Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

«БЕР ТӘГӘРМӘЧЛЕ» САЛАВАТ /ФОТО, ВИДЕО/

«Хәзер булам!» КФУның бакчасында очрашырга сүз куешкан егеттән телефоныма шундый хәбәр килеп төште. Ике күземне тутырып, бер тәгәрмәчле велосипедта йөргән егетне көтә башладым. Озак та тормады, килеп чыкты! Менә ул, үзе бер тәгәрмәчле сәпиттә җилдерә, йөзе балкый, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив өләшә! Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган Салават Баһаветдинов унициклсыз урамга чыкмый хәзер.

Салават, кайберәүләр ике тәгәрмәчле велосипедта ничек өйрәнергә белми. Ә син бер тәгәрмәчлесендә, чикләвек ваткан сыман, җиңел генә йөрисең. Ничек шулай килеп чыкты?

– Әлеге хәл 9 сыйныф ахырында булды. Миңа 15-16 яшьләр булгандыр. Март аенда өйгә кайттым да, диванга утырдым. Һәм минем башыма тик торганда гына бер уй килде. «Без көн саен урамда ике тәгәрмәчле велосипедта йөрүчеләрне күрәбез. Ә бит әле бер тәгәрмәчле велосипедлар да бар. Андыйларда кино, мультфильмнарда циркта эшләүчеләр йөри. Әгәр алар егылып төшми икән, мөгаен, һәркем аларда тыныч кына йөри аладыр. Ник кешеләр урамда шуңа утырып йөрми? Гомумән, анда йөрергә авырмы? Тиктомалдан бу сораулар мине бик кызыксындыра башлады. Башта интернетта озак кына шушы транспортның исемен эзли башладым. Аннары гына аның «уницикл» яки «моноцикл» дип аталганын белдем. Хәзер ул цирк атрибуты гына түгел, ә тулы бер спорт төре икән. Чит илләрдә аңа утырып урамнарда да йөриләр. Шосседа йөрер өчен дә, трюклар ясар өчен дә яраклаштырылган уницикллар була. Мин дә өйрәнергә теләдем. Кызыксынып киттем.

Секундлап көткән “тәгәрмәч”

– Бу идея, чыннан да, шулай кисәк кенә килеп чыктымы?

– Башта мин Youtube каналларыннан Мәскәү, Питерда унициклда йөрүче кешеләр барлыгын күреп белдем. Әти-әнием бу транспортны сатып алуга бик каршы иде. Алар акча бирмәде. Бәхеткә, минем промоутерлык белән үзем эшләгән акчаларым бар иде. Мин шушы зур суммага уницикл сатып алдым. Аны бик озак көттем. Гомумән, мин үземне бик зур энтузиаст дип саныйм. Әгәр нәрсәдер көтәм икән, укуым да яхшыра башлый. Шушы транспорт өчен шактый акча туздыруым, аны озак көтүем – болар барысы да күңелемне үсендерде генә. Һәм мин анда йөрергә дә чагыштырмача тиз өйрәндем. Үзлегемнән өйрәндем. Үзем эшләгән акчаларыма алгач, шуңа бик кадерле бу “сәпитем” миңа. Әле тагын һәркем унициклда йөри алачагын дәлиллисем килде.

– Сер булмаса, бу транспортның бәясе кыйбатмы?

– Якынча өч ел элек, доллар курсы күтәрелгәнче, мин аны 10 мең сумга сатып алдым. Хәзер күпмегә алып буласын белмим. Минеке – фирма моделе. Ләкин арзанрак та алып буладыр. Аны уницикллар сатучы махсус интернет-кибет аша чит илдән алдым. Башта ул Мәскәүгә килеп җитте. Аннан дустым почта аша Казанга җибәрде. Аның килеп җитүен секундларны санап көткән идем. Тизрәк йөрергә өйрәнәсем килде. Килеп җиткәч, шулкадәр шатландым. Әле дә аны алганыма бик сөенәм.

– Ничә ел унициклда җилдерәсең инде?

– Якынча 3-4 ел.

– Син көткән вакытта укуым да яхшырды, дисең…

– Гомумән, уницикллы булу белән, минем күзаллавым үзгәрде. Чөнки ул минем өчен аннан монда бара торган тимер кисәге генә түгел. Башкалар аны реаль тормыш өчен яраклы булмаган әйбер һәм шул вакытта травма китерә торган транспорт, дип саный. Тик бу бер дә алай түгел. Анда йөрү авыр дия алмыйм. Мин, мәсәлән, булдырып булмый торган әйберләр юк, акыл белән уйлап эш итсәң, барысы да реаль икәнлегенә төшендем. Иң мөһиме – теләк, булдырып карау, омтылу. Болар барысы да илһамландыра.

– Унициклда йөрергә өйрәнү никадәр авыр булды?

– Нәкъ менә шушында (КФУ бакчасында) мин койма янында унициклда йөрергә өйрәндем. Инструкторым да булмады. Өйрәнгән вакытта үземә бер-ике кагыйдә дә булдырып өлгердем. Тренерым булмау сәбәпле, мин видеороликлар гына карадым. Юлдан туры йөрергә мин 4 көн эчендә өйрәндем. Әлбәттә, көннәр буе йөрмәдем. Баштарак 100әр метр, аннары күбрәк. Бары тик практика кирәк.

– Миңа калса, шушы кыска вакыт эчендә унициклда йөрергә өйрәнү тормышка ашмаслык әйбердер ул…

– Мин дә моны аерым очрак, дип уйлыйм. Бәлки, моңа шулкадәр ашкыну белән тотынуым сәбәпче булгандыр. Ул вакытта мин нәрсәне дә шактый тиз өйрәнә торган яшьтә идем. Бәлки, яхшы координациям табигатьтән бирелгәндер. Ләкин бер җәй эчендә физик яктан сәламәт, 50 яшькә чаклы теләсә нинди кеше унициклда җилдерергә өйрәнә аладыр.

– Ә шулай да нәрсә авыррак: кызу йөрүеме, әллә тигезлек саклаумы?

– Син яхшы тизлектә барганда, тигезлекне саклау кирәкми. Чөнки үзәктән куа торган көч (центробежная сила) бар. Сине уңга да, сулга да алып китми. Иң мөһиме – алга бару. Аның өчен ике кагыйдәне белсәң, шул җитә. Беренчесе – бөтен авырлыгыңны утыргычка тупларга. Икенчесе – шул ук вакытта тезләреңне хәлсезләндереп, алга иелергә. Ләкин боларны эшли алыр өчен озак кына күнекмәләр таләп ителә. Башта баш миең нәрсә кирәклеген аңламый. Аннары гына шушы шартларга ияләшә.

– Бу бакча синең өчен бик якындыр инде хәзер?

– Әйе, чыннан да, шулай. Мин унициклга кадәр биредә скейтбордта йөрергә, анда трюклар ясарга өйрәндем. Шуны әйтә алам: скейтборд күпкә куркынычрак. Чөнки скейтта барганда, кисәк кенә туктап калсаң, барыбер алга таба хәрәкәт итеп, йөзең белән җиргә барып төшәсең. Әлбәттә, мин анда егылмадым. Тик скейт шушы принцип буенча эшли. Ә уницикл туктап калганда, ул аяк арасыннан төшеп калса да, син аякларыңда нык басып каласың. Унициклдан егылу, башка транспорт белән чагыштырганда, күпкә авыррак. Бу яктан ул куркынычсыз. Хәтта велосипедтан да иминрәк, дип уйлыйм.

«Өйрәт мине» диючеләр күп»

– Урамнарда кешеләр синең болай йөрүеңә ничек тәэсир итә?

– Беренче ике атнада бар кеше дә игътибар итә. Бу сиңа ошый. Аннары кешеләрнең шулай каравы туйдыра башлый. Чөнки бер үк төрле шаярталар. Мисал өчен, син бер тәгәрмәчеңне өйдә яки онытып калдыргансың, диләр. Егылу турында көлеп алалар. Аннары тирә-юньдәгеләрнең игътибарына син акыл белән карый башланасың. Нәкъ шул вакытта башкаларга позитив өләшергә, үзең дә кире шуны ук алырга өйрәнәсең. Әгәр экстраверт икәнсең – барысы да яхшы, интроверт булсаң – игътибар итүләргә күнегергә туры килә. Үзем – экстраверт, шуңа барысы да яхшы, мин канәгать. Чынлыкта кешеләр моңа бик уңай карый. Унициклда йөрү ул башкаларга да, үзеңә дә бары тик позитив кына алып килә.

– Ә юлдан барганда, сине туктатып, «эһ, йөреп килергә биреп тор әле», «хәзер үк өйрәт әле мине» дигән кешеләр буламы?

– Әйе. Хәзер мин моңа бик еш ризалашмыйм. Гадәттә, болай сораучылар кызлар була. Кайвакыт бераз салмыш кешеләр дә сорый, мин аларына бик игътибар бирмим, чөнки алардан нәрсә көтәргә икәнлеген белмисең. Җитмәсә, бу алар өчен куркыныч. Аннан соң, мин узып киткәндә, һәркем дә миңа эндәшергә өлгерми кала. Кайвакыт миңа «исәнләшмисең» дигән шелтә дә белдерәләр әле. Чөнки мин өстәрәк, аларны күрми калам. Чынлыкта, бу – бик кызыклы, сезнең фикерләү дәрәҗәсен үзгәртә алырлык транспорт. Һәм мин һәркемгә дә анда йөрергә киңәш итәм.

– Унициклда йөри торган кешеләр Казанда тагын бармы?

– Мин өйрәнә башлаган елны Казанда «Руникон» унициклда йөрү буенча Россия чемпионаты уздырылды. Мин анда бардым. Хәзер шәһәребездә бу транспортта 4-5 кеше йөри. Аларның икесе – парлылар. Алар өчен бу – хобби. Тагын Казан читендә йөрүче бер кешене күргәнем бар. Бездә уницикл берләшмәсе алай ук киң таралмаган. Гадәттә, шәһәр буйлап һәм үзәктә мин генә йөрим. Шулай ук Петербург унициклистларын беләм, алар белән аралашам.

– Уницикл белән бәйле кызыклы очраклар булганы бармы?

– Шулай бервакыт барам. Олы яшьләрдәге абый миннән унициклны биреп торырга сорады. Башта аны утырыр да кире төшәр, дип уйладым. Ул менде дә минем тирәли йөри башлады. Советлар Союзында ул цирк мәктәбенә йөргәнлеген сөйләде. Шәһәр буйлап шушы транспортта йөреп булганлыгын күз алдына да китермәгән булган ул. Без аның белән аралаштык. Ул миңа жонглирование турында да сөйләде. Тагын бер очрак хәтердә калган. Бер кыз белән таныштым, очраштым. Икенче свиданиегә унициклда килдем. Ул шаккатты. Ләкин бу очрашулар дәвамлы булмады.

Туганнары ышанмый, полиция кул болгый

– Синең унициклыңның каядыр калдырып китәр өчен, бәйләп куя торган җайланмасы да бар икән. Урлап китергә теләүчеләр булыр, дип уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә. «Сакланганны – Алла саклар». Ләкин шул ук вакытта мин аңлыйм: кызыксынучан кеше яки балатотып карар өчен генә алырга мөмкин. Гадәттә, укырга барганда аны беркетеп китәм. Ә кибеткә кергәндә күпчелек очракта үзем белән алып керәм. Тик кайвакыт сакчылар: «Синең бит бу – велосипед. Кибеткә аның белән керергә ярамый», – диләр. Мин унициклның утыргычын алып, моның сәпит түгел, ә бары тик аның детале дип әйтә алам. Чыннан да, бу транспортны үзең белән дә алырга җайлы. Мисал өчен, метрога шуның белән барам, аннары вагон эченә алып керәм. Шушы берничә елда мин җәмәгать транспорты эчендә үземнең бер тәгәрмәчле дустымны куя торган әллә ничә почмак таптым. Шунда куясың, беркетәсең, һәм ул беркемгә дә комачауламый.

– Ә бу транспортыңа полиция, ЮХИДИ хезмәткәрләре ничек карый?

– Еш кына алар миңа кулларын болгый. Беркайчан да бәйләнгәннәре юк. Үзем дә законнарны бозып йөрмим. Дөресен генә әйткәндә, минем туганнарымның реакциясе күбрәк. Алар башта унициклда йөрүемә ышанмады. Миңа тезләрне саклый торган җайланмалар, шлем кияргә тәкъдим итте. «Сиңа яшәү туйдырды мәллә?», дип тә әйтәләр иде. Аннары хәтта скептик рәвештә караганнары да анда йөрергә өйрәнеп карарга теләде. Мин өйрәткән кешеләрнең үз уницикллары юк. Бу бит гитара кебек. Аны да сатып алалар да, ул шулай почмакта уйналмыйча кала. Беренчедән, бала моны үзе сатып алмаган, ул анда күпме акча кергәнен белми. Шуңа аның стимулы булмый. Мин исә кеше үзе сатып алып, өйрәнү яклы. Өйрәнсен, казынсын, техникалар булдырсын. Бу бит суга тотып атмыйча, суда йөзәргә өйрәнгән кебек.

– Унициклда йөрер өчен тагын нинди серләрне белү кирәк?

– Башта койма янында өйрәнергә кирәк. Аннары инде аңа менеп утырырга өйрәнәсең. Монысы йөрергә өйрәнүдән дә авыррак. Мин соңгысына бер нәрсәгә дә тотынмаган килеш 1 ай өйрәндем. Унициклда мин, күп дигәндә, 5 тапкыр егылдым. Мисал өчен, кышкы юлдан җәйге резина белән барганда, тауга менгәндә видео карап, кем беләндер исәнләшкәндә… Хәзер инде мин анда йөргәндә, видео карамыйм. Шулай да аннан егылып төшү бер дә куркыныч түгел.

– Киләчәктә син уницикл белән бәйле бизнес ачарга теләмисеңме?

– Мин аның белән номер уйлап табып, чыгыш ясарга телим. Бәлки, мәктәп тә ачырмын. Киләчәктә зуррак тәгәрмәч сатып алып, марафон уздыру теләгем көчле. Әйе, минем башкаларны өйрәтү буенча да тәҗрибәм бар. Әле бер танышыма тагын уницикллар ясатып, аларда кешеләрне өйрәтергә телим.


Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары һәм видеосы

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев