Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“400 МЕҢ СУМЛЫК ГАРМУНЫМ БАР”

Гармунчы Динар БӘДРЕТДИНОВ “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә эшли. Кулына гармунны нәни чагында ала.

6 яшендә музыка мәктәбенә йөреп, уйнарга өйрәнә башлый. Моннан тыш, Динар футбол ярата.
— Башка юлдан китәргә уйласам, футболчы булыр идем, — ди гармунчы егет. — Спорт, бигрәк тә футбол өчен үлеп китәм. Атна саен футболга йөрибез. Әмма спорт дөньясына керү насыйп булмады, музыка юлыннан киттем.
— Динар, Русиядән читтә тугансың икән...
— Әйе, Чехиядә дөньяга килгәнмен. Әтием шунда Оломоуц шәһәрендә хезмәт иткән...
— Гаиләдә ничә бала үстегез?
— Үзем генә! Үскәндә, бәлки, бераз күңелсез булгандыр. Аның каравы шөгыльләнергә мөмкинлек, вакыт күбрәк иде...
— Баянда уйнау сәләте кемнән күчкән?
— Баянчылар әни ягында күбрәк. Ул үзе дә бераз уйный белә. Дәү әти тальянда оста башкара иде, күп конкурста катнашып, “Уйнагыз, гармуннар!”да җиңгән...
— Кайберәүләр, бияләй киеп тә уйнап була, ди. Син башкара аласыңмы?
— Моның авырлыгы юк. Төймәләргә бияләй аркылы да җайлы басып була. Уйнап караганым бар, әмма сәхнәдә түгел. Әллә берәр номер эшләргә инде?!
— Өеңдә ничә гармун һәм баян бар?
— Бер тальян, “Юпитерист” дигән кыйбатлы профессиональ гармуным бар. Төймәле аккордеоным җиңел. Күбрәк шуның белән чыгыш ясыйм. Аны үзең белән алырга, сәхнәдә күтәреп торырга җайлы.
— Бәяләре ничек?
— Гармуннар бик кыйбат, машина бәясе тора. Гомер буе шулай булды. Миндә иң кыйммәтлесе — 400 мең сум тирәсе. Еллар үтсә дә, баян бәясе төшми...


https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев