Тукай көне – шигырь бәйрәме
26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Ул Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Апрель ае – Тукай ае. Чынлап та, бу айда Тукай туа һәм нибары 27 ел яшәп, шул айда (15 апрельдә) дөньядан китеп бара. Бөек шагыйрьне искә алып мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында бик күп шигырь бәйрәмнәре уздырыла, аның иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла, каләм осталары шигырьләр иҗат итәләр. Тукайны нәниләр дә, апа-абыйлар да ярата. Һәркемнең күңелендә – тукайлы шигърият, зурмы-кечкенәме, иҗат рухы яши. Бу хакта бүгенге сәхифәбез дә ачык сөйли.
Әйдә, килсәң...
Вакытны күпме сузсак та,
Гомер барыбер үтә.
Әрсез картлык ни арада
Сорамый килеп җитә.
Җәйләр үткәнен дә көтми,
Чәчләргә кырау сибә.
Кырда буразналар кебек
Маңгайга сырлар чигә.
Гомер узу таш җанны да
Нечкәртергә сәләтле.
Туктасын иде ул вакыт
Туктатканда сәгатьне.
Күңелдә җәй яме чакта
Ник әле гомер көзем?
Язларга таба барасы
Юлларда калсын эзем.
Гомернең узганын санап
Күкрәктә йөрәк тибә
Вакытларны туктатырга
Җае табылмый нигә?
Әйдә, килсәң, кил син,
картлык,
Тик гомерне чикләмә.
Бер картлыкта, бер яшьлектә
Дип әйтелми тикмәгә.
Сәрия Хафизова.
Хыял белән яшим
Шигырь язам моңсу
вакытымда,
Шигырь язам кәеф булганда.
Хыял канатларым очларына
Илһам дигән тылсым
кунганда.
Шушы минутларда
кичергәнәр.
Шигъри рәсем булып уела.
Искә төшкәч яшьлек- хатирәләр
Үземә дә кызык тоела.
Истәлекләр белән яши кеше,
Хыял белән кайта үткәнгә.
Хыял белән бара
киләчәккә,
Вакыт каршылыгын сүткәндә.
Моңсумы мин бүген, кәефлеме –
Тырышыгыз аңлап карарга.
Хыял кашкасында җилфер- җилфер
Китеп барам әле далага.
Хәниф Тимербаев.
Яз
Шат кояшлы, зәңгәр күкле,
Тал песиле, гөрләвекле,
Сыерчыклы һәм тургайлы
Гаҗәп матур бер ай бармы?
Күгелҗем күлмәк кигән дә,
Урман язгы бер иртәдә.
Үрелеп якты һавага
Әйтерсең кыңгырау кага.
–Яз җитте! – дип җилләр сөйли,
Тамчылар да бер җыр көйли.
Шаулап тора су тавышы –
Бар җиһанда яз сулышы.
Назлар көтә минем күңел,
Мамык кебек оча җиңел.
Канат бар кебек иңнәрдә,
Әй, рәхәт язгы көннәрдә.
Сөмбелә Ибраһимова.
Яңа Мичән.
Калды...
Ялан тәпи урамнарда йөрдек
Килеп җиткәч ямьле җәйләргә.
Чишмә суларына бара идек
Самавырлы тәмле чәйләргә.
Күмер көйрәп торган
самавырдан
Чәй эчүләр күптән беттеләр.
Күмер чүлмәкләре тарих
булып
Музейларга инде күчтеләр.
Төтен чыкмый морҗа
башларыннан
Утын мичен инде сүттеләр.
Морҗасы юк кара мунчаларны
Чүплекләргә илтеп түктеләр.
Килен сандыклары, көянтәләр
Күренмиләр инде өйләрдә.
Менеп кунаклады “искелекләр”
Чормадагы тимер чөйләргә.
Тал бишекләр китте
кулланыштан,
Бишек җыры калды көйләргә.
Һәм телебез калды, сүзләр калды
Үткәннәрне сагынып сөйләргә.
Фәһимә Мостафина.
Калсын истәлек
Якын дуслар укысыннар
диеп
Шигырь язам әле кабаттан.
Ходай мине фани дөньяга
Шулай язар итеп яраткан.
Язганыңны кеше укымаса,
Тузан җыеп ятса киштәдә –
Син эшеңне эшлә төгәл итеп
Йә бөтенләй аны эшләмә.
Күңел кылын тибрәтерлек
итеп
Яза алсам әгәр – зур бәхет.
Шул да җитә җирдә яшәү өчен,
Кирәк түгел икән зур тәхет.
Көн тудымы, яхшы хәбәр көтә,
Җылы сүз, ди адәм баласы.
Матур сүзләр эзләп
табасы да,
Язасы да әле, язасы.
Кара, ничек матур язган диеп,
Дус-ишләрем укып куансын.
Шат булырмын алар хет
беразга
Онытсалар тормыш нужасын.
Йөрәкләргә үтеп керә торган
Сүзләр тезәм – алар җитәрлек.
Бездән соң да килер
буыннарга
Калсын әле, димен истәлек.
Данил Галләмов.
Авылыма кайттым
Бик сагынып кайттым әле
Авыл урамын.
Төшләремә дә еш кергәч,
Елап урармын.
Әти дә юк, әни дә юк,
Юк күрше-күлән.
Капка төпләрендә үскән
Ямь-яшел үлән.
Туган авылыма кайту
Куаныч бирә.
Йөрәгем бер дә картаймый –
Яшим дип тибә.
Бик шатландым авылымны
Бер кайтып күргәч.
Уйнап үскән болыннарны
Иңләп бер йөргәч.
Картайганнар икән инде
Өянке, тупыллар.
Авылымда туып үскән
Яңа буыннар.
Фатих Фәтхерахманов.
Фото: http://tatar-inform.tatar | Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев