Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Илназ Сафуллинның йөргән кызы: “Кияүгә чыгарга ашкынмыйм”

Айгөл Хуҗина - Чаллы шәһәреннән. Казан театр училещесында укый. Спорт, музыка, шоу-бизнес белән кызыксына. Айгөл татар эстрадасына якын кеше, чөнки ул – танылган җырчы Илназ Сафиуллинның сөйгән яры. Әлеге форсаттан Матбугат.ру хәбәрчесе аларның мөнәсәбәтләренә кагылышлы темаларга сөйләшеп алды.

- Айгөл, Илназ белән ничек танышытыгыз? Сөйләп үт әле.
- Биш ел элек Чаллы шәһәрендә таныштык. Балачактан бирле актив бала булдым, һәм КВНда катнаша идем. Илназны исә уеннарның берсенә жюри итеп дәштеләр. Югары сыйныфларда укыган еллар иде. Имтиханнар булу сәбәпле, КВНда уйнауны тәмамларга туры килде. Чын дөресен әйтәм: Илназны җырчы буларак бик белми идем. Жюри булуын аңлагач, фотога төшәргә булдым. Илназ әлеге фотоны социаль челтәр аша җибәрүемне сорады, мин, билгеле, баш тартмадым. Шуннан аралашып киттек.
 
 
- Синең Чаллыда булуың аралашуыгызга комаучаламадымы?
- Юк, чөнки без башта яхшы аралашсак та, соңыннан сирәгрәк аралаша башладык. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга театр училещесына керергә булдым. 9 сентябрь көнне башкалада ел саен үтүче мөселман кинофестивалена барырга туры килде. Шул көннән бирле без гел бергә. Йөри башлавыбыз шуның кадәр тиз булды, хәтта сизми калдым. Илназ сәхнәдә дә, тормышта да романтик кеше. 
 
- Илназның яше сине куркытмады? Ялгышмасам, арагызда ун ел.
- Аның белән танышканда, йөрербездер дип бер дә уйламадым. Шуны  әйтәсем килә: аңа 22 яшь бирер идем. Илназның әбисе әйтә торган сүзләр бар: “Ирләр алар барысы да балалар”. Аның сүзләре белән килешәм. Кайвакыт мин Илназны нәрсәгәдер өйрәтәм хәтта. Әти-әнием башта каршы иделәр, тик соңыннан,Илназ белән танышкач, алар үзләренең фикерләрен тәгаен үзгәрттеләр.
 
 
- Танышулары ничек булды?
- Илназ без йөри башлаган елны ук әти-әнием белән танышырга теләде. Үзенең әти-әнисе белән мине дә таныштырды. Хәзер бар да яхшы, минем әти-әнием бер дә каршы түгел.  
 
- Илназның гаиләсе белән уртак тел таба алдыңмы?
- Илназның гаиләсе искиткеч, һәм мин аларны яратам. Безнең кунакка да кайтканыбыз бар, тик мин аларга кунак буларак кына киләм. Илназның әнисе, Нәсимә апага гел ярдәм итәргә тырышам.
 
 
- Әллә кунып калганың да бар?
- Әйе, минем аларның йортларында үз бүлмәм бар. 
 
- Илназ гаилә кору турында сөйләнмиме соң әле?..
- Булгалый, тик әлегә иртәдер. Нәрсәдер вәгъдә итеп, көн саен мәхәббәт аңлатуны кирәк түгел дип санамыйм. Илназ эмоцияләргә бирелә торган кеше түгел. Гаиләгә килгәндә, миңа бары тик 20 яшь. Кияүгә чыгарга ашкынмыйм, Илназны да ашыктырасым килми. Һәрбер әйбернең үз вакыты. 
 
- Аның сиңа карата чикләре бармы?
- “Минем тормыш юлдашым җырчы булмаячак”. Әлеге сүзләрне ул, эстрада бүлегендә укуымны белгәч, әйтте. Чикләр дип, алар юк бугай. Без калганнардан бер ни белән аерылмыйбыз. Миңа безнең мөнәсәбәтләрдә булган иреклелек ошый. Илназны үземнең янымда гел тотып торырга тырышмыйм. Әйе, ул күп эшли, тик ул бит безнең киләчәк өчен тырыша. Миңа аның игътибары җитә. 
 
 
- Күпләр акча аркасында йөри, диләр бит...
- Кеше сүзенә игътибар итмим. Илназ үткәргән татар дискотекаларында кассир булып эшлим. Уң кулы булып, аңа ярдәм итә алуым – минем өчен бәхет. Без аерым яшибез – бу минем теләгем. Никах минем өчен бик мөһим. Минемчә, хатын-кыз акча ягыннан иренә бәйле булырга тиеш түгел. Укуымның соңгы елы, шуңа күрә эш турында уйлана башладым.
 
- Акчасын вакытында бирәме?
- Илназның әлеге эш белән шөгыльләнүенә тугыз ел. Җиде ел дәвамында бер кассир белән генә эшләгән иде. Кассир булып эшләү җаваплылык таләп итә.Ни кызганыч, Илназны алдаучылар булмады түгел. Акчасын вакытында түли, кайвакыт аванс та бирә.
 
- Айгөл, мәхәббәт ни микән соң ул?
- Мәхәббәтне күпләр ияләшү белән чагыштыралар. Минемчә, бу дөрес түгел. Әниеңә карата мәхәббәт, күпмедер вакыт үзгач, ияләшүгә әйләнә аламыни?!
 
 
 

Фото: инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X