Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Гүзәл Яхина: «Әби белән бабамның йорты минем өчен зур дөнья булды» (ИНТЕРВЬЮ)

«Зөләйха күзләрен ача» романы белән Татарстан, Россияне генә түгел, дөньяны шаулаткан язучы Гүзәл Яхинаны Россиянең яңа тарихында иң якты дебютант, диләр. Әле шушы көннәрдә генә язучы Казанда яңа китабын тәкъдир итте. «Дети мои» дигән роман табадан төште.

Яңа китап Идел буенда яшәгән алманнар тормышына багышлана. Икенче китабын язганда, авторда аерата да җаваплылык хисе булган. «Зөләйха күзләрен ача» романын җырлый-җырлый язса, «Дети мои» тексты сценарийдан калкып чыкмый. Шуңа да Гүзәл ханымга барысын да яңа биттән башларга туры килә. Язучы инде өченче романы турында уйлана башлаган. Ул шулай ук тарихи сюжетлы булырга охшап тора икән.

«Дети мои» китабы турында кызык-мызык:

  • Романдагы вакыйгалар 1916 елда башланып китә. Моның шулай икәнлеген укучы бары тик 100нче (!) биттә генә аңлый.

  • Китап 22 елны үз эченә ала. Бу – Совет чорының беренче еллары.

  • Әлеге әсәрдә курку темасы әйдәп бара торганнардан. Шулай ук зур тарих фонында кечкенә кеше, аталар һәм балалар темасы яктыртыла.

  • Китапның 30 бүлегенең 4се Сталинга багышланган. Ләкин юлбашчы анда үз исеме белән аталмый. Ул йә – «кунак», йә – «ул».

  • Романда әкият зур урын алып тора: алман фольклоры, мифология элементлары чагыла. Мисал өчен, йон эрли торган каба (прялка) тоткан убырлы, хәйләкәр тегүче, спящая красавица бар.

  • 15, 16 17 бүлекләр – иң әкияти бүлекләр.

  • Романны язганда, язучы Вена, Мюнхен, Мәскәү китапханәләрендәге чыганаклар белән таныша.

  • «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча Татарстанда 8 серияле фильм төшереләчәк. Ул 2019 елның икенче яртысында «Россия-1» каналыннан күрсәтеләчәк. Чулман елгасы – Ангара, Татарстан урманы тайга ролен «башкарачак».

  • «Дети мои» – шушындый сүзләр белән Екатерина алманнарга мөрәҗәгать иткән була.

Китапның презентациясеннән соң Гүзәл ханым автограф-сессия оештырды. Язучы белән фотога төшәргә һәм имзасын алырга теләүчеләрдән су буе чират җыелды. Тик шулай да безгә – «Ялкын» журналына – чара тәмамлангач, Гүзәл ханымның үзе белән кыска әңгәмә кору бәхете елмайды.

– Гүзәл ханым, беренче романыгыз әбиегезгә багышланган. Әйтегез әле, аның гомер буена истә калырлык һәм кулланырлык кайсы киңәшләре исегездә калды?

– Әбием белән бабам мине күп нәрсәгә өйрәтте. Бер-ике киңәшне генә аерып әйтеп булмый. Күп нәрсәне үз мисалларында күрсәтте. Иң төп үрнәкләре – ул хезмәт сөючәнлек. Чөнки бабам, иртә таңнан торып, бакча һәм башка эшләр белән шөгыльләнә, бары тик кояш баегач кына йокларга ята иде. Аның газета укып диванда ятканын күрү бик сирәк хәл була иде. Ә әбием моңа икенче яктан, укытучы буларак якын килде. Ул миңа биремнәр тапшырып, мөстәкыйль рәвештә өйрәтте. Өйдә һәрвакыт хезмәт сөючәнлек атмосферасы хөкем сөрде. Алар һәрчак эшне яхшырак эшләү теләге белән янды.

– Ә алардан Сезгә кайсы сыйфатлары күчте?

– Әбием белән бабам, укытучылар булгач, мине кешеләр белән аралашырга да өйрәтте. Мин туганда лаеклы ялга чыкканнар иде инде. Ләкин бөтен балачак дәверемдә безнең өйгә күп итеп килгән кунакларны хәтерлим. Алар – рәхмәт белдерергә килгән укучылар яки аларның танышлары. Бу кешеләр әби-бабай белән йә үзләре таныш, йә кем аркылыдыр ишетеп белүчеләр. Бабам белән әбием һәрвакыт һәркемне кабул итә иде. Йортның ишеге һәрвакыт ачык, һәркем биредә үз кеше булды. Башка кешеләр белән аралашуны, шушы дөньяның ачыклыгын мин бик төгәл күрә идем. Әби белән бабам тумышлары белән Саба районыннан. Ә 1960нчы елларда Казанга күченгәннәр. Биредә Казанның Нокса урамнары, Нокса елгасы буенда тордылар. Анда шәһәр эчендә авыл почмагы – шәхси йортлар бар иде, шунда яшәделәр.

– Шушы йортның кайсы почмагы сезнең өчен аеруча кадерле иде?

– Бу йорт хәзер дә бар. Кайсыдыр өлешен генә аерып алып булмый, һәр почмагы кадерле. Шушы йорт мунча, чормасы, сарай, амбары, бакчасы, алмагачлары булган бик зур хуҗалык булды. Анда бик яшерен почмаклар да бар иде. Бер почмакта ясмин чәчәк ата, икенчесендә – иң тәмле крыжовник, монысында – иң тәмле карлыган, кура җиләге үсә, бер җирдә качышлы уйнап була иде, ә ерактарак – кычыткан куаклыклары, анда кермәвең яхшырак. Бу хуҗалык, аеруча минем кебек бәләкәй бала өчен, кечкенә бер дөнья булды. Миңа шушы дөнья буйлап сәяхәт итәргә бик ошый иде.

Укучылар белән очрашуга Гүзәл ханымның әнисе дә килгән иде. Китап презентациясеннән соң, «Ялкын» журналы хәбәрчесе аның әнисе – теш табибы Әлфия Яхина белән дә шәхсән аралашты.

– Әлфия ханым, кызыгызның шундый уңышын күрү Сезнең күңелегезгә нинди рәхәтлек бирә?

– Әлбәттә, берсүзсез рәхәт. Ләкин шул ук вакытта бу – зур хезмәтнең нәтиҗәсе дә. Гүзәл кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсте. «Зөләйха күзләрен ача» дигән романга каршы чыгучылар да күп булды. Мин һәрвакыт аның уңышларына куанам. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бит аның, татар кызы булып, рус язучыларының маңгаена чиертүен әйтте. Гүзәл үзенең татар телен, халкын, мәдәниятен бөтен Россиягә, бөтен дөньяга таратты. Бөтен кеше аның алдында гына түгел, ә безнең тел, мәдәнияте, традицияләре алдында баш ия. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Мин моны абстракт рәвештә, Татарстанда яшәүче кеше буларак әйтәм.

– Үзегез бу китап турында нинди фикердә?

– Сабага китап презентациясенә барганда да мин шундый фикер әйттем: «Без бит Зөләйханы гына түгел, биредә тулы бер Татарстанны күрәбез». Башта безнең җирлектә игенчелек белән генә шөгыльләнгәннәр. Әкренләп ул ныгыган, зурайган. Хәзер Татарстанның нинди икәнен күрегез! Ул Зөләйха кебек аягына баскан. Моңа шатланырга һәм сокланырга гына кирәк.

– Кызыгызга нинди теләктә каласыз?

– Киләчәктә дә уңышлары булсын, ул һәркемне шатландырып торсын. Беренче китабы – бер, икенчесе икенча планда, анысы тирәнрәк. Алар – икесе ике яссылыкта. Әгәр «Дети мои» лаеклы икән, уңышлы булып, укучыларны шатландырып торсын.

Белешмә:

Исеме: Гүзәл Яхина

Туу вакыты: 1977 елның 1 июне

Туу урыны:– Казан

Бүләкләре: «Ел китабы (2015)», «Ясная поляна» («XXI гасыр» номинациясе, 2015), «Большая книга» (2015), «Сирано» («Иңяхшы язучы» номинациясе, 2016), Les prix du magazine «Transfuge» de la rentrée littéraire.

Тәмамлый: Казанның 131нче физик-математика лицее, Казан дәүләт педагогика институты (чит телләр факультеты),Мәскәү кино мәктәбе (сценарий факультеты).

1999 елдан Мәскәүдә яши.

2018 елның апреле мәгълүматларына караганда, Гүзәл Яхинаның беренче романы дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителгән. Гүзәл Яхина шулай ук 2018 елда «Тоталь диктант» авторы булды. Анда «Дети мои» яңа романының өзекләре буенча диктант яздылар.

Фотолар Казан мэриясе сайтыннан

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев