Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Чакырган җиргә кунакка йөрисезме?(сораштыру)

Владимир Путин бүген туйга барырга җыена. Алма­ниягә рәсми сәфәргә барышлый, Россия Президенты, Австриядә тукталып, бу илнең тышкы эшләр министры Карин Кнайсльнең туенда кунак булачак. Баксаң, ил башлыгын бу тантанага берничә ай элек үк чакырганнар икән. Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Пес­ков әйтүенчә, Россия Президентының элегрәк тә чит илләрдә узган андый чараларда катнашканы булган. Ә сез чакырган бар җиргә дә кунакка йөрисезме?

Фирдүс Тямаев, җырчы:

 
– Дөресен әйткәндә, без­нең өйдән кешенең киткәне дә юк, күңелсез яшәмибез, Аллаһка шөкер. Үзем кунак­лар кабул итәм, әмма йө­рергә яратып бетермим. Әйе, кешеләр хәзер бер-беренә йөрешми шул. Ул яктан үземне дә, дусларны да сүгәм инде. Бозылдык, тәр­бия­сезләндек, дөнья куабыз. Бөтен нәрсәбез җитеш, машинада да йөрибез, торыр урыныбыз да бар – нәр­сә җит­­мидер, үзем дә аңла­мыйм. Путин да йөрсен!  Путин хәйләкәр әле ул. Туйга барам дип, шул илдә кырык төрле эш эшләп кайтмаса, Путин булмый ул. Бу яктан безнең Рөстәм Нургалиевич та акыллы. Кунакка барса да, бөтен Татарстанның сорауларын чишеп кайта. Үзем дә шул. Кунакка бара калсам, ике куянны берьюлы тотам: йә берәр нәрсәне сатам, йә башкасы.

 
Әхтәм Зарипов, режиссер:


– Кунакка мәҗлестә кем­нәр барлыгын белсәм, барам. Миңа кызыклы кешеләр булуы кадерле. Чөнки хәзер кызыклы кешеләр җыелмый, файда эзләүчеләр җыела. Миңа рухы бай кеше­ләр белән очрашу рәхәт. Ләкин андыйларны очрату сирәк. Кунакка, әгәр чакыру­чының максаты матди кызыксынуларга юнәлмәгән булса, бик теләп барам. Элек бит шигырь укырга да кунак җыйган­нар. Хәзер ниндидер әсәрне тыңларга чакыруны кеше кимсенү дип кабул итәргә дә мөмкин. Мәсәлән, “Казан ут­лары”ның сентябрь санында “Күпер” дип аталган соңгы повестем чыга. Шуны берничә кешегә, менә шушы урыннарын булса да тыңла­гыз әле, дип  әйтеп карадым. Хәзер кеше әдәби әсәр тың­лаудан кызык тапмый. Туйга килгәндә, үзебез дә күптән түгел бриллиант туебызны үткәрдек. Хатыным белән 60 ел яшәү 6 көн кебек тә булмады. Бик әйбәт яшәдек, шөкер. Бриллиант шул ук күмер дигән сүз ул, әмма күмергә бриллиант булыр өчен озак еллар югары басым астында кайнарга ки­рәк. Безнең тормыш җиңел булмады, тор­мыш­ның басымы астында яндык, шомардык. Шуңа күрә бу туй безгә зур бәйрәм булды. Кунакка бары тик якыннарыбызны, туганнарны гына чакырдык. Хезмәттәшләр­не дә чакырырга була иде. Аларны нинди бүләк бирергә икән дигән уй-бимазалар белән борчымас­ка булдык. Ә туганга аңа ничек тә килешә. Алардан миңа размеры туры килмәгән күл­мәк тә – зур бүләк.

Илсур Мортаза, эстрада артисты:


– Безнең гаилә чакырган җиргә кунакка барырга тырыша. Гомер кыска, үтә дә ки­тә, аралашып калырга кирәк, дим мин. Чөнки хәзер аралашу дигән нәрсә тансыкка әйләнеп бара. Элеккеге замандагы кебек аз гына сәбәп булган саен кунак җыю да бетте. Гомумән, өйдә кунак җыймаска тырышалар. Туйлар да кафе-ресто­раннарга күчте. Аның белән туй йолалары да үзгәрде. Без кечкенә чакта парлылар өчен аерым көн, яшьләр өчен аерым көн билгеләнә иде. Хәзер барысын бергә җыялар. Мондый җыеннарда күбрәк яшь­ләр мәнфәгатьләрен кайгырталар. Өлкәннәр исә тавыш каты булды, гомумән, безне белүче дә булмады дип үпкә­ләп кайтып китә.

Морад хәзрәт Мияссәров, Сабадагы “Мотыйгулла” мәчете имам-хатыйбы:


– Кунакка чакырсалар, баш­та нинди җиргә икәнне карыйм. Мөселман кеше буларак, теләсә кая йөрмим. Шә­ригать канунына туры килми икән, чакырудан баш тартам. Канун рөхсәт итсә, мөселман кардәш чакырган урынга барырга кирәк дим. Хәмерле бәйрәм үткәрсә, туганыгызга да бармыйсызмы, дип сорыйлар кайчак. Шул көнне Аллаһ хозурына күчсәм, туганга бараммы, кая барам – юлым кая илтәчәк, дип җавап бирәм. Бу очракта да икеләнү булырга тиеш түгел. Туганнар арасында да андый нәрсә юк хәзер, Аллага шөкер, алар да хәләлгә күчеп беттеләр. Коръән ашына чакырганнар икән, барам, вазифам шундый. Алдан башка кеше белән килешеп куйсам, ул хакта кисәтәм. 

Наилә Гайнуллина, Казандагы 9 нчы гимназиянең директор урынбасары:


– Юк, бөтен чакырулар буенча да чыгып китәм дип әйтә алмыйм. Сайланудан түгел бу, эшемнең үзенчәлегеме инде?! Эштән соң, ялгыз калып ял итәргә яратам. Күп кеше җыелган зур табыннарны электән өнәмәдем. Кунакка барган җирдә мин бөтен кешене белергә тиеш. Хәзер пенсия яшенә якынлашабыз бит инде. Хәер, яшь вакытта да холкым шундый иде. Студент вакытымда да артык йөрүчән түгел идем.

Фото: https://pixabay.com | davidlee770924

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X