Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

“Тилебизырда эшләр идем...” (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. “Миңа да берәр эш табылмас микән тилеби-зырда?” – ди. Нинди эш?” – мин әйтәм. Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыш-тырып торып, туда-суда йөрисем килә”, – ди. Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми.

Соң аның гәүдәсе белән шунда йөрергәме? Аның бит арт саны гына да дүрт пот. Муды бит ябык хатыннар өчен. Моңа бит күпме ситсы әрәм итәргә кирәк?! Клубны аптимизатсия дип ябып куйгач, шуның пәрдәсен алып күлмәк теккән, әйеме. Җитмәде, дип әйтә, ди. Ничек җитсен мулла бабай өеннән калган клуб пәрдәсе?!
 
Менә мәктәпне аптимизатсияләгәч, андагы тәрәзә пәрдә-ләреннән берәр корама ыштан тегеп буладыр Хәсип хатынына. Ну шулай да сөйләшеп кара әле аның турында. Хатын-кыз ботына ялманып утыручылар бар бит муды күрсәткәндә. Хәсип хатыны үтеп китсә, бөтенесенә дә җитәрлек, рәхәтләнеп карасыннар бо-тына. Инде тагын да хутлы булсын дисәләр, кыска итәк кигезеп, кендеген күрсәтеп чыгарсыннар ирләр алдына. Юкса күрсәткән булалар Казан урамында кендек күрсәтеп йөрүчеләрне. “Кендекмени алар, – ди Хәсип, – минем хатынның кендеге идарә пичәтеннән дүрт мәртәбә зуррак”, – ди.
 
Әгәр дә инде “Хәсип хатыны ишеләр үзебездә дә җитәрлек” дисәләр, “хәзер ничек итеп ябыгу турында уйланабыз” дисәләр, аларына да кеше табарбыз. Традитсия дигән нәрсәне искә төшерсеннәр. Ач торып, ничә тапкырлар ябыгып күрсәттек бит инде. Аның өчен әлләни уйлыйсы юк, Хруччув кебек каммунизм төзергә генә кирәк. Анда Гәрәй Рәхим дигән шагыйрь “Ашамасаң, ач була-сың” дигән шигырь язган бит инде. Ашамасаң дигәннән, аңлап бетермибез, сездәге этләр, мәчеләргә нәрсәдер әмәлләп, пакитларга тутырып бирәләр икән. Бөтен этләргә түгелдер инде ул. Казан тулы этләргә каян пакит җиткерәсең? Ну шулай да безнең бер-ике авыл этен урнаштырып булмасмы пакитлы ризык ашарга. Дөньяның ни икәнен безнең этләр дә күрсеннәр. Кирәксә, мәчеләр дә бирә алабыз.
 
(“Минһаҗ маҗаралары” әсәреннән өзек).
Фото: http://matbugat.ru

http://omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев