Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Канунны белгән алданмас

Ел саен 15 мартта билгеләнгән Кулланучыларның хокукларын яклау көне быел “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт җайланмалар” шигаре астында үтә. Ә интернет заманында “смарт”ның нәрсә икәнлеген кешегә аңлатып торуның кирәге юк. Алар хәзер дөньядагы кешеләр саныннан өч тапкыр күбрәк. Кулланучыларның хокукларын яклаучы Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов белән әңгәмәне дә смарт-продуктларга кагылышлы темадан башладык.

–Хәзер иң  күп  сатып  алынучы товар булганлыктан, шикаятьләр дә  аларның  сыйфатына карата күбрәк,– ди белгеч.– Әйтик, былтыр Саба районы буенча территориаль орган кулланучылардан кергән 108 мөрәҗәгать карады, бу 2017 елдагыдан 40 процентка артыграк. Гаризаларның  күп өлеше нәкъ менә смарт-продуктларга – смартфон-айфон, телевизорлар, тавышлы ярдәмчеләр, ягъни техник яктан катлаулы товарларга туры килә. Кулланучыларга телдән һәм язмача аңлатмалар бирелде, дәгъва гаризалары язуда методик ярдәм күрсәтелде. Инде быел да  кулланучылардан 17 мөрәҗәгать кереп, барысы да  кулланучылар  файдасына хәл ителде. Смарт-продуктларга шикаятьләр  кимеми.

  –Әле  сатып  алган товар сыйфатсыз булып та,  кул селтәгәннәр күптер.

  –Шуңа   күрә халык белән  очрашабыз, белемен  арттырабыз. 2018 елда авыл җирлекләрендә 10 тапкыр гражданнарны кабул итү үткәрелде, районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 12 тапкыр  сыйныфтан тыш дәрес уздырылды. Эшмәкәрләр  өчен  оештырылган семинарларда  сатучылар һәм сатып алучылар арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе каралды. Сәүдә объектларында район базарында 24 төр продукция,  сәүдә челтәрләрендә 173 төр азык-төлек продукциясе буенча мониторинг үткәрелә. Без кулланучыларның имин продукциягә хокукын да яклыйбыз. Районда баш­карма комитет, Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге, Рос­потребнадзорның территориаль ида­рәсе  хезмәткәрләре составында мобиль төркем эшли. Ай саен алкогольле продукциянең һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча комиссия утырышы үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре белән уртак 57 рейд үткәрелеп, шәхси хуҗалыктан спиртлы продукция сату, машиналарда спиртлы сыеклык ташу очраклары ачыкланды һәм тиешле органнар  аларга  чара   күрде.  Саба районы буенча законсыз әйләнештән 190 литр (2017 елда –64 л.)  легаль булмаган хәмер һәм спиртлы продукция алынды. Алар кулланучыга барып җитәргә тиеш түгел. “Татарстанныкын  сайла!” акциясе кысаларында республикада җитештерелгән товарларның чагыштырма күләмен арттырырга ирешү  бурычы да тора.

Фото: https://pixabay.com | geralt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев