Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Авылның киләчәге эшкә бәйле

Берничә көннән башкалабызда җирле үзидарә органнары – муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең унөченче җыены уздырылачак. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлек­ләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашып, ел дәвамындагы эшчәнлек­ләренә нәтиҗә ясавын, алда нинди эшләр көтүен сораштырдык. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.

– Әгъзам абый, әңгәмә­без­не уңайсызрак сораудан башлыйм әле. 7 декабрь көнне Татарстан муниципаль хезмәт­кәрләренең бадминтон буенча спартакиадасында Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайфуллин вафат булган. Хәзер социаль челтәрләрдә “диван философлары” әлеге бәхетсез­лек очрагын купайтып, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үз эш­ләре белән шөгыльләнәсе урында, спорт уеннары белән мавыга, дип язып чыкты. Янә­се аларны бу гамәлдә катнашырга мәҗбүр итәләр. Югый­сә кәефе, хәле булмаган бе­рәүне дә спорт ярышларында көчләп катнаштырып булмый. Бу ярышларны оештыруның төп максаты – сәламәтлекне кайгыртудыр бит инде?


– Чыннан да, шундый хәл булды. Бик уңган, булган җитәкче иде Илгиз. Әлеге авыл башлыгы булып күркәм генә эшләп килде. Нишлисең, байтак кеше мондый хәлдә калырга мөмкин. Медицина хезмәткәрләре әлеге очракка тромб нәтиҗәсе дигән диагноз куйды. Физкультура, спорт белән шөгыльләнгәндә генә түгел, утырып, хәтта ятып торганда да алып китәргә ихтимал бу чир. Инде спорт белән шөгыльләнергә мәҗ­бүр итәләр дигән имеш-ми­мешләр бернинди кысага да сый­мый. Бадминтон – киң таралган уен ул. Аны уйнау җиңел. Бил­геле, осталык, физик әзерлек тә кирәк. Бездә спорт белән шө­гыльләнүче җитәкчеләр аз түгел. Хәзерге вакытта республикабызда бик күп спорт заллары бар. Анда барып шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур. Әйтик, Илгиз өчен бу уен ят түгел, аның мо­ңарчы да бадминтон ярышларында катнашканы бар иде. Күрәсең, гомере беткән булган. Бу имеш-мимешләрне мин яла ягу дип кабул итәм. Гомумән алганда, һәр кеше исәнлеген үзе кайгыртырга, әйтик, илледән соң сәламәтлеген даими, ел саен тикшертеп торырга тиеш. Хәзер тикшеренер өчен бөтен мөмкинлек бар. Әмма һаман кемдер исән­легебезне кайгыртырга тиеш дип уйлыйбыз. Чит илләрдә бу мәсьәлә бөтенләй башкача хәл ителә. Һәркем сәламәтлеген үзе кайгырта. Без дә әкренләп моны аңлый башладык. Сүз дә юк: бу очрак – мәрхүмнең гаиләсе, якыннары, безнең өчен зур югалту, фаҗига! Илгизнең ахыр барыр урыны оҗмахта булсын!


– Соңгы елларда халыкның җәмгыять тормышы белән кызыксынуын арттыру, әйлә­нә-тирә мохитнең чисталыгын, уңайлыгын кайгырту максатында, үзара салым программасы уңышлы кулланыла башлады. Республикабызның кайбер төбәкләрендә 200-300 сумнан җыелышсалар, меңәр сумнан, хәтта артыграк та җые­лучылар бар икән. Икен­чедән, ничек уйлыйсыз: йөз-ике йөз сумнан гына җые­лучылар уртак эшкә салынган бер сумның дүрт сум булып кайтачагын аңламыймы, яисә шактый кысмырмы, әллә инде үзидарә җитәкчеләре файдасын аңлатып бетерә алмыймы, йә булмаса җитәкчеләр, өстән килгән акчаны башка максатларда тотып, халыкның ышанычын югалтканмы?


– Россиядә дә бу программа гамәлдә. Шул ук вакытта үзара салым программасы бездә бик яхшы эшләп килә. Әгәр бөтен Россияне алып карасак, үзара салымның 70-80 проценты без­нең республикада җыела. Әле бу атнада гына РФ Федерация Советында булып, сенаторлар белән шушы өлкәдәге тәҗрибәбезне уртаклашкан идек. Анда үзара салымның сыйфатын яхшырту өчен, законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге дә күтәрелде. Мәгълүм ки, һәр үзидарәнең нигезе – бюджет. Шул ук вакытта республикабызда җирле үзида­рәләргә бик зур ярдәм күрсәтелә. Бүген муниципаль бе­рәмлек­ләргә унтугыздан алып кырык дүрткә кадәр вәкаләт би­релгән. Тик аларның бөтенесе хәзерге таләпләргә җавап бирерлек итеп финансланмый. Шу­ңа күрә әлеге үзидарә салымы – хәл ителмәгән кайбер ихтыяҗ­ларны канәгать­ләндерү чыганагы ул. Монда мәҗбүр итү дигән нәрсә була алмый. Халык җые­лышларда кул күтәреп яисә референдумда катнашып ничәшәр сумнан җые­лышачагын, аны нинди максатларда тотачагын үзе хәл итә. Бишәр йөз, меңәр сум, хәтта ике меңешәр җыйган авыллар да бар. Әйтик, менә Әгерҗе райо­нының Татар Чил­чәсе, Лениногорск районының Медведка авылларында икешәр мең сум акча җыярга булганнар. Гадәттә бу акчаларга авыл эчен­дәге юллар төзекләндерелә, зиратлар әйләндереп алына, урамнарда балаларга уен мәйдан­чыклары ясала, хәтта моны Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм катнашкан авылдашлары истәле­генә һәйкәл коруга тоткан салалар да бар. Халык моны күреп тора. Сүз дә юк: әүвәлге елларда бу эшне оештыру өчен халыкка бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килде. “Без салым да түлибез, нигә җыясыз?” – дип сораучылар да булды. Бер караганда, алар хак­лы. Әмма акчаны җиткереп булмый бит. Бер сумның дүрт сум булып кайтуын, бу акчаларга халык күңеленә хуш килә торган эшләр эшләнүен күргәч, ничек хупламасыннар! Хәзер бу гамәл бер күркәм гадәткә әйләнде, ди­сәм дә арттыру булмас.


– Сер түгел, бөтен җирдә үз һөнәренең осталары эшләргә тиеш. Юрист яки икътисадчы дипломына ия булган җирле үзидарә җитәкчеләренә эш­ләү ансатрак, диләр. Бу җә­һәт­тә республикабызда хәл­ләр ничегрәк?


– Мәсьәләне болай кую белән килешеп бетә алмыйм. Оештыру сәләтенә ия булган төрле һөнәр иясе җирле үзидарә җитәкчесе вазифасына алынырга мөмкин. Тәҗрибәсе, эшкә омтылышы зур, уртак тел таба белү сәләте бар икән, нигә алынмаска?! Сүз дә юк, җитәкче кеше икътисад, юстиция өлкәсендә дә хәбәрдар булырга тиеш. Шул ук вакытта белемне күтәрү курслары да эшләп тора. Әйтик, бүген КФУ нигезендә шундый бик күп курслар эшләп килә. Вузларда читтән торып укучылар да бар. Соңгы ун елны алсак, сер түгел, үзидарә җитәкче­ләренең күбесе югары белемле түгел иде. Хәзер инде җитәкче­ләрнең 80 проценты югары белемгә ия. Алар арасында юрист, икътисадчы белеме алганнар да шактый күп. Аннан килеп, юрист ярдәме кирәк икән, район хакимиятләренең һәрбер­сендә юридик бүлекләр бар. Җирле үзидарәләр аларга һәрва­кыт таяна ала. ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә, даими рәвештә районнарга эш сә­фәренә барып, җирле үзида­рә­ләргә, гади халыкка түләүсез яр­дәм күрсәтеп тора. Үзебезнең советта да тирән белемле бел­геч­ләрдән торган юридик ида­рәсе бар. Андагы белгечләр дә авыл җирлекләренә булышып тора.


Безнең төп эшебез, төп юнә­лешебез – халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, уңай шартлар булдыру. Республикабызда 38 республика программасы гамәлдә, федераль программалар эшләп тора. Болар – фельд­шер-акушерлык пунктлары төзү һәм төзекләндерү, яхшы юллар булдыру, җирле үзидарә биналары салу... Менә шушы программаларны тормышка ашыру өчен дәүләт тарафыннан ил буенча 47-50 миллиард сум акча тотыла. Болар барысы да халык өчен эшләнә. Халыкның активлыгын арттыру – икенче зур мәсьәлә. Әйтик, авыл хуҗалыгында шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары булдыру өчен дәүләттән шактый зур күләмдә субсидияләр бирелә. Сер түгел, Татарстанда тормыш дәрәҗәсе башка республика-өлкәләр бе­лән чагыштырганда югарырак. Хөкүмәтнең булышуы һәм башлангычларыбызда халыкның актив катнашуы аркасында, шактый күп эшләр эшләнә.


– Авыл җирендә уңай үзгә­решләр күп. Шул ук вакытта кайбер авылларда үз эшен ачарга теләүчеләр ике-өч гаи­ләдән артмый. Бу хәл үзидарә җитәкчеләренең пассивлыгыннан киләме, әллә инде ул авыллардан үз эшен ачарга сәләтле кешеләр китеп бет­кәнме? Бәлкем, салымнар нык арткандыр?


– Бүген иң зур пробле­ма­ларның берсе – авылны, авыл халкын саклап калу. Сер түгел, сала җирендә халык кими. Россия буенча моның темпы бик зур. Әле бездә, күп кенә социаль объектлар төзү аркасында, бу процесс тоткарлана. Элек тә авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү иң зур бурычларның берсеннән санала иде. Утыз ел элек авыл өендә газ, җылы су, бәдрәф булдыру, урамнарга асфальт җәю зур хыял иде. Бүген Татарстанда авыл белән шәһәр арасында аерма юк диярлек. Күп кенә төбәкләр өчен бу – әле дә зур хыял. Хәзер безнең өчен авыл җирендәге төп кыенлык – халыкны эш белән тәэмин итү. Президентыбыз Рөстәм Миңне­ханов бу зарурлыкны кабыргасы белән куя. Муниципаль берәм­лекләр башлыкларына: “Хәзер сезнең эш сыйфатын билге­ләү­нең төп күрсәткече – күпме эш урыны булдырылу”, – дип тәк­рарлап тора ул. Чыннан да, соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗа­лыкларны, фермер хуҗа­лык­ла­рын булдыру максатында, республикабызда күп нәрсә эшләнә. Шул ук вакытта үз эшен ачарга атлыгып торучылар бик күп дип әйтеп булмый. Моның сәбәпләре күп төрле. Документларны рәс­миләштерү катлаулы, бюрократия очраклары шактый күп. Кредит алу өчен бик күп документ тутырасы бар. Җирле үзидарә башлыклары, үз эшен башларга нияте булганнарны җитәкләп диярлек йөртеп, һәр­төрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Авылларның киләчәге беренче чиратта эш урыннары булдыруга бәйле.


– 2020 елда илебездә кабат җан исәбе алыначак. Җирле үзидарәләр дә бу кампаниядән читтә кала алмыйдыр? Хәтере­гездәдер: 2010 елны булган халык саны алу кампаниясендә татарны утыз-кырыкка бүлү ихтималы бар иде.


– Халкыбызның үзаңы үсә бара. Шуңа күрә андый куркыныч юктыр дип уйлыйм. Әнә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Чаллыда уздырылган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенында бу уңайдан, татарлар – Россиядә сан ягыннан икенче халык, киләчәктә дә шулай булып калыр, дигән ышаныч белдерде. Билгеле, халкыбыз уяу, сак булырга, татарны бүлгәләргә тыры­шу­чыларның коткысына би­рел­мәскә, җае чыккан саен халыкка аңлатырга тиеш. Илебез­нең тот­рыклылыгы өчен дә мөһим бу.


– Узып барган елда муниципаль берәмлекләрнең иң зур югалтуы һәм иң зур табышы нидән гыйбарәт булды дип уйлыйсыз?


– Үткән ел үткәрелгән XII җыенда куелган бурычларның күбесе тормышка ашырылды. Үтәлеп бетмәгәннәрнең шактые тормышка ашырылып килә. Болар, нигездә, халкыбызның көн­күрешен яхшыртуга юнәлде­релгән мәсьәләләр. Югалтуларга килгәндә, авыл хуҗалыгында иң зур кыенлыкларның берсе – халыктан сөт сатып алу бәяләренең кимүе. Авыл хуҗалыгы минис­тры Марат Әхмәтовның сүзлә­ренә караганда, әлеге зыянны акчага әйләндергәндә, ике миллиард ярым сум акча югалтканбыз. Дөрес, хәзер хәл әкренләп яхшыра башлады.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев