Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Илназ Гарипов: «Без – сәер кешеләр»

Илназ Гарипов: “Илфак абый миннән: “Илназ, ябык кына кәкре аяклы кара кыз кирәк сиңа”, — дип көлә иде.”

12 март көнне Татар дәүләт филармониясе залында Илназ Гариповның концерты булып узды. Әлеге тамаша башкалардан кайсы ягы белән аерылып тора? Илназның шәхси тормышы нинди хәлдә? Бу һәм башка темаларга Илназның үзе белән Тatar-today хәбәрчесе аралашты.

 – Илназ, ничек уйлыйсың, синең концертларыңның үзенчәлеге нәрсәдә?

  Кемнәр өчендер безнең концерт бик сәер күренергә мөмкин. Чуар чәчәкле күлмәкләр, костюмнар юк. Безнең юлыбыз шул. Калган концертларда алып баручылар, биючеләр бар. Минемчә, безнең халык “сольный” концертларга әле ияләшмәгән. Илназ Гарипов концертында нәкъ менә Илназ Гарипов булырга тиеш. Безнең проектның уңышы бәлки команданың бердәмлегендәдер. Бездә баш кешеләр юк, барыбыз да бер тигез. Бергәләшеп ял да итәбез, эшлибез дә. Концерт үзе безнең өчен ял.

 – Команда туплаганда, артистларның кайсы якларына игътибар иттең?

 – Иң мөһиме – профессионализм. Мәсәлән, клавишаларда уйнаучы Сергей Мальковның Россия күләмендәге концертларда катнашу тәҗрибәсе бар. Үзем дә уен коралларында уйнагач, таләпләр дә арта. Шулай ук бәрмә уен коралларында уйнаучы хатын-кызны күрү дә тамашачы өчен яңалык булгандыр.

 – Концертта яңгыраган җырларның күбесен син иҗат иткәнсең. Әлеге җырлар кайчан барлыкка килә?

 – Җырларның берсе дә, заказга язылып, сатып алынган түгел. Очраклы рәвештә килеп кергән җыр концертта юк. Сүзләре күбесе Ренат Галиәскәрнеке. Без – якын дуслар. Җырлар аның белән утырып сөйләшкәннән соң барлыкка килә.

 – Җырчы кеше өчен җыр һәм клип яңалык түгел, дисең. Тик тамашачы аларны көтеп ала. Үз тыңлаучыңны якын арада нәрсә белән сөендерә алачаксың?

  “Әни” җырына клип төшерергә булдык. Әлеге җыр күңелләрдә сакланып калырга тиештер дип уйлыйм. Клип минем турында булачак. “Zoom-zoom” компаниясе белән эшлиячәкбез.

 – Бүген көндә “Илназ” шоу-студиясендә тавыш һәм ут аппаратурасы да бар. Әлеге өлкә белән кызыксынуыңның сәбәбе нәрсәдә? 

 – Әлеге эшчәнлегем эстрададан ерак китми, шуңа күрә бик теләп шөгыльләнәм. Минем әтием профессиясе буенча электрик иде. Ток суккан чаклар да булмады түгел. Балачактан ук күңелеңә якын булган эш синең төп эшеңә әйләнсә, бу – зур бәхет, дип саныйм. Билгеле, отышлы ягы да бар. Аппаратураны арендага концерт саен алсаң, матди яктан кыйбат чыга. Ә концертлар cаны шактый. Икенчедән, үзең теләгәнчә көйләүдә әлеге эчшәнлекнең уңай ягы.

 – Татар эстрадасында көчле аппаратура ияләре күп түгел ялгышмасам?

 – Конкуренция ягы әлегә бик куркытмый. Төрле-төрле мәҗлесләргә дәшәләр, хәтта җырчылар арасыннан да чакыручылар бар. Аппаратурабызның бәясе 500 меңгә тиң.

 – Соравым бәлки урынсыз булыр, тик шулай да: Илфак Шиһаповның үлүе иҗатыңа йогынты ясадымы?

 – Юк, дип әйтә алам. Әйе, Илфак абыйны сагынабыз. Аның белән утырып сөйләшүләрне, аның киңәшләрен. Тик, Илназ Гарипов үзе булып калды.

 – Илфак абый ярдәм итмәде, диясең килә әллә?

  Илфак абый белән иҗатка карашларыбыз охшаш иде. Гел бергә эшләдек, дип әйтә алмыйм. Төрле вакытлар булды. Шулай да һәр вакыт хәбәрдә тора идек. Бергә эшләгән дәвердә өч җыр язып бирде ул миңа, алар өчесе дә концерт программасында бар. Шуны әйтим: Илфак абыйны сагынабыз, ләкин, аның вафатыннан соң минем нәрсәгә булса да карата фикерем яисә карашым үзгәмәде.

 – Мәрхүмнең рухына багышлап җыр иҗат иткәнсез икән

 – Репертуарымның 80%-ы Ренат Галиәскәр шигырьләренә язылган җырлардан тора. “Абзыйга” дигән шигырьне кулга алгач, Илфак абыйның ничек көйләр иҗат итүе күз алдыма килде: аның янәшәсендә кофе һәм гитара була иде. Әлеге хәлдә “Илфак абыйча” гына иҗат итеп була икән. Аңа багышланган җырның стиле шуңа күрә Илфак абыйныкына охшаган.

 – Апрель аенда Илфак Шиһаповны искә алу кичәсе узачак. Сине әлеге чарада күреп булачакмы?

 – “Үзең ничек соң?” дип атарга булдылар әлеге кичәне. Илфак абыйга язылган җырда да әлеге сүзләр бар. Катнашачакмын, әлбәттә. Хәтта Чаллыдагы сольный концертыбызны да кичектереп торырга туры килде.

 – Нинди принципка таянып яшисең?

 – Кемгәдер ошыйм дип кенә нәрсәдер эшләмим. Кирәк икән матур-матур затлы костюмнардан да җырларга була. Тик нигә? Мәсәлән, сәхнәгә носки киеп чыкмагач шелтә белдергәннәр иде. Билгеле, һәрбер әйбернең үз чиге булган кебек, бу очракта да үзеңә барысын да рөхсәт итәргә ярамый, тик шулай да, кеше нәрсә дияр икән, дип уйлап эшләү дә дөрес түгел.

 – Олыгая барган саен, туташларга карата карашың үзгәрәме?

 – Үзгәрми, яшь чакта йөргән кыз эзләсәм, хәзер инде хатын эзлим. Минемчә, хатын-кыз кайвакыт аңгыра булып күренерлек дәрәҗәдә акыллы булырга тиеш. Җырчы кеше тормышының бер сәгате икенче сәгатеннән аерылып тора, шуңа күрә кәеф тиз арада үзгәрергә мөмкин. Без – сәер кешеләр.

 – Кәкре аяклы кызга да өйләнә ала ул Илназ Гарипов, дигән сүзләр бар. Килешәсеңме?

 – Илфак абый: “Илназ, ябык кына кәкре аяклы кара кыз кирәк сиңа”, — дип көлә иде. Бер дә баш тартмыйм. Җырчы янында чибәр, бары тик зифа буйлы гүзәл зат басып торырга тиеш, дип уйламыйм. Калганнар кайсы яклары белән ким?

 – Баласы булган хатын-кызга өйләнер идеңме?

 – Баланың ни гаебе бар? Әгәр дә кешене яратам икән, миңа аның баласы булуы яисә булмавы, аягының кәкреме-турымы икәненә барыбер булачак. Беренче күрүдән гашыйк булуга ышанам.

 – Кайчан гаилә корырга исәп?

 – Кешенең туу, никах һәм үлү көннәре Ходайдан билгеләнгән, диләр. Бу сүзләр белән тулаем килешәм. Матурлыкны күрә белсәм дә, кечкенә генә кимчелегем бар – мин оялчан. Мәрхүм Илфак абыйның сүзләре искә төшә: “Арчаларга хас булган оялчанлыкны бетерергә кирәк”. Кызлар белән танышу кайвакыт күп көч таләп итә.

 – Кызлар, сине күргәч, үзләре танышалардыр?..

 – Әгәр дә танышырга телиләр икән, бер дә каршы килмим. Танышырбыз, аралашырбыз. Үз-үзем өчен мин Илназ Гарипов түгел. Хәсәншаех авылыннан чыккан үзенә ошаган эш белән шөгыльләнүче гади егет булып калырга иде киләчәктә дә.

Фото: http://tatar-today.ru

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев