Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?

“Россия тимер юллары” компаниясе хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген юкка чыгарырга тәкъдим иткән. Аерым алганда, 2000 нче елда кабул ителгән әлеге исемлек нигезендә гүзәл затларга машинист булып эшләргә ярамый икән. “Замана белән беррәттән, эш шартлары да үзгәрә. Хәзер элеккеге локомотивлар юк, барысы да автоматка корылган. Шуңа күрә машинист булып хатын-кыз да эшли ала”, – дигән оешма вәкилләре. Гүзәл затны эшкә алыргамы-юкмы икәнен эш бирүче үзе хәл итсен, дип тә өстәгәннәр. Әйтүләренә караганда, Россия Дәүләт Думасында нигездә сәнәгать тармагына бәйле булган һәм шактый искергән 450ләп һөнәрдән торган исемлекне яңадан карап тикшерергә ризалашканнар да инде. Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?

Раил МАРАКОВ, Теләче районы, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы:

 
– Миңа калса, чикләүләр кертү дөрес түгел. Кеше эшләргә тели икән, аңа ник каршы төшәргә соң? Бу – хатын-кыз эше, монысы – ир-атныкы дип карарга ярамый. Бөтенесе дә кешенең сәлә­теннән тора. Ир-ат эше дип уйлаган хез­мәтне хатын-кыз менә дигән итеп башкарып куя ала икән, димәк, ул – бу эшнең чын остасы. Кешенең кулы һәр эшкә дә ятып тормый. Ә күңел кушкан хезмәт күбрәк файда китерә. Чик­ләүләр­нең эшсезләр саны артуга китерүе дә бар.

Миләүшә ЗӘЙНУЛЛИНА, трамвай йөртүче (Казан):

 
– Хатын-кызларны эшкә алганда чикләүләр булмаска тиеш дип саныйм. Бер караганда, асыл затлар кайбер очракларда ирләр эшен остарак та башкара әле. Шө­кер, курку белмәс, гайрәтле ха­тын-кызлар аз түгел. Минемчә, һәр  кеше күңеленә хуш килгән эшне башкарырга тиеш. Әйтик, авыл кызы бул­сам да, кечкенәдән трамвай йөр­түче һөнәре ошый иде. Шуңа күрә, ике дә уйламыйча, әле­ге хез­мәтне сайладым. Инде тимер юлдан йөри башлавыма да – 30 ел. Яшем 52дә булмаса, машинист та булыр идем әле. Әгәр таулар күчерер­лек көчең бар икән, нигә эшлә­мәскә?

Гөлфизә МУЛЛАНУРОВА, Казан технология һәм дизайн көллияте укытучысы:

 
– Хәзер хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Фән-техника, компьютер-электроника заманы­н­да бер һөнәр белән генә яшәп тә булмый. Теләсәң-теләмә­сәң, заманага иярергә туры килә. Димәк, бу өлкәне дә өйрәнәсең. Шул ук вакытта хатын-кызның ашарга пеше­рү, тегү-чигү, укыту, юу, җыештыру кебек санап бетерә алмаслык һө­нәр­ләре дә шактый күп бит аның. Боларны да исәпкә алсаң, бер хатын-кыз җилкәсенә төш­кән һө­нәрләр саны җитмештән артып та китәдер. Аннан соң, кайда гына эшләми бит хатын-кыз! Элек кенә хатын-кыз Айга очкан, дигән хәбәр яңалык булып кабул ителә иде. Заман белән бергә атлый бүген хатын-кыз.   

Рәнис ГАББАСОВ, җырчы:

 
– Мин хатын-кызларны машинист булып эшләтүгә каршы. Чөнки әлеге хезмәт гүзәл затлар өчен бик авыр дип саныйм. Өс­тәвенә тора-бара сәламәтлеккә бәйле проблемалар да килеп чыгарга мөмкин. Хатын-кыз ул  чәчәк кебек булырга тиеш. Ә без, ир-атларның бурычы  аларны сак­лау­дан гыйбарәт. Бүген машинист һөнәреннән башка да хатын-кыз­лар башкарган авыр хез­мәтләр җитәрлек. Гүзәл затла­ры­быз­ның төп эше гаилә учагын саклау һәм балалар тәрбияләү булсын иде.

 
Рөстәм АСАЕВ, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Һәрбер хатын-кызның ир­кәлә­неп, назланып яшисе киләдер инде ул. Сүз дә юк, хәзер күп эшләр автоматлаштырылды. Машинист һөнәрен башкарырлык хатын-кыз­лар бардыр дип уйлыйм. Моңа шаккатасы да түгел. Күптәннән инде маршрут автобусларын йөр­түче гүзәл затлар очрый. Рухи яктан да, физик яктан да ирләрдән көчле ханымнар җитәрлек. Хатын-кыз бар эшне булдыра дисәк тә, күбесе аның чарасызлыктан, гаи­ләсен туендырыр өчен мондый эшкә бара. Ире мал тапса, берәү дә авыр эшкә алынмас иде. Бер уйлаганда, машинист һөнәренең авыр ягы юк та шикелле. Әмма мин хатынымны мондый эшкә җибәрмәс идем. Артист хатыны булу да ул – үзе бер һөнәр. Әлегә балаларны тәрбияли, миңа терәк булып тора. Барлык ханым­нарның да янәшә­сендә таянырлык кешеләре булсын.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев