Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Баланы кем карый?

Күптән түгел редакциягә бер хат килеп төште. “Ике баламны да үзем үс­тер­дем. Әниемнең миңа булышырга бер дә вакыты булмады. Бакчага да йөрттем, хастаханәгә дә алып бардым. Ә менә кызым, оныкларыңны караш, дип теңкәмә тия. Узган ел икенче баласын алып кайтты. Оныкка 5 ай тулганчы, көн саен үзем барып юындырып йөрдем. Эштән соң арыйм. Кызым ишетергә дә теләми. Әгәр син булышмасаң, бала караучы яллыйм, ди. Бар кешегә дә балаларын әниләре караша микән?

Гөлфия. Түбән Кама

 

Бу сорауга җавапны психолог Эльвира Сафина белән бергә эз­ләдек.

 
– Гөлфия ханымның зур проблемасы – вакытында кызына дө­рес тәрбия бирә алмаган. Ник дигәндә, һәр кеше гаилә корганда мөстәкыйль булырга тиеш. Бала алып кайтканчы ук аны ничек тәрбияләрмен, кем булышыр ди­гән сорауларга да җавап эзләргә кирәк иде, – диде ул. – Сез балаларыгызны үстергәнсез, инде хәзер ял итсәгез дә була. Кызыгыз үзен артык ярата төсле булып тоелды миңа. Сезне хөрмәт итәргә, хәле­гезне аңларга тиеш ул. Әмма сез оныклар үстермәгез дигән сүз түгел бу. Вакытыгыз булганда, ярдәм итсәгез була.


Бала тәрбияләү мәсьәләсенә артист халкының да үз карашы. Ник дигәндә, ярты гомерләре юлда үтә. Шуңа күрә аларның да фикерләрен белештек. 

Зөлфия Шакирова:


– Әле менә оныклар яныннан кайтып киләм. Иртән кибеткә дип чыгып киткән идем. Улларыма кереп чыгарга уйладым. Инде төн уртасы җитте, кайтып китеп булмый. Ике оныгым бар. Самирага – 6 яшь, кечкенә малаебызга 7 ай тулды. Хәзер яшьләр бала табарга да куркып тормый. Без улларыбызны ун ел аерма белән алып кайткан идек. Бала үстергән чаклар истән чыкмый. Күңелемнән әниемә һәм туганнарыма рәхмәтемне укыйм. Алар миңа ирек бирде. “Җырла гына”, – дип тордылар. Иҗаттан аермадылар. Хәтта декретта да утырмадым. Ә менә оныклар бигрәк татлы була икән. Аларны үзем юындырам. Киленем белән бик дус без. Гастрольләрдән арып кайтсам да, оныклар янына йөгерәм. Самира: “Нәнәй, син китмисеңме?” – дип кенә тора. Озак йөреп кайтсак, сагынышабыз. Шуннан соң бәйрәм башлана. Балалар җомга безгә киләләр дә, бер-беребезне озатышып, атна узып китә.

Иркә:


– Балаларымны үстерешергә үз әтием белән әнием булыша. Каенанам әле үзе дә эшләп йөри. Әмма ул да вакыт булганда оныклар сөя. Олы кызым Айсылу мәктәпкә кер­гәнче авылда торды. Үзебез авыл баласы  булганга, мин кызларым­ның да анда үсүен теләдем. Якын арага киткәндә йә әтием, йә әнием килеп тора. Олы кызыма да ышаныч зур. Алла боерса, 16 яшен тутыра инде. Ул Казанда өйдә төп эшләрне башкара. Бөтенесен булдыра. Җыеш­тыра да, керләр дә юа, ашарга да пешерә. Сеңелләрен дә бик әй­бәтләп карый. Еракка киткәндә, Әминә белән Сөембикәне авылга кайтарып калдырабыз. Ни генә димәсеннәр, мин бала караучыга ышанмыйм. Өйгә дә чит кеше кертәсе килми. Әнидән дә яхшы тәрбияче юк. Эшкә дә өйрәтәләр. Кызларым мин өйрәнә алмаган катлаулы догаларны яттан белә. Болар – барысы да әнинең тырышлыгы. Казанда гына үскән булсалар, тиешле тәрбия алмаслар иде. Ни дисәң дә, әби-бабай тәрбиясе бик кирәк ул. Үземә дә әниемнең әнисендә еш булырга туры килде. Өч абыем булгач, әни каядыр киткәндә мине әбидә калдыра иде. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәнче, кечкенәләрне авылда тотарга исәплим. Ирем дә каршы түгел. Без вакыт булуга, алар янына кайтабыз.

Ландыш Нигъмәтҗанова:


– Әнием Римма Ибраһимова оныкларын өзелеп ярата. Өч эштә эшләвенә карамастан, атнага 3-4 тапкыр безгә килеп, оныкларын яратып китә. Күбесенчә үз әти-әнием булыша. Моны мәҗбүри эшләмибез. Кемнең вакыт бар – шул ярдәм итә. Әтием лаеклы ялда булгач, без юкта балаларны ул йөртә. Элегрәк бала караучыбыз да бар иде. Шәһәрдә туып үскәч, үзебезгә әби-бабай тәрбиясе эләкмәде. Әмма күңел һәрвакыт авылга тартыла иде. Каникулларны сагынып көтеп ала идем. Сыерын да саварга өйрәндем. Печән дә чаба беләм. Балаларыма да шуны өйрәтермен әле. Фәрит тә авылны бик ярата. Шуңа без Балтач районыннан йорт сатып алдык. Ялларда шунда ашыгабыз. Балаларны үз мисалыбызда тәрбиялибез. Нәрсә ярамый, нәрсә тиешен аңлатабыз. Иркәләп утырмыйбыз. Кирәк чакта кырыс та була беләбез. Безнең балалар авылча үсә. Гомәр иртән ашамыйча бакчага китми. Аңа ботка пешерәм. Бәрәңге, ит ярата. Хәзер инде ераккарак чыгып китәргә дә курыкмыйбыз. Әмма балаларны үзебез тәрбияләргә тырышабыз.

Фото: https://pixabay.com | vborodinova

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев