Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Авыл тарихы әби-бабай истәлеге генә түгел”

Балтачта яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, туган як тарихын өйрәнүгә ике дистә елдан артык гомерен багышлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

– Гарифҗан абый, районыбызда авыллар, төбәк тарихы белән кызыксынучылар, өйрә­нү­челәр, бер-бер артлы дистә­ләгән китап язучылар шактый. Бу яктан да Балтач республикада беренче, башкаларга үр­нәк булып тора. Шулай да тарих белән кызыксыну кемнән һәм кайчан башланды?


– Үткән гасырның сиксәненче елларында КПСС райкомының бүлек мөдире мәрхүм Илдус Юнысов район архивы, партия архивын кузгатып, кызыклы гына язмалар бастыра башлады. Район газетасында басылган ул язмалар бүгенге күзлектән караганда бик гади, кыска гына мәгъ­лүмат бирә иде. Әмма кешеләрне кызыктырырга, кузгатырга, оеткы салырга шул да җитте. Аңар­дан күреп, Бакый Зыятдинов, Рәф­хәт Зарипов, Мәгъсүм Мөхәм­мәтҗановлар инде киңрәк масштабта өйрәнүләр, эзләнүләр баш­лады.


– Ә Сез бу сафларга ничек кушылдыгыз?


– Марат Әхмәтовның район җитәкчесе чагы иде. Кемдер аңа бер районның энциклопедиясен бүләк иткән. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар буларак, мине чакырып кертте дә, бу китапны күргәнең бармы, ди. “Юк”, – ми­нәйтәм. “Мә, танышып чык әле”, – дип биреп чыгарды. Бер атнадан сорый: “Карадыңмы, ошадымы?” “Ярыйсы”, – дим. “Ә нишләп без­дә юк ул? Яхшысы!” – ди. Тормышта шундый очраклар була: гомер буе синең күңелеңдә йөр­гән фикерне кузгатырга, уятырга бер этәргеч табыла. Бу сөйләшү дә шулай булды. Өч галим таптым. Өч ай эшләп карадылар, әмма алар эшләгән вариантта кү­ңелгә хуш килмәде. Мөгаен, мин инде үзем күңелем белән бу эшкә әзер булганмындыр. Ни дисәң дә, балачактан мин гел өлкәннәр тирәсендә кайнашырга, алар сөй­ләгәннәрне тың­ларга ярата идем. Үткәннәр турындагы бу сөйләшүләр миңа бик кызык һәм алар ничектер күңелгә сеңеп тә барган иде. Тик болар кызыксынудан үтмәгән, аларның барысын язып, теркәп барырга ки­рәк булган. Әле әти исән чакта да ничектер уйланылмаган, юкса ул яхшы хәтерле, бик фи­кер­ле кеше иде. Гомерем буе үкенәм мин моңа. Әле әтидән тыш та бик акыллы Гыйльметдин абзый Җәләлет­ди­нов, Арборда туып үскән, Мәс­кәүдә яшәгән Әхәт абыйларда да авыл тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланган булган. Кызганычка, бу истә­лекләрнең бары­сының да язмышы бик аяныч: юкка чыккан, ташланган, таралган. Җыйнап алырга өлгер­мәдем, монысы тагын бер үкенеч.


– Килешәсезме, энциклопедия язу өчен энциклопедик белем ки­рәк, диләр.


– Әйе, гомумән, тарихи китап­лар язу өчен киң мәгълүматлы булу кирәк. Гарәп имлясын да, латин графикасын да, борынгы рус язуын да белергә, өйрәнергә кирәк. Боларны белмәгән килеш чын тарихны өйрәнеп, язып булмый дип саныйм мин. Була инде ул, өстән-өстән генә, авылларда исән калган әби-бабайлар истә­легенә таянып та язып була. Юк, мин алар­ның истәлекләре кирәк түгел, димим. Алары да кирәк, әмма алар тарихи фактларның, документларның асылын тирән­рәк аңлау өчен бизәк булырга тиеш. Берсен-берсе тулыландырып, әдәби, йөгерек тел белән дә язылса, менә шул очракта бу китаплар укучыларның өс­тәл китабына әйләнергә мөмкин.


– Ә бит бүген архивларга үтеп керү бик кыен, һәр мәгъ­лүмат акчага корылган дигән зарлар ише­телә.


– Безнең район тарихын өй­рәнүчеләр менә шуның белән дә күпне отты: без бик вакытлы керештек. Без өйрәнә башлаганда әле бөтен архивлар ачык иде. Киров, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа архивларында атналар буе утырырга туры килде. Хәтерлим әле, Киров архивына баргач, кү­тәреп кенә алмадылар, нинди мәгълүмат сорыйсың, барысын табып биреп, булышырга әзер торалар иде. Тора-бара безне инде барлык архивларда та­ный-белә башладылар, бу исә мәгъ­лүмат алуны тагын да җи­ңеләйтте. Хәзер вәзгыять күпкә катлаулы. Ул чордагы кешеләр дә алышынды, кү­бесендә яшьләр һәм, сез әйт­кән­чә, һәркайсы акча белән дә бәйле. Шулай да китап язуны, минемчә, китапның концепциясен эшләү­дән, гади генә әйткәндә, бөтенесен нечкәләп планлаштырудан башларга ки­рәк. Нәрсә турында, ничек яза­сыңны күзал­ламый торып, бу эшкә тотынып булмый.


– Эзләнүләр чорында шаккатарлык табышлар булдымы?


– Шушы тарих белән кызыксына башлагач, нәсел шәҗәрәсен дә өйрәнә башлаган идем. Җиде буынга җиттем дә, эш тукталды. Һич­бер мәгълүмат табып булмый. Киров архивында утырганда тарихчы, олы галим Михаил Худяковның ре­волюциягә кадәр­ге Вятка губернасында яшәүче марилар, удмуртлар, татарлар турында язган аерым мәкаләләрен укыйм. Шулар арасында Түнтәр­дән – ике,  Арбордан бер нәсел­нең ул төзегән шәҗәрәлә­ренә юлыктым. Әйе-әйе, Арбордан без­нең нәселнең шәҗәрәсен тө­зегән булып чыкты ул! Нәселе­бездә Үтә­гән Ураз­мәтов исемле бик тиктормас, елдам кеше булган. Аның җирләре дә, тегермәне дә булган, чоры өчен бик белемле булып, губернаторлар белән язышкан. Арбор волостен оештырган, аның беренче җитәкчесе булган. Улы Гобәй­дулла, оныгы Габделхалик та күп еллар аның эшен дәвам иткән. Ху­дяковның әтисе – сәүдә­гәр, безнең якларда еш булган, волость җи­тәкчеләре белән даими аралашкан, димәк, безне­ке­ләр белән кызыксынуы шуннан килеп чыккан. Шунысы кызык һәм гаҗәп: Худяков шәҗә­рәне икенче яктан, нәкъ мин килеп төртелгән урынга ка­дәр төзе­гән. Миңа икесен бер­ләш­терәсе генә калды һәм бүген мин ундүрт буынга кадәр нәсе­лебезне беләм.

 
– Без гомергә Арбор дип йөрткән авылыгыз тарихына ба­гышланган китапны ни өчен­дер Урбар дип үзгәрт­те­гез.


– Арбор ул – мари сүзе, авыл­ның рәсми исеме. Янәшәбездә генә Мари Арборы дигән авыл да бар. Россиядә волостьлар оештырылган чорда волостьның  үзәге итеп әнә шул мари авылы билгеләнергә тиеш булган. Инде телгә алынган Үтәгән Уразмәтов авылның исемен Арбор дип тер­кәтүгә ирешә һәм волость үзәге безнең авылда тәгаенләнә. Үзе волость идарәсе җитәкчесе булып китә. Арбор волосте Казан арты төбәгендә иң берен­че­ләрдән булып оешкан, иң зурысы була. Халык телендә исә авылның исеме татарчалаштырылып, Урбар булып китә. Мин китапның исеме итеп әнә шул атаманы сайладым.


– Һәм бу китабыгыз халыкта шулкадәр зур резонанс тудырды...


– Әйе, шуннан соң безнең авылның да тарихын языгыз әле дип кемнәр генә, кайлардан гына килмәделәр! Нәрсә сорасагыз да, бирәбез, диләр. Тик мин инде ул яшьтә түгел шул, кызганычка. Яшер­мим, миндә мәгълүмат та, язарга кызыклы язмышлар да бик күп, әмма үзеңне алдап булмый, яшь бара, көч кими... Инде бер генә ел булса да, үземнең  иҗатым өчен, ке­шечә ял итеп, тынычлап яшисе дә килә. Тик шундый кешеләр була: аларга каршы килеп булмый. Ка­риледән Гөл­сем һәм Мулланур Миң­­небаевлар үте­­нечен аяк астына сала алмадым. Кариле авылы турындагы искиткеч бай мәгълүматлы китап әнә шулай дөньяга килде. Аннан инде районыбыз мәчетләре, имам­нары тарихын языйк инде, диде­ләр. Бу шулай ук бик мавыктыргыч тарихлы, каршылыклы, кызыклы бер дөнья. Рус булмаган ха­лыкларның үз укыту системасын булдырганнар, бу – тарихта тиңе булмаган, аерым өйрәнүне таләп итә торган мәсьәлә. Ничектер авыллар тарихы турында китап язучыларның күп­челеге мә­чет-мәдрәсәләр темасын чит­ләтеп үтә. Ә бит рево­лю­циягә ка­дәр авыллар мәчет-мә­хәллә системасы белән яшәгән. Аның ник эш­ләмиләр дип тир­гәргә җи­тәкчесе дә, ярдәм сорап барырга колхоз председателе дә, эшне оештыручы башка кешесе дә булмаган. Бөтенесен мәхәллә җые­лышында хәл иткәннәр. Бү­ген әлеге китапны язуны тә­мам­ладым дисәм дә була.


– Ник элегрәк тотынмадым икән димисезме?


– Юк, ул чакта андый эшләр белән шөгыльләнеп булмый иде. Мин бит башта бөтен башкарма комитетка бер урынбасар идем. Күперләр төзелеше белән дә, газ китерү белән дә шөгыльләнергә туры килде, хәтта 1982 елгы корылык елны Казахстанга барып, ярты ел район өчен салам әзер­ләтеп, кайтартуны да оештырырга туры килде – ул елларда искиткеч күп эшләнде! Кызганыч, аларны язарга вакыт юк һәм җитмәс тә дип куркам инде. Әмма мондый ис­тәлекләрне-хатирә­ләрне дә язарга кирәк. Шулай ук кеше­ләр турындагы язмаларны, фи­кер­ләрне туплап китап итеп бас­тырырга кирәк. Шөкер, бу яктан төрле матбугат чараларында басылган язмаларымны, публицис­тик уйлануларымны вакытында ике том итеп бастыра алдым. Ташка басылган югалмый дигән гый­барә бар бит. Нинди генә заман килсә дә, нинди генә китап­ларны юк итсәләр, тыйсалар да, алар тәмам югала алмый – кайдадыр сакланып кала. Димәк, тарих та әнә шулай саклана. Әй­тик, минем китапларым Америкада, Гер­ма­ниядә, Кытайда, Япо­ниядә, Фран­циядә бар, Төр­киядә, Ерак Көн­чыгышта, Пермь һәм тагын әллә кайларда бик күп. Китап мәңгелек, китап язу ул – ки­ләчәккә эшләү дигән сүз.


– Бүген күп кеше китап яза, китап чыгара – моңа ничек карыйсыз?


– Мин үзем сыйфатлы китап яклы. Әмма үткәнебезгә, тарихыбызга кагылышлы һәрбер китап, китапчык, миңа калса, зур мәгъ­нәгә ия.


– Бүген яшьләр китап укымый, диләр. Алар тарихи, документаль әй­берләр белән дә кызыксынмый кебек.


– Миңа калса, бердән, бө­те­несен бер калыпка салып булмый. Икенчедән, моннан фа­җига ясарга да ярамый. Бүген җәм­гыятьтә яңа тормыш рәвешенә көйләнү бара. Вакыт үтәр, без дә үз каль­бебезгә кайтырбыз. Бүген исә тормышыбызны әхлаксыз­лык басып алды һәм, кызганычка, бү­ген ул яклана, хуплана да... Әм­ма әх­лак­сыз җәм­гыятьнең килә­чәге юк. Әлегә район авыллары тарихлары турындагы китаплар мәк­тәп­ләрдә, дәресләрдә кулланыла дип мактана алмыйбыз. Бер мәк­тәп директорыннан сорагач: “Куш­салар, кулланырбыз”, – диде. Юкса, бакча баласында да, мәктәп укучысында да туган як авыл­ла­рының үткәне белән кызыксыну уятуның мең дә бер юлын табып була. Ә бездә әле ничек: бала чит илдәге шәһәрләрне белә, ә райо­нының авылларын исемләп тә белми, авыл өлкән­нә­ренең исем­нәрен белмәгән кебек. Зур оттырыш бу. Менә шуннан соң бу бала ничек авылны яратсын инде?! Тарихка кагылышлы китаплар язуны көчәйтергә кирәк. Бүген мөм­кин­лекләр бик күп, әле урыннардагы кайбер җи­тәкчеләр аның кирәк­леген, мө­һим­леген  аңлап та бетерми. Алар­ның финанс яр­дә­мен­нән баш­ка авыррак буласы. Әмма тәвәккәлләп тотынган ке­шегә бу да киртә була алмый.


– Тарихи романнарда  фактлар бозып күрсәтелә, иң җи­ңеле тарихи роман язу дигән фикерләр дә ишетелә.


– Билгеле, әдәби әсәр буларак, тарихи повесть-романнарда һәр ва­кыйга бизәп, матур тел бе­лән су­рәтләнә. Бу кешеләрне кызык­сын­дыру, җәлеп итү өчен, уйландыру өчен бик кирәк. Алар­ның ролен, әһәмиятен киме­тергә ярамый.


– 22 китабыгыз дөнья күрә, шуның яртысы диярлек туган як тарихын чагылдырган  ки­тап­лар. Әле язардай мәгълү­ма­ты­гыз күп, барысы да китап булып язылып, басылып бет­мәде дип беләбез. Районда Сез­нең шәх­си архивыгыз булдырылмадымы?


– Минем эш кабинетым сарай кебек. Дөрестән дә, әле файда­лан­­маган мәгълүмат бик күп.  Район ар­хивында аерым фонд бул­дыр­дылар. Акрынлап кулъязмаларым­ны туплап, шунда күче­рә барам. Боларның һәммәсен тәр­тип­­ләп кү­черер өчен дә вакыт кирәк. Алла­һы Тәгаләдән әнә шуларны эшләп бетерерлек гомер бирсәң иде дип сорыйм. Иртүк торам, соң ятам, ашыгырга кирәк икәнен бе­ләм.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев