Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Авылга нәрсә җитми?(сораштыру)

Авылны үстерү өчен аерым илкүләм проект кирәк. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Гордеев Президент Владимир Путинга әнә шундый тәкъдим ясаган. Гордеев фикеренчә, авылда зур җитештерү, табигый һәм мәдәни мөмкинлекләр тупланган. Сала Россиянең территориаль бөтенлеген дә саклый икән. Вице-премьер яңа проект ярдәмендә авылдагы эшсезлек, халык саны кимү һәм торак фондының җитешсезлеге кебек проблемаларның хәл ителәсенә өметләнә. Сезнеңчә, авылга иң элек нәрсә җитми?

Хафиз Миргалимов, Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе:

 
– Татарстанда авылга ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Әмма җитешсезлекләр дә бик күп. Беренче чиратта, авылда эш урыннары кирәк. Элек һәрбер­сендә фермасы, башкасы бар иде. Ә хәзер инвестор кереп модернизация, оптимизация, тагын әллә ниләр белән шөгыльләнә, тик эше генә юк. Хезмәт хакы түбән, кече һәм урта бизнеска мөмкинлекләр бирергә кирәк. Алар бит үзләре дә тырыша, кешене дә эшле итә. Юллар проблемасы һаман хәл ителеп бетмәгән. Күптән түгел Яшел Үзән районында булдым, дүрт авыл юлсызлыктан интегә. Автобуслар йөрми, ә таксига бар кешенең дә акчасы җитми бит. Эчүчелек кенә түгел, салага наркоманиясе дә үтеп керде. Мәга­риф, медицина буенча ярдәм кирәк. Ашыгыч ярдәм кирәк булган авыр хәлдәге кешене фәлән чакрым узып, башка җиргә алып барырга туры килә. Авыл җир­лекләренә бик күп вәкаләт бир­деләр, ә акчалары юк. Аның каравы штраф салып торалар.

 
Раил Садриев, Буа дәүләт театры җитәкчесе:


– Иң зур проблема – эш булмау. Калган бөтен нәрсә дә бар. Юллар да әйбәт, газы-суы кергән. Үз авылым – Буа районының Адав-Толымбай мисалында әйтәм. Ә менә эш юк. Инвес­торлар – эш бирүчеләр тү­гел, талаучылар гына. Авылны егер­ме еллап күзәтәм, сүнә бара барыбер. Ә нинди авыл иде! Адәм баласына бит яшәргә кирәк. Казанда 40 мең  сум хезмәт хакы алып, шуның яртысын фатирга кергән өчен түлиме ул, әллә 30 мең алып фатирга 5-6 мең сум түләп, Буада яшиме? Бүген мин зур шә­һәргә караганда кечерәгендә яшәү­не кулайрак кү­рәм. Чит ил мисалында аңлатсак, Нью-Йорк, Вашингтон офис-шә­һәр­ләр санала. Халык анда көне буе эшли дә шә­һәр читенә, саф һавалы, завод-фаб­рикалар булмаган җиргә кайтып китә. Безнең авыллар да – бүген шун­дый җирләр. Ләкин безнең акыл нишләптер арт якта, башта түгел. Шуңа авылның беткәнен хәзер генә шәйләделәр дә ниндидер проектлар уйлап табарга тырышалар. Бу бер 20 ел элек кирәк иде. Безнең авылда 400 йорт бар, меңгә якын кеше яши. Буа районында иң матур, иң төзек авыл. Футбол мәйданы, мәктәбе, кафесына кадәр бар. Ләкин барлык халыкка җи­тәрлек эш юк. Инвестор акча түләми. Эш булмагач, авылда гына түгел, Россиясендә кеше калмаячак. Авылда яшәгән кешегә өстәп акча түлисе иде. Чөнки шәһәрдә бөтен кеше яши ала, авылда яшәп кара син!

Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты:


– Авылга беренче чиратта эш җитми, эш булмагач, яшь гаиләләр авылдан китү ягын карый. Башлыча өлкән кешеләр генә калган авылда беренче чиратта мәктәп бетә. Мәктәп белән юлы да, башкасы да юкка чыга. Мин бит Яшел Үзән районының Бәчек авылында мәктәп саклансын дип юкка гына проблема күтәрмәдем. Мәктәбе юк икән, авылның көне санаулы. Шуңа күрә хөкүмәт авылны яшәтү өчен махсус проект эшләргә җыена икән, иң элек авылда яшьләр калырлык шартлар тудырсын, аларны эшле итсен. Аннан социаль учреждениеләр – балалар бакчасы, мәктәбе, медицина пункты булдырылсын.

Ризат Рамазанов, җырчы:


– Үземнең авылыма кайткач та, иң еш күзәтелгән бер нәрсә – яшьләрнең пассивлыгы, инициативасы булмау. Капка төбендә утыручылар юк хәзер, яшь буын клуб­ларга йөрми. Клублар да бар югыйсә, әмма буш тора. Яшьләр күбрәк социаль челтәрләрдә бер-берсе белән аралаша. “Бергә җыелышкач нишлисез соң?” – дип сораганым да бар. “Машинаның артын ачып куябыз да шунда утырып кальян тартабыз, сөйләшәбез”, – диләр. Заманасы үзгәрдеме, белмим. Күмәклек җитми.

Рушан Сайранов, “Аграр яшьләр оешмасы” иҗтимагый оешмасының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе:


– Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен булдырганнарга, яшь белгечләргә ярдәм җитми. Авылда җитештергән продукцияне тормышка ашыру белән дә мәшәкать­ләр бар. Мәсәлән, мал суйгач та, сиңа ит кирәкмиме, дип сорап йөрисең. Алып барып урнаштырыр өчен урын юк. Сәнәгать мәй­даннары җитми. Бу проблема хәл ителсә, фермер яки бер хуҗалык товар җитештерер дә аны мәшә­катьләнмичә урнаштырыр иде.

Нияз Абдрахманов, Буа районы, Кайбыч авылы җирле үзидарә рәисе:


– Авыл халкы өчен иң беренче проблема – юлсызлык. Елның күп­челек вакытында аяктан галош, резин итек төшми, шулардан һаман котылып булмый әле. Яз-көз биг­рәк тә пычрак, машина белән дә үтәрлек түгел. Транспортны урам башында калдырып йөриләр, чөн­ки өйгә керә алмыйлар. “Ашыгыч ярдәм” килсә дә, ярты юлда туктала. Икенчедән, яшь гаиләләргә йорт салырга ярдәм итәргә кирәк. Андый программалар булса да, аз, җитәрлек түгел. 

Фото: https://pixabay.com | image43

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев