендә, аннан тагы өч ел Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларда һәм менә монда – Гражданлык авиациясендә – пенсиягә чыкканчы СССР күгендә очучы булдым.

Камил бераз тынып, күңел түрендәге хатирәләрен барлап, сүзсез торгач, куен кесәсеннән пөхтә итеп үтә күренмәле пергаментка төрелгән, алсу батист җирлегенә зәңгәрсу ефәк җепләр белән бик тә нәфис итеп зәңгәр кыңгырау чәчәкләре чигелгән кулъяулык чыгарды.

    Бу минем иң соңгы чигү үрнәгем: мин аны самолет кабинасында сугышчан заданиегә күтәрелергә боерык көтеп утырганда чигеп бетердем. Гөлүсәгә бүләгем итеп эшләдем. Бервакыт төнлә көтмәгәндә бомбежка башлангач, гимнастеркам белән блиндажда күмелеп калды. Мин һавага күтәрелдем. Биш минут та очмадым, дошман пулясы мине дә, самолетымны да яралады. Госпитальдән чыккач, киемне һәм кулъяулыкны барып, эзләп таптым...

     Ә Гөлүсә? Ул мине бөтен гомерем буена озатып йөрде... Мин аны бүген дә үлеп яратам... Тик мин авылдан качып киткән елда, Кама буена урман кисәргә барган җирдә, кышкы буранда адашып, аның гомере фаҗигале рәвештә өзелә, – дип, күз яшьләре аша үзенең сүзен тәмам итте батыр очучы.

Фәрит Гали Солтани.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев