Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Татарстан китап нәшрияты сайтында Ф.Хөснинең "Адәм балалары" әсәрен түләүсез тыңлап була

Әсәрне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин укый.

Татарстан китап нәшрияты сайтында Фатих Хөснинең "Адәм балалары" хикәясен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин укый. 

скриншот tatkniga.ru

"Бу хикәяне без берничә кешедән укытып карадык һәм Фәнис Кәлимуллинның укуы иң отышлысы дип табылды. Без аның укуыннан бик канәгать калдык. Ул укыган вакытта әсәр тулысынча ачыла һәм тыңлаучыга әсәрнең төп мәгънәсе җиткерелә", - диде Айсылу Галиева.

Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре фикеренчә, "Адәм балалары" - гыйбрәтле һәм катлаулы әсәр. "Хикәядә кешеләр мөнәсәбәтләрендә була торган ямьсез күренешләр, күңелнең начар яклары сурәтләнгән. Совет заманында мондый әсәр язу батырлыкка тиң. Чөнки ул вакытта начар яклар яшерелгән", - ди Айсылу Галиева.

Әлеге аудиокитап ирекле кулланылышта булачак. Аны әлеге сылтама аша тыңларга була.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев