Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары иҗаты

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, “Язгы чисталык” айлыгы кысаларында, укучылар арасында шигырь бәйгесе үткәрелде. Яз җитү, табигатьне саклау, Җир ананы пычыратмау, сакчыл караш хакында үй-фикерләрен шигырь юлларында чагылдырдылар. Укучыларыбызның кайбер иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Шакирова Әдилә Мөхәммәтнур кызы,

тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Табигать сакчылары

Дөнья артыннан куабыз:

Айга кадәр очабыз!

Күтәренке күңел белән

Зур диңгезләр кочабыз.

  Дөнья артыннан куабыз:

  Зур заводлар салабыз.

  Ваемсыз хисләр белән

  Урманнарны кисәбез.

Дөнья артыннан куабыз:

Күлләр сатып алабыз.

Тирәктәге кошлар тавышына

Хәйран калып торабыз.

   Дөнья артыннан куабыз:

   Текә сунарчы булабыз.

   Дуслар, туганнар белән

    Бергә ауга барабыз.

Дөнья артыннан куабыз:

Байлык туплап барабыз?!

Табигатьне ,елата-елата,

Дөнья артыннан куабыз!

 

 Галләмова Динә,9нчы сыйныф укучысы

Яз

 Яз килде җиhанга,яз килде,

Шаулатып табигать кочагын.

Ташыйлар ярлардан ташулар,

Җилкетеп сагышлы уйларны.

 

Язларда уяна бөреләр,

Саф хисләр, мәхәббәт утлары.

Беренче чәчкәләр күренә,

Болында уйнаклый атлары.

 

Сагынып кайттылар кошкайлар,

Күкләрдә кыр казы тавышы.

Нигә соң бик моңсу язларда,

Гөрләвек агышын тыңлавы.

 

Җир-ана арынгач карлардан,

Игенче ашкына басуга.

Язның hәр сәгате, минуты,

Кадерле бит ул барча кешегә.

 

Гыйләҗиев Илсаф,9нчы сыйныф укучысы

                       Яз

Менә тагын җиргә язлар килде,

Ямьләндереп туган ягымны.

Куаныплар каршыларга иде,

Сызылып аткан hәрбер таңымны.

 

Җир уяна, кошлар җырын суза,

Нурын сибеп кояш елмая.

Нинди рәхәт әле яшәүләре,

Аяз күкле тыныч дөньяда!

 

“Кыйгак-кыйгак...” моңсу каңгылдашып,

Кыр казлары кайта тезелеп.

Кешеләр күк ,бәлки, туган җирен,

Сагынадыр алар өзелеп.

 

Менә тагын җиргә язлар килде,

Ямьләндереп туган ягымны.

Куаныплар каршыларга иде,

Сызылып аткан hәрбер таңымны.

 

   Гыйләҗиев Илсаф,9нчы сыйныф укучысы

 

Яз килә

Яратам мин яз аен:

Бар табигать уяна.

Яз һавасы бар җиһанны

Кочаклап,назлап ала.

    Гөрләвекләр акканда,

     Көймәләр агызабыз.

     Язның матур көннәрен

      Күңелле уздырабыз.

Күгебез зәңгәр торсын,

Кояш безне җылытсын.

Язлар,җәйләр бер-бер артлы

Гел шулай килеп торсын.

 

Шакурова Гүзәлия,4 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев