Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Данис Фәхретдинов: Шигыремдә минем уйларым”

Уй-фикерләрен шигырь юлына салучы яшь шагыйрь Данис Фәхретдинов белән мини-әңгәмә.

— Данис, үзегез белән таныштырып үтегез әле.

—Мин Арча районы Хәсәншәех авылы егете. Өйләнгән, бүгенге көндә тормыш иптәшем белән бер малай үстерәбез. Илһам килгән чакта шигырьләр язам. Кыскача әйткәндә:

Әйтер сүзне онытканчы диеп
Матур, шигьри юлга салучы.
Андый кеше, дуслар, була инде
Минем сыман шигырь язучы.

Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз?

Беренче шигырьләремне 16-17 яшьтә яза башладым. Башта дүртюллыклар гына яза идем. 1-2 сен сезгә дә тәкъдим итәм.

Алла биреп, Ходай кушса
Барсы да булыр әйбәт.
Арага керә күрмәсен
Хыянәт һәм дә гәйбәт.
***
Шаян бит мин, матур кызлар күзләп
Төрле тарафларга күз атам.
Әйтсәм әйтим инде, яшерә алмыйм
Мин бит сине, кызый, яратам.

Шигырь язуга нәрсә сәбәпче булды?

—Шигырь яза башлавыма мәхәббәт сәбәпче булды.

Якыннарыгыз сезнең иҗатка ничек карый?

— Якыннарым иҗатыма бик тыныч карый. Шигырь язган чакта киңәшләрен биреп, бик нык ярдәм итәләр. Шуны әйтеп үтәсем килә: Арчада «Ызандашлар» төркеме оешты. Анда Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара һәм башка күрше районнардан үзешчән шигырь язучылар кергән. Мин дә шул төркемдә. Алар миңа һәрвакыт киңәшләрен бирәләр, ярдәм итеп торалар. Минем иҗатымны күреп, шул төркемгә алганы өчен Зиннур Тимергалиевка бик зур рәхмәтлемен.

Дусларым, сез миңа көч бирәсез

Иҗат дулкынында йөзәргә.

Бетәр ул дип, миннән көнләшкәннең

Зәһәр телләренә түзәргә.

 

Җавап итеп һәрчак шигырь язам

Минем хакта әйткән сүзләргә.

Иҗатыңны синең үз итсәләр

Канат үсә гүя иңнәргә.

 

Кышны, язны, җәйне бергә үттек,

Бергә керик алтын көзләргә.

Дусларым, сез миңа көч бирәсез

Уйларымны юлга тезәргә.

— Сезнең фикерегезчә, шигырь язу өчен илһам кирәкме әллә ул үзеннән-үзе туамы?

Шигырь язу өчен илһам кирәк диеп уйлыйм.

Иҗат итү үзе бәхет эше,
Иҗат итү үзе сөенеч.
Иҗат иткән кеше хыялый ул,
Иҗат итү матур күренеш.

Иҗат итеп кеше әйтер сүзен
Аңлашырлык итеп әйтә ала.
Күңелендә булган авырлыкны
Киртәләрсез җиңеп чыг(а)ла.

Иҗат итеп кеше дәва ала
Ярсуланып типкән йөрәккә.
Иҗат итү кайчак көлдерә дә.
Кайчакларда үксеп елата.

Һәр кешенең була бер сәләте
Кемдер жырлый, берәү көлдерә.
Ходай сиңа биргән шул сәләтне
Кирәк бары күрә белергә.

— Сезнең өчен илһам чыганагы нәрсә?

—Салам дуслар, шигырь юлларына
Нәрсә күрәм, нишли кулларым…
Төшләремә керә шигъри юллар
Иҗат белән яна уйларым.

— Шигырьләрегез ничек туа?

Дөресен генә әйткәндә, үзем дә сизми калам шигырь язганны. Илһам килсә, үзеннән-үзе туа ул.

Шигырь язарга өйрәнүнең аерым бер техникасы бар дип уйлыйсызмы?

— Юк, шигырь язарга бернинди дә техника кирәк түгел. Минем фикеремчә, аңа бары теләк һәм этәргеч кирәк.

—Кайбер яшь шагыйрьләр шигырьләрен үзләре өчен генә дип танып, укучыга тәкъдим итүне кирәк дип тапмыйлар. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

Мин андый фикер белән килешмим. Әгәр дә кеше сәләтле икән, нигә аны яшереп тотарга?! Башкалар да күрсеннәр, белсеннәр ул сәләт хакында.

Яраткан шагыйрегез дип кемне әйтер идегез?

Барлык шагыйрьләрнең дә иҗатларын яратып укыйм.

—Иҗат җимешләрегезне укучылар аудиториясенә ничек  танытасыз?

Шигырьләремне үземнең Вконтакте социаль челтәрендәге битемә һәм “Шигыремдә минем уйларым” төркеменә эләм.

Бүгенге көндә сезнең шигырьләргә язылган җырларны эстраданың күп кенә танылган җырчылары башкара.  Иң беренче кайсы җырчыга шигырь яздыгыз?

—Әйе, бүгенге көндә минем шигырьләргә язылган җырларны Раяз Фасихов, Фәридә Әхмәтнурова, Рима Шакирова, Раушан Сөләйманов, Фирүзә Сибгатуллина, Регина Тимербулатова, Зәлия Рамазанова, Фәридә Сөнгәтова һәм башка җырчылар башкара. Иң беренче җырым “Синең караш” дип атала. 2016 нчы елның декабрендә чыкты. Көен Гүзәл Зиганшина иҗат итте. Аны Оксана Ильюп башкара.

IMG-20180124-WA0000

— Кайсы композитрлар белән хезмәттәшлек итәсез?

— Гөлназ Закирова белән берлектә “Мин бәхетле”, “Соңгы очрашулар”, “Өлешемә тигән көмешем” җырларын иҗат иттек. Оскар Усманов “Иркәм”, Зәлия Рамазанова “Моңсуланма гомер үткәнгә”, Раушания Закирова “Шомырткаем”, якын дустым Алмаз Фәйзрахманов “Хәсәншәех кызлары”, “Байлык” шигыренә көй язды. Кайбер башка композитрлар белән дә хезмәттәшлек итәм.

— Шигырь язудан башка ниләр белән шөгыльләнәсез?

Шигырь язудан тыш, мин коммуналь хезмәт өлкәсендә эшлим.

Иҗат өлкәсенә кагылышлы нинди планнар корасыз?

Киләчәктә дә иҗат өлкәсендә танылган җырчылар, композитрлар белән бергә-бергә яңа җырлар иҗат итәргә язсын дигән теләктә калам.

Энҗе Ризванова

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев