Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Шпион

Сәгыйть Агиш, радио өчен бер хикәясен тасмага яздырып, авылларга чыгып киткән. Бер апага фатирга урнашкач, хуҗабике чәй эчергәндә моннан сораган:

— Атың кем соң, балам?— диген.

— Сөгыйть Агиш булам мин, апа! — дигән кунак.

Шулчак дивардагы радиоалгыч сейли башлый:

— Микрофон алдында язучы Сөгыйть Агиш…

Хуҗабике сәерсенеп, бер радиога, бер Агишка карап ала да милиция яши торган авылга йөгерә.

— Әллә нинди шикле көше керттеләр миңа кунарга. Үзен Агиш Сөгыйть ди, радиуда сөйләп тора, үзе чәй эчә!—дип милицияне алып килә.

Хуҗа хатын белән милиционер килеп кергәндә Сөгыйть Агиш черем итәргә сәкегә яткан була.

— Гражданин, сез кулга алынасыз!—ди милиционер.

Язучы аңлатып карарга теләсе дә, апа белән милиционер Агишны авыл советына алып китәләр.

Фото: http://nvdaily.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X