Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Гөлназ Асаева: “Диплом алам да, башлыйм”

Tatar Today баш мөхәррире Рөстәм Исхакый Гөлназ Асаева белән аның яңа лейблы турында әңгәмә корды.

— Гөлназ, татар-башкорт эстрадасы өчен нәрсә бирәчәк синең яңа лейблың белән кушылуың? Син бит болай да популяр идең, безнең укучылар да синең турындагы язмаларны зур кызыксыну белән укыйлар иде. Безнең карашка хәзер син күберәк лейблыңны рекламалыйсың кебек.

— Юк. Алла Боерса яхшы җырлар, яхшы клиплар, бары тик сыйфатлы җырлар гына сезнең тарафларга тәкъдим итергә дигән ният белән генә бу лейблда эшләвем.

— Кайчан тәкъдим ителде әлеге идея? Кайчан сөйләшуләр башланды?

— Март аенда.

— Кайчаннан ныклап эшли башлыйсыз?

— Минем экзаменнардан соң, диплом алам да, Алла Боерса ныклап эшли башлыйм.

— Һәм син Татарстанга көзен килергә планлаштырасың, әйеме?

— Әйе.

— Программаны ниндиерәк итеп фаразлыйсың?

— Анысын әлегә әйтә алмыйм. Анысын Андрей Валерьевич белән сөйләшкәч,сезгә җиткерермен.

— Ике-өч ай элек 5 ел эчендә кияүгә чыгарга телим дигән идең. Килешү буенча син кияүгә чыгарга, бала табарга хокуклымы?

— Болар барысы да конфиденциаль һәм инде мин контрактта нәрсә язылганын әйтергә хокуклы түгелмен.

Ваһапов фестивале фотосы

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев