Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Зифа Нагаева: "Операция өстәленнән, 12 куплет шигырь язып, качып чыгып киттем"

Зифа Нагаева – Татарстанда һәм Башкортстанда дан казанган иҗатчы. Бу – үз иҗатын акыллы итеп тәкъдим итә белү нәтиҗәсе. Бу нисбәттән үзегезнең нинди сыйфатларыгызны күркәм дип саныйсыз?

- Сабырлык еллар белән килде. Яшь чакта миңа менә хәзер һәм бүген эшләргә кирәк иде. Ләкин, вакытлар узган саен, әкренләп догаларга мөрәҗәгать итә, аятьләр укый башладым. Дога белән бергә (догасыз юлга да чыгып китмим) сабырлык килде миңа. Шуңа күрә үземне хөрмәт итәм. Аннан тормышта бик тә үзсүзле кеше мин. Әгәр үз алдыма максат куйганмын икән, төнлә йокламасам йокламыйм, әмма шушы әйберне азагына кадәр яхшы итеп эшләп чыгам. Кемдер хисабына түгел, үзем, чөнки гарьчеллегем, үҗәтлегем һәрвакыт алда тора.

- Үз алдыма шулхәтле зур максатлар куйганмын икән мин, кайвакыт исем китә. Алар артыннан куып, исәнлеккә зыян китергән чакларым да бик күп булды. Операция өстәленә йөрәк белән барып кердем дә, 12 куплет шигырь язып, качып чыгып киттем. Анысы да үзсүзлелек инде. Операция өстәленнән качып чыгып китәме кеше? «Ашыгыч ярдәм яңадан алып килә сезне, башка юлыгыз юк», – дип арттан кычкырып калды хастаханә мөдире.

- Йөрәкне биш ел дәвамында ач тору юлы белән дәвалап, артык авырлыкны ташлап, барыбер эшкә керттем. Бүген дә сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иртән йөгерәм, кич велосипедта йөрим. Кышкы күз ачмаслык бураннарда да чаңгыда йөрергә чыгып китәм. Лаеклы ялга чыккач кына руль артына утырып, үземә зур җаваплылык алган кеше мин. Моның белән дә чын күңелемнән горурланам. 

- Әнидән бирелгән уйлап эшләү, акыл тумыштан ук булгандыр. Ул акылны тотар өчен дипломат булырга кирәк. Кайвакыт икешәр институт бетергәннәр белән аралашасың, кызык түгел, нигезе юк. Акыллы авызлар ачылган җирдә бераз басып торасым килә. Менә шуңа кытлык кичерәм мин бүгенге көндә. Электән мине акыллы кешеләргә тарта иде, шундыйлардан гомер буе өйрәндем. Акылны үстерү өчен, төпле, белемле, акыллы шәхесләр белән аралашулар кирәк.

- Бүгенге көндә нинди үкенечләрегез бар?

- Бу тормышта бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, әллә ни үкенечләрем юк. Ходай кушмаган бер әйбер дә булмас иде. Үкенечем шул гына: гел йөгердем, дөнья кудым, балаларны күтәрергә тырыштым, әнигә игътибарым җитмәде. Нәкъ җырымдагыча: әнине кадерләп, хөрмәтләп, түремдә утыртып кунак итәргә чак кына җитмәде вакытлар. Өзелеп исемә төшә, шуңа күрә үзем туып-үскән, әни гомер буе укытучы булып эшләгән авылда йорт салдым. Әнинең кабере дә күрше авылда гына. Аның янәшәмдә булуын тоеп яшим.

 

 

 

 

 

 

Чыганак: интератат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев