Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

«Аннан башка мин беркем түгел!»

Очрашырга сүз куешкач ук алар: «Сезгә кайда уңайлы, шунда күрешик», – диделәр. Мин, гаҗәпсенеп: «Юк, сезгә ничек җайлы, шунда киләбез», – дим. Кыскасы, ир белән хатын биш яшьлек улларын ияртеп үзләре килде. «Шуннан нәрсә булган?» – дияргә ашыкмагыз. Бу гаиләдә бердәнбер сау кеше – биш яшьлек Йосыф. Ә ата белән анада – тумыштан церебраль паралич диагнозы. Алар – беренче, икенче төркем инвалидлар.

МИХАИЛ

Исәнләшеп, хәл-әхвәлләр бе­лешкәч, Михаил әйтеп куйды:

– Минем турында мөселман басмалары язды инде. Ә менә хатыным Миләүшә гел күлә­гәдә кала. Ә бит безнең гаилә тормышында аның роле зуррак. Мине дә, улыбызны да тәрбия­ли ул. Аннан башка мин беркем дә түгел!

Михаилга 45 яшь. Югары бе­лемле юрист. Дөрес, бу юнәлеш буенча эшләми. Гаҗәп түгел, аяклары начар йөри, сөйләме бик үк анык түгел. Ә мондый юристлар­га эш табуы мөмкин хәл түгел дисәм дә була.

Михаилның язмышы шактый катлаулы. Игез сыңары ул, туганда җәрәхәт алган. Табиблар цере­браль паралич диагнозы куйган.

– Абыем сау-сәламәт, – дип сөй­ләде Михаил. – Табиблар карын­да ике бала барлыгын башта белмәгәннәр. Ярты сәгатьтән соң гына туганмын. Шул вакыт эчендә баш миенең бер өле­шенә зыян килгән. Нәтиҗәдә, акылым, интеллектым сакланган, ә менә аяк-кулларым начар йөри. Мин бик тырыш һәм үҗәт булдым. Мәктәптә «5» билгеләренә генә укыдым. Укытучылар һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куя иде. Шуңа иптәшләрем, хәтта игезәк сыңарым да миннән көнләшәләр иде кебек. Башкалар урамда йө­гергәндә, мин гел укыдым. Әлбәт­тә, яшьтәшләрем кебек кызлар белән аралашасым, алар белән сөйләшәсем килде. Тик «гарип» дигән тамга белән әллә нәрсәгә өмет итеп булмый. Кызлар сиңа жәлләп карый. Аралашсалар да, бары тик яхшысынмаганнан гына, дип уйлый идем…

Михаилның әнисе дә, әтисе та­тарлар. Гаилә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәгән. Башка халыклардан аерылып тормасын өчен ата белән ана балаларына рус исемнәре биргән. Тел турында әйтеп торасы да юк, балалар татар­ча бер сүз дә әйтми үсә. Казанга килгәч кенә Михаилда татарлык, милләтпәрвәрлек уяна. Анысы та­гын бер тарих.

– 2000 елда кинәт кенә әнием вафат булды, – ди Михаил. – Ялгы­зы ничек яшәр дип, әнинең туган­нары мине Казанга алып кайтты. Монда исә татар мохитен күреп шаккаттым! Үземнең татар икән­легемне белсәм дә, безнең халык турында бөтенләй дөрес фикердә булмавымны аңладым. Без тырыш, бик акыллы халык икән! Казан­да минем төп максатым – күбрәк татарлар белән аралашу булды. Ә алар белән ничек танышасың? Өйдә бикләнеп ятып кына булмый, урамнарга чыгып йөри башладым. Берсендә туган апа әйтә: «Миша, нишләргә җыенасың? Универси­тетлар Казанда бик күп, барып, күреп, танышып кайт!» Апаның шушы сүзе җитә калды, автобуска утырып, Казан дәүләт универси­тетына киттем. Ак пулатларны күреп сокланганым истә. Шушы уку йортын тәмамласам, тормышта нәрсәгәдер ирешә алырмын сыман тоелды. Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә югары уку йортына кергән идем. Ләкин биредә яңадан имтиханнар тапшырырга кушты­лар. Ныклап әзерләндем. Һәм хыялыма ирештем – КДУның юридик факультетына укырга кердем…

Михаил тормышын чорларга бүлеп карый: бәхетле балачагы, әниле‑әтиле еллары; аннан студент чоры; ислам диненә килү һәм гаилә кору. Акыл утырткан егетнең дингә килүе дә үзенчәлекле:

– Туган шәһәремдә христиан ди­нен кабул иткән идем, – ди Миша. – Минем кебек кешеләргә эчке бер ышанусыз яшәү бик авыр. Анда бик күпләр христиан динендә иде. Мин дә аларга иярдем, чиркәү­гә йөри башладым. Әле Казанга кайтканда да христиан динен тот­тым. Тик минем көннән-көн сорауларым күбәйде, чиркәүгә барып кайткач, күңел тынычлыгы тап­мый башладым. Шуннан акрынлап Коръән сүрәләре белән таныштым, мәчеткә бардым. Монда исә үземне борчыган күп сорауларга җавап таптым, ә иң мөһиме – мөселман­нар арасында җылы мөнәсәбәт тойдым…

Хәләл җефете белән танышу та­рихлары исә кызык та, кызганыч та: 37 яшьлек Михаил Казанның 6нчы дәваханәсендә клиник пси­холог булып эшләүче Миләүшәгә мөрәҗәгать итә. Егет ялгызлы­ктан интегүен сөйли. Ул көнне кыз белән егет озак сөйләшеп утыра. Иртәгә дә килергә рөх­сәт сорап, Михаил өенә юнәлә. Ә киләсе очрашуга егет Миләүшә­гә… чәчәк түгел, бер кочак мәхәб­бәт шигырьләре алып килә.

МИЛӘҮШӘ

Миләүшәнең тормышы җиңелрәк кебек тоелды, дөрес, аңа да кечкенәдән церебраль пари­лич диагнозы куелган. Тик кызның куллары эшли, аяклары әйбәтрәк йөри. Шуңа да КДУның психология факультетын тәмамлагач, эшкә урнашкан, социаль ипотекага фа­тир алган. Ә менә күңеленә якын кешесен очратмаган була.

Миләүшәнең әти‑әнисе исән-сау, оныкларын карарга булышалар икән. Бу урында кызның әтисе белән булган мөнәсәбәтләре ту­рында әйтергә кирәктер.

– Мин беренче сыйныфта укы­ганда әти белән әни аерылышты, – ди Миләүшә. – Бер урамда яшәсәк тә, әти миңа ундүрт яшь тулган­чы безнең янга килмәде. Әле бит бертуган сеңлем дә бар. Әтине аеруча туган көнемдә көтә идем. Ишек ачылып китәр дә: «Кызым, туган көнең котлы булсын!», – дияр төсле иде.

Ундүрт яшемдә әтинең әтисенә хат яздым: «Бабай, әтигә укыт бу хат­ны. Белсен: мин аны бик көтәм. Алдыма йөз әти тезеп куйсалар да, мин барыбер аны сайлар идем, чөнки ул минеке, ул бердәнбер… Әни белән мөнәсәбәтләрен белмим, әмма ул бездән – кызларыннан баш тартырга тиеш түгел. Бабай, әгәр син аннан баш тартсаң, әти нишләр иде икән?!» – дидем хатымда. Мин ул вакытта Казан шәһәренең 4нче интернат-мәктәбендә укый идем. Шушы хатны язып бер атна үткәч, әти белән бабай яныма кил­де. Өчәү бергә кочаклашып озак елаштык…

Миләүшә бер елдан артык рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Эштән китүенең сәбәпләре бар. Беренчедән, хезмәт хакы аз, икен­чедән, психолог булып эшләп бик алҗып, хәлдән таеп кайта торган була. Әле бит гаилә дә бар.

– Миләүшә, Михаилны беренче күргәч нинди хисләр кичердегез? Үзегезнең дә сәламәтлек белән проблемаларыгыз бар, тагын шун­дый ук иргә кияүгә дә чыккансыз, – дим.

– Икенче очрашуыбыз зур тәэсирләр калдырды. Михаилның шигырьләрендә тирән фәлсәфә ята иде. Аның эчке дөньясына таң калдым. Мондый кеше начар була алмый, дидем. Берничә көн­нән ул миңа тәкъдим ясады, ике дә уйламыйча, риза булдым.

– Ә әти-әниегез бу карарны ничек кабул итте? Каршы килмә­деләрме? – дим.

– Дөресен әйтим, башта бик риза булмадылар. Бу аңлашыла да, ике сау булмаган кешегә бергә гаилә корып яшәү шактый авыр… кебек. Ә чынлыкта син бер-берең­не ныграк аңлыйсың, кимсенү юк. Кияүгә чыкканда миңа 36 яшь иде. Якыннарымның сүзләренә игъти­бар итүдән узган идем… «Балабыз була», – дигәч, әти-әни, сеңлем, башка туганнар бөтенләй һушсыз калды. Яшем дә кырыкка җитеп килә бит. Тик без ирем белән сау-сәламәт бала табачагыбызга ышана идек. Беренчедән, Аллаһтан бик күп сорадык, икенчедән, «ДЦП» диагнозы безгә нәселдән килмәгән, икебез дә туганда җәрәхәт алган­быз. Теләкләребез, ниятләребез кабул булды: авырлыгы 3 700 г булган сау-сәламәт малай таптым. Йосыфны беренче көннән Михаил белән икәү генә карадык. Әни кил­гән иде: «Рәхмәт, тик без үзебез дә булдырабыз. Балалы тормышка беренче көннән үк яраклашасыбыз килә», – дидек. Һәм әнине кайта­рып җибәрдек.

Миләүшәне күзәтәм: мөсел­ман хатын-кызларына хас булган бер сабырлык белән, ире сүзгә кушылса, бүлдерми генә тыңлап утыра. Ана кеше газиз баласы­ның беренче адымнарын күргән­дәй, иренең һәр фикеренә елмая, башын кага. Мөнәсәбәтләрдә гар­мония дигән әйбер шушыдыр ул, мөгаен…

1-3

ГАИЛӘ

Бу гаиләнең фәлсәфәсе кызык, үзенчәлекле. Сау-сәламәт килеш күпләребез зарланып, сыктап яшәгән заманда, алар тормыш­ка икенче күзлектән карый. Ата белән ананың диндә булулары (ай буе ураза тоталар, намаз укый­лар), икесенең дә югары белемле, күп укулары – барысы да йогынты ясый торгандыр.

– Безнең өйдә режим, – ди Ми­хаил. – Йосыфны иртәнге җиденче яртыда уятабыз, кичке тугызда йокларга яткырабыз. Аннан Миләүшә белән чәй эчәбез. Өстәл артында узган көнгә нәтиҗә ясыйбыз: нәр­сәне дөрес эшләмәдек, иртәгә нишлибез. Баланың сүзләрен, тәртибен тикшерәбез. Үзара мөнәсәбәтләрне уртага салып сөйләшәбез: үпкәләр юкмы, булса, конкрет нәрсәгә? Бо­лай көнгә нәтиҗә ясау уңайлы, ни­заглар булмасын өчен кирәк.

Михаил, начар йөрүенә кара­мастан, һәр көн баласын бала­лар бакчасына үзе илтә икән. Якын-тирәдәге йортларда яшәүче ата белән улны белеп бетергәннәр инде. Юл буе сөйләшеп баралар. Кечкенә чагында ата кеше бала­сын урамга бәйләп алып чыккан: үзеннән читкә йөгереп китмәсен өчен. Михаил Йосыф артын­нан куып җитә алмый. Соңрак исә бала, үзе әтисен җитәкләп йөри башлаган.

– Йосыф белән күбрәк үзем йөрергә тырышам, малай кеше бит, – ди Михаил. – Улыбыз­ны мөстәкыйль итеп үстерәбез. Ни өчен дигәндә, аңа 20 яшь бул­ганда, безгә 60  тулачак. Димәк, әллә ни ярдәм итә алмаячакбыз. Физик яктан кимчелекләре­безне бала аңлый, күрә. Шуңа аңа киләчәктә бары үзенә генә таянырга туры киләчәк.

– Безнең җәмгыятьтә балалар­га күп нәрсә ярамый, – дип сүзгә кушыла Миләүшә. – Йосыф йөри торган бакча матур, яңа. Тәрбиячеләр анда гел бармак селкеп: «Моңа тияргә ярамый», – дип тора. Ә баланың бөтен әйберне тотып ка­рыйсы, уйныйсы килә. Шул рәвешле балаларда агрессия туа. Без улы­бызга өйгә кайткач, зур табакка су салып бирәбез. Шунда ташлар атып уйный. И, рәхәтләнә инде! Шул рәвешле бөтен тискәре энер­гиясен чыгара. Бер «ярамый» уры­нына бер «ярый» булырга тиеш.

1-2

Йосыф, чынлап та бик тере бала. Ата‑анасы безнең белән сөйләшеп утырганда, читтә иркенләп уйнап йөрде. Мин исә малай күздән югал­ган саен: «Ай, Йосыф күренми», –дим. Ана кеше, елмаеп: «Шунда гына ул, безгә әйтмичә бер кая да китми. Таныш булмаган ке­шеләр белән дә аралашмый, бу хакта аның белән әллә ничә тапкыр сөйләштек. Күңел ты­ныч, без аңа ышанабыз!», – диде.

Хисмәтуллиннар миндә соклану да, гаҗәпләнү дә тудырды. Алар башка күпчелек гаиләләр­гә дә охшамаган. Монда аерым фәлсәфә, аерым мөнәсәбәт. Бүген алар интернет-проектлар белән шөгыльләнә. «Татар хыялы» исе­ме астында төркем булдырганнар. Анда Михаилның шигырьләрен урнаштыралар, татарның го­реф-гадәтләрен яктыртып бара­лар. Киләчәктә бу өлкәдә планнары зурдан. (Әлегә бу хакта язмавымны үтенделәр. «Башта эшлик, аннан сөйләрбез», – диделәр.)

– Йосыфта бүгеннән үк чын ир­ләр холкы күренә, – диде ата кеше, горурланып. – Миләүшәнең дә, минем дә аяклар авырта. Баскычтан менгәндә безгә кул суза Йосыф: «Әти, син булдырасың!» – ди. Без аның үзенә кечкенәдән шулай дия идек. Хәзер Йосыф без­гә яшәргә көч бирә, канат куя. Ул өметебез дә, горурлыгыбыз да. Киләчәктә аның иманлы, акыллы егет булуын телибез.

Фотограф: Лилиана Вәлитова

http://protatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев