Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Дилия Әхмәтшина “Ямьле” төркеменнән китте

Яшь җырчы Дилия Әхмәтшинаның “Ямьле” төркеменнән китүе бик кисәк кенә булды. 5 ел буе эшләгән җырчыны аннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте икән? Бу хакта үзе белән әңгәмә кордык.

- Дилия, ни өчен “Ямьле” төркеменнән китәргә булдың? Сүзгә килмәгәнсездер бит?

- Юк, сүзгә килү булмады. Мин андый “конфликтный” кеше түгел. Дөресен генә әйткәндә, “Ямьле”дән китү турында күптәннән уйландым. Чөнки мин Мәскәүдә яшим. Казанга кайтып йөрдем. Хәзер күп вакытымны гаиләмә багышларга телим. Төркемнән китүне кызлар аңлады. Каршы чыгучы булмады. «Ямьле» үз эшен дәвам итә. Төркемдә эшләү дәверендә сәхнә осталыгымны арттырдым, тамашачы белән аралашырга өйрәндем.

- Күптән түгел Дубайда клип төшердең. Сюжеты турында сөйләп кит әле.

 

- Декабрь ае иде ул. Дубайда “Сакла” исемле җырыма клип төшердек. Шунысы куаныч: Гарәп Әмирлекләре артык эссе һава белән каршы алмады. Рәхәт кенә иде. Клипның билгеле бер сюжеты юк дип әйтәсе килә. Шәһәрнең һәм табигатьнең матур урыннарында төштем. Клипта барлыгы 3-4 күренеш булды. Дубайның үзенә килгәндә, анда баруым беренче тапкыр. Ул инде хыялым иде. Клипның идеясе берничә көн эчендә барлыкка килде. Тиз арада Дубайга очтык. “Сакла” җыры да бик заманча. Андагы мохиткә турып килә торган булып чыкты.

 

 

 

- Узган елны “Үзгәреш җиле”ндә дә катнаштың. Фестивальнең киләчәге бар дип уйлыйсыңмы?

 

- Һичшиксез киләчәге бар. Ул дөрес юнәлеш алып бара. Бер урында гына таптанып торырга ярамый. Татар җырларын бөтен илләрдә дә белергә тиешләр. Бүгенге эстрада сәнгатебезне, аның элеккеге гореф-гадәтләрен саклап заманчалаштырырга, шулай ук тәрбияви төсмерен арттырырга кирәк дип саныйм. Бу фестивальдә катнашу гына күпме көч таләп итте. Безнең белән зур бер команда эшләде. Әзерлек инде җәй айларыннан ук башланган иде. “Үзгәреш җиле”н тәнкыйтьләп утыруны бер дә дөрес әйбер дип уйламыйм. Аның киләчәге бар һәм аның өстендә торган җитәкчеләр кулларыннан килгән кадәр эшлиләр.

 

 

 

- Киләчәккә нинди планнар белән янасың?

 

- Якын арада булган иң зур хыялым – бары татар җырларыннан гына торган альбом чыгару. Алда әйтеп узганымча, үземне гаиләгә багышлау. Игътибарны күбрәк иремә бирү. Тамашачыларымны да онытмыйм. Чөнки алда әле бик күп сюрпризлар көтә.


http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X