Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Укытучыма

Айзат Вахитов. Байлар Сабасы.

Сез безгә белем иленә

Беренче юл  ачучы.

Сезнең белән бергә  уздык

Тәүге белем баскычын.

 

Ягымлы да, таләпчән дә 

Укытучы булдыгыз.

Һәрвакытта балаларга

Ярдәм кулы суздыгыз.

 

Шаярышкан чакларда  да

Беләм инде, түздегез.

Бездә   яхшы  сыйфат  кына

Һәрчак  күрә белдегез.

Көннәр,  еллар бик тиз үтте,

Сез дә олыгайдыгыз.

Ләкин минем  күңелемдә

Гел яшь булып  калдыгыз.

 

Телим саулык  –  үзегезгә,

Иминлек –  гаиләгезгә.

Ныклы белем биргән  өчен

Мең-мең рәхмәтләр  Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев