Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Белмичә кылынган гөнаһлар кичереләме?

    Без, авыл балалары, әбиләрдән, әстәгъфирулла тәүбә, дигәнне еш ишетеп үстек. Ярамаган сүз әйткән яки гамәл кылган кешене “төзәл, тәүбәгә кил”, дип чакыралар иде. Хәзер ул сүз яңгырамый да диярлек. Юкса адәм баласы кайсы гына заманда да хатадан, кимчелекләрдән хали түгел. Бу уңайдан Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.

     Нурулла хәзрәтнәрсә ул тәүбә итүкылган эшкә үкенүмеАллаһы Тәгаләдән ярлыкау сораумы яки гафу үтенүме?

    – Элек тәүбә турында күбрәк ишетә идек, дисез, моның сәбәбе бик гади: бүген нәрсә генә әйтсәләр дә, Аллага чын күңелдән ышанучылар күп түгел. Мәчетләр төзелә, намаз укучылар саны арта, ләкин бу гамәлләрне кылмаучылар тагын да күбрәк. Аллага ышанам дию генә җитми, аның барлыгына шайтан да ышана, ләкин ул имансыз, тәүбәгә килми, намаз укымый. Бүген кешеләрнең иманы шулай ук зәгыйфь, Алла барлыгын таныйлар, әмма бу аларга бернәрсә дә бирми. Тәүбә – кылган гөнаһлы эшләргә үкенү һәм Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау. Иң әүвәл ярамаган эш эшләвеңне аңлау, Аллаһтан оялу кирәк. Шуны аңламасаң, тәүбә итү бик авыр.

     Ул мөселманнарга фарызмысөннәтме?

    – Тәүбә мөселманга – фарыз. Адәм баласының кайбер ярамаган эшләрен Аллаһы Тәгалә үзе гафу итә. Мәсәлән, тәһарәт алганда, хаҗ кылганда, ике намаз, ике гает, рамазан арасында була ул. Әмма зур гөнаһлар кеше үкенмичә, тәүбәгә килмичә болай гына җуелмый. Кемнеңдер малына кул сузылган икән, Аллаһыдан кичерү сорау гына җитми. Ул кешедән дә гафу сорау һәм зыянны каплау кирәк. Бурыч алсаң, аны вакытында кайтару, нахакка рәнҗетсәң, гафу сорау мөһим.

     Ак тәүбәкара тәүбәдиләрТәүбә төсләргә бүленәме?

    – Ак тәүбә ихласлыкны аңлата. Ул чагында адәм баласы тыелган гамәлләрне башка тормышына кертми, чөнки аның ачысын таныган. Әлеге хәлне искә төшергәндә тетрәнеп, күзләреннән яшь килгән очракта, икенче тапкыр ул аңа бармаячак. Аллаһы Тәгалә кеше күңелендә нәрсә барлыгын белә. Кеше алдында яхшы атлы булып күренер өчен үкенгән кебек кылануның файдасы юк.

     Кеше кайчан күбрәк тәүбәгә килә дип уйлыйсыз?

    – Монда тормыш шартларының – байлык яки фәкыйрьлекнең әһәмияте юк. Тәүбәгә килүнең чын сәбәбе Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешенең күңелен ачу булырга мөмкин. Авыр хәлдә булганнарның да һәркайсы тәүбәгә килми. Тәүбә турында уйлап та карамаган хасталарны да күргән бар. Ул фәкать күңел халәтенә бәйле. Әйтик, кеше җинаять кылып төрмәгә утыра һәм аның өчен бик борчыла. Ул күп очракта җинаяте өчен түгел, шундый зур җәза күргәненә үкенә. Үкенү хисе, беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә каршында кылган гөнаһыңа булырга тиеш. Әйе, тәүбәгә килергә этәрә торган сәбәпләр бар. Кылганнарның җәзасын татый башлагач, нишләп болай килеп чыкты, бу җәбер-золымнар миңа каян килә, дип уйландыра башлый.

     Бер дин әһеле“Бүтән диндәгеләр чиркәүгә кереп җиткәнче ялварыптәүбә сорый башлыйтатарлар тәкәббералар кеше күрмәгәндә яки эчтән генә тәүбә итәанысы да сирәк була” дигән идеКилешәсезме?

    – Ул сүзләрдә, чынлап та, хаклык бар. Христианнар, чиркәүгә килгәч, елый-елый үкенәләр, ә татар халкы алай түгел. Коръәни Кәримдә: “Белмичә кылынган гөнаһлар ярлыканыр”, – диелгән. Татар кешесе гөнаһны күп очракта белеп кыла. Без ярамаганнар, тыелганнар, хәләл, хәрамнар хакында ата-бабадан ишетеп үстек. Тик аны үтәмибез, шуңа тәүбәгә килү дә авыррак. Күп кенә милләттәшләр, хәзер гөнаһны кылам, картайгач, үзгәрермен әле, диләр. Олыгайгач, мәчеткә йөрү гөнаһларың юкка чыгуны аңлатмый. Мәчеткә йөргән бабайлар арасында да намаз алдыннан: “Их, элек аракы шәп иде, хатын-кызлар фәлән иде”, – дип гәп корып утыручыларны күреп, гаҗәпкә каласың. Алар тәүбәгә килмәгән, ә үләсе бар дип, куркудан намазга баскан. Уйларында исә – һаман да элекке гадәтләре.

     Тәкъдиргә язылганча яшимтәүбә итмимдип әйтү дөресме?

    – Кайбер кеше, чынлап та, гөнаһны тәкъдир белән акламакчы була. Әйтик, аракы да эчәм, зина да кылам, тәкъдиремә шул язылган, диләр. Моны ахмаклык дип кенә кабул итеп була. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә гөнаһ кылу язмый, бары кешегә гомер билгели. Мәсәлән, 50–60 яшьтә бавыр авыруыннан үләсең, дип яза. Ә бавыр чире исә кешенең гамәленнән килеп чыга. Ашказаны чире язган икән, ул аракы эүдән дә, көн-төн эшләп, үзеңне карамаудан да пәйда була ала. Берәүгә байлык язган, ди. Ул аны эшләп табамы яки урлап, талапмы – аерма шунда. Аллаһы Тәгалә: “Яхшылык эшәсәгез, бу – миннән, начарлык кылуыгыз – үзегездән”, – ди.

     Дин тотучылар арасында да нахакка кеше рәнҗетүчеләргайбәт сөйләпкеше арасын бозучылар барӘлеге бәндәләргә ихласлыктәкъвалык  җитмимеиман ныклыгымы?

    – Монда шайтан саташтыруы да, онытылу да, тәкъвалык җитмәү дә булырга мөмкин. Мөселманнар һәм мөэминнәр бар. Мөэминнәрнең дәрәҗәсе зуррак. Бу кеше Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән бирелгән, иман, йөрәк белән эш итә. Безнең максат: мөэминнәр дәрәҗәсенә җитү. Кешенең ураза тотуы, намаз укуы хатадан хали дигән сүз түгел. Пәйгамбәребез: “Һәрбер адәм баласы да хаталы, алар арасында иң яхшылары – тәүбә итүчеләр”, – ди.

     Кайбер кеше туры юлдан тайпылыпгөнаһлы гамәл кылгачмәчеткә барыпсәдака бирә дә кабат элеккечә яши башлыйБу  тәүбәнең бер юлымы?

    – Кеше, ярамаган гамәл кылгач, сәдака бирә икән, димәк, гөнаһ кылуын аңлый. Сәдака бирү, игелекле эш эшләүнең файдалы ягы бар, чөнки Аллаһы Тәгалә бу кешегә үкенү юлын ачкан. Пәйгамбәребез: “Изгелекләр начарлыкларны бетерә”, – ди. Әмма бәндә гөнаһлы юлга кабат-кабат кире кайта икән, димәк, уйный. Аллаһы Тәгалә белән шаярырга ярамый, ул кешене кисәк тотарга һәм әлеге адәм тәүбә итәргә өлгермичә китеп барырга мөмкин. Тик туры юлга басарга беркайчан соң түгел. Пәйгамбәргә бер кешенең урлашуы хакында җиткергәч: “Ул намаз укыймы?” – дип сораган. Укуын белгәч: “Аңа тимәгез, намазы аны тыелганнардан биздерер”, – дигән. Ягъни кешедә көрәш бара, бер көнне аның изге ягы җиңеп чыгу ихтималы бар.

     Бер хәдистә“Әҗәл җиткәнчетәүбә итеп өлгерегез” диелгәнӘҗәл якынлашканда гына үкенү гөнаһлардан арындырамы?

    – Җаныбыз бугазыбызга җиткәнче тәүбә сорый алабыз. Пәйгамбәребез тәүбә ишекләренең кеше үлгәнче яки кыямәт көне килеп җиткәнче һәркемгә ачык булуын әйткән. Аллаһы Тәгалә кешене гафу итәргә әзер. Кайбер кеше гомер буе изгелек кылып, үләргә бер адым калгач, начарлык эшләсә, тәмугка эләгергә мөмкин. Начарлык кылучыны да бер яхшылыгы җәннәткә алып керә ала. Бу зур мәгънәгә ия: адәм баласы тәүбә итеп өлгермәскә, яткан җирдән, йә булмаса, һәлакәткә очрап, кисәк өзелергә мөмкин…

     Гомумәнтәүбә кайсы очракта кабул була һәм кайчан тәүбә итү хәерлерәк?

    – Тәүбә итүнең вакыты юк. Бер хәдистә: “Аллаһы Тәгалә көндез кылган ярамаган эш өчен кич гафу итәргә әзер”, – диелгән. Көндезме, кичме, кайчан тәүбәгә килсәң дә ярый. Бары тик тәүбәне иртәгәгә калдырмавың хәерле. Бер-ике сәгать эчендә әллә ниләр булып бетәргә мөмкин. Исерек килеш дуңгыз мае ашаганда тыгылып, җан тәслим кылган адәмне беләм. Ул да ниятләр белән яшәгәндер, әмма үлеме үкенечле килеп чыккан. Тәүбә кылырга соңга калмасак иде. Аның иң хәерлесе – бүген, хәзер кылынганы.

     Кайчакта үзең дә сизмәстәнякыннарыңа да күңел кайтаргыч сүзләр әйтеп ташлыйсыңКемнедер үпкәләткәнеңне аңласаңаннан гафу үтенергәмеәллә Аллаһыдан ярлыкау сораргамы?

    – Кеше бүтән берәүне рәнҗеткән, аңа авыр сүз әйткән, сүккән, кул күтәргән, малын тартып алган һәм башка ярамаган эшләр башкарган икән, башта ул кешеләр белән араны рәтләргә, бурычларны кайтарырга, гафу үтенергә кирәк. Кешедән кичерү сорап та, кире борсалар, анысы инде – аларның проблемасы. Син рәнҗеткән кеше үлеп киткән булса, гафу итте ул мине, дип уйлаганчы әлеге әрвахка дога кылалар. Соңга калсаң, гомер буе күңел әрнүе белән яшәргә мөмкинсең.

     Кемнеңдер тәүбәгә килмәячәген аңлапаның өчен моны сорап буламы?

    – Әгәр кеше зур гөнаһ кылган икән, үзе тәүбәгә килергә тиеш. Аның өчен, Йа Раббым, гөнаһларын гафу ит, дип дога кыла аласың, тәүфыйк-һидаят, изге юлга күңеле ачылуын сорыйсың. Кеше үлгән икән, аның дөньялыктагы белеп йә белмичә кылган гөнаһлары өчен гафу сорыйсың. Әрвахларга дога бигрәк тә кирәк.

    Фото: vatantat.ru

    Чыганак: vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: