Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Дилия Әхмәтшина тәүге тапкыр әни булды

21 июльдә 2:50 сәгатьтә Дилия Әхметшина тәүге тапкыр әни булды. Ул авырлыгы 3140 кило, буе 52 сантиметр булган кыз бала алып кайтты.

– Дилия, тиздән әни булырга җыенуыгыз күңелегездә үзгәрешләр ясадымы?

– Әйе, үзгәрешләр күп булды. Күңелемдә куанычылы хисләр белән дулкынлану бергә кушылды. Йөклелек чоры мине бик үзгәртте. Бу вакытта мин рухи, акыл һәм физик яктан үз өстемдә бик күп эшләдем. Туклануга, үземә, физик күнекмәләргә карата карашаларым үзгәрде. Көн саен йога, тын алу техникаларын кулландым.

– Бәби алып кайтуны планлаштырган идегезме? Йөклелек чорыгыз кайда үтте?

– Балага узуны планлаштырган идек. Безнең гаилә өчен бу зур бәхет. Бу чор Волгоград шәһәрендә үтте. Без монда иремнең эше буенча Мәскәүдән күчендек. Ирем инженер-энергетик, татар, исеме Дамир. Шунысын да әйтергә кирәк, бик күп премияләр һәм бүләкләр алган «Чын сөю» җыры клибына безнең мәхәббәт тарихыннан кадрлар кертелде.

– Йөклелек чорында ничә килога арттыгыз? Ничек тукландыгыз?

– 10 кило җыйдым һәм үземне бик яхшы хис иттем. Йөкле вакытта ашау һәм үзеңне тәрбияләү серләре белән мин инстаграмымда уртаклашачакмын.

– Бәби кайтуга өйдә бар да әзерме? Алдан әйбер алырга ярамый дигәнгә ышанасызмы?

– Андый әйберләргә ышанмыйм. Барысын да алдан әзерләп куйдык.

– Балагызга исем сайлау авыр булмадымы?

– Юк, күптән күңелемә якын булган исемне кушачакбыз.

– Бала үстергәндә памперс, радионяня, махсус бала ятакларын һәм башка замана «техникасын» кулланачаксызмы?

– Әлбәттә, памперслар да, кокон, автолюлька – барысы дэ әзер.

– Әни булганнан соң, вакытыгыз иҗатка да калырмы?

– Башкача була да алмый. Иҗат ул минем канатларым, илһам көчем. Йөклелек мине тагын да илһамландырды. Кызым туганчы ук, аңа багышлап бишек җыры иҗат иттем. Август аенда премьерасы булачак.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев