Түр белән гүр арасында
«Идел» журналның 1993 елның 7 номерында, Кави Латыйпның «Югалган кыйбла» новеллаларының берсе.
Борынгы халык булган латгаплар җире—Латвия… Сайлауларны тәэмин итү максаты белән, без монда өч ай алдан килгән идек. Унөч курсанттан торган отделение сайлау участогы бинасын көн-төн саклады. Ике пост иде: берсе урам якта, берсе бина артында. Өч ай буе дип өйтерлек бернинди маҗарасыз яшәдек. Ә менә сайлау көнендә, сайлаучылар участокка килер алдыннан гына телеграф баганаларына: «Латышларга ясалма сайлауларның кирәге юк!»—дигән листовкалар ябыштырылган иде. «Үзләрен үзләре саклаучылар» оешмасы— «Айзсарги»лар эшеме бу, әллә «Ванаги»ларның («Лачыннар») куллары уйныймы?—дип озгәләнде капитан Коган. — Җир тишегеннән булса да, эзләп табарбыз!» Ләкин листовкаларны таратучы-ябыштыручы, җир астында түгел, борын төбендә генә икән. Ул кеше капитан үзе урнашкан йортның хуҗасы, авыл советы сәркетибе булып чыкты. Безнең белән очрашкан саен, капитан: «Ризыкны тәмле итеп пешерә дә соң!»—дип, сәркәтипнең хатынын мактый иде. Кеше ышанмаслык: кичә генә җәмәгатен күкләргә чөйгән офицер безгә бүген аның ирен кулга алырга боерык бирде. Ләкин без өч ай эчендә һәрберебез белән әшнәләшеп беткән кешене кулга алудан баш тарттык. Капитан район үзәгеннән чакыртып китергән милиционерлар сәркәтип йортына килеп, тентергә керешкәннәр һем шаккатканнар: чормадан кыска антенналы рация, «Ванаги», «Айзсарги» оешмаларының листовкалары, ә идән астында кораллар, гранаталар табылган.
Сәркәтип өч милиционерның сагы астында тора бирде, ө без — курсантлар, сайлау участогына бер гене сайлаучы да килмәгәнгә, кулларыбызга бәләкәй урналар — махсус тартмалар тотып, теләнчеләрдәй йорттан-йортка йөри башладык. Бер аягы түрдә, икенчесе гүрдә булган әби янына керәбез. Күпме генә ялварсак та, интизарлап сорасак та, карчыкның җавабы бер:
— Юк, сайламыйм, килеп үтерәчәкләр алар…
— Кемнәр?
— «Урман кешеләре».
— Соң алар урманда булгач, кайдан бәлсәннөр?..
Депутатлыкка кандидат өчен тавыш бирергә теләмисең икән, каршы сайла. Советлар илендә демократия.
— Юк, сайламыйм, Ходайдан куркам. Аның колаклары, күзләре бар, ул ишетә, күрә. Әнә миңа текәлеп карап тора. Сайласам, мине Иисус Христос кебек кадаклаячаклар һәм ләгънәтләр әйтәчәкләр. Сайламыйм, кулым бармый.
— Әбекәй, сиңа туксан яшь бит инде, яшәреңне яшәгән, ашарыңны ашаган. Кемнәрдән куркасың?..
Карчык дәшми, күз алдында телсез капды. Латышлар кырыгынчы елдан бирле Советлардан тел яшерәләр. Моңа мин меңнәрчә чакрым ераклыкта, Идел ярларыннан, Сарытау якларыннан килеп, Латвия бавырында урнашкан авылда туксан көн, туксан төн яшәгәннән соң инандым.
Олауларга утырып, район үзәгенә кайтабыз. Юлда кайтучылардан берсе—комиссия рәисен, әгъзаларын һәм капитан Коганны ашатып-эчерткән, йомшак ятакта йоклаткан сәркәтип. Ашаган табагына төкерүчеләр шулардыр инде.
Эчемнән генә латышларга рәхмәтләр укыйм. Үзләренең җирендә мине—чакырылмаган кунакны үтермәделәр. Ә бит башкача булу ихтималы да бар иде.
Беркөнне капитан мине һем әлеге серкәтипне, сайлау комиссиясе әгъзаларын тулы составы белен алып килергә дип, район үзәгенә җибәргән иде. Таң тишегеннән юлга чыккан ике кеше, уннарча чакрымга сузылган кара урманны үтеп, эңгер-меңгердә генә район үзәгенә килеп җиттек. Анда-монда сугылып йөри торгач, кунакханәгә килеп чыктык, кунарга урын бирүләрен сорадык. Шәрә ботлары белен үзенә тартып торган яшь латыш хатыны безне иркен бер бүлмәгә урнаштырды. Чөй эчергәч, йокларга урыннар җәеп бирде: «Сольтат, сиңа әйтем, тыныч йокла, безнең төбөк-тө шикле кешеләр күренми. Ни пычагыма сиңа фин-тофка кирәк булды? Әйт, кеше куркытыр өченме?.. Бир карачкыңны, шкапка биклим дө, ачкычын үзеңе тапшырам… Теләмисең икән, карачкыңны мендер астына куеп йокла». Хәер, винтовкам һәрвакыт үзем белән булды. Нигәдәр латыш бикәсенең сүзенә ышанып җитә алмадЫм. «Айзсарги», боевиклары, йә бул-маса, «Ванаги» яшьләре кереп үтерерләр шикелле иде. Үтермәделәр, рәхмәт төшкерлөре, кулга алынган серкәтипке дө мең рәхмәтләр!.. Ә менә Литвада чакта безнең икенче бер курсантны үтерделәр. Тикшерүчеләр, ике ел эзләгәннән соң, мәетен урманда бер чокырдан табып алганнар, гәүдәсе чыбык-чабык белен капланган булган. Курсантны авыл советы сөркәтибе үтереп, шунда ташлаган икән. Анда да, монда да сәркәтип — писерь халкы, уйламаганда, көтмөгөндә, керешнең алгы сафларында.
Кызганыч, мин аңа ярдәм итә — бәйләнгән кулла- трын чишә алмадым. Хәер, бу мөмкин дө түгел иде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев