Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Хәйдәр Якшимбаевка җырчы Алсуның әтисе ни өчен 100 мең сум бирә?

Уфада гаҗәеп гармунчы яши — Хәйдәр ЯКШИБАЕВ ул. Гадәти хромкадан синтезаторга охшаган цифрлы гармун ясаган. Бүген әлеге уен коралында берничә баян, төрле гармун, барабаннар, гитара, скрипка, флейта, саксофон, думбра, курай, кубыз, 8 төрле аккордеон, орган, туба, рояль тавышлары чыгарып була. “Бу — мин уйлап тапкан уникаль уен коралы. Башка беркемдә дә юк. Анда бөтен дөнья көйләрен уйныйм”, — ди Хәйдәр абый...

— Сәяхәт итәргә яратам. Шул рәвешле төрле халыкларның мәдәниятен өйрәндем, — дип сөйли гармунчы. — Вологда өлкәсендә гармунда уйнаганымны күреп: “Ничек болай яхшы уйный аласың?” — дип гаҗәпләнгәннәр иде. Анда шундук өч бүлмәле фатир бирделәр. Соңыннан аны сатып, гаиләм белән Уфага күчендем...

— Һәр уен коралының бер яхшы ягы бар. Ләкин аларның бөтенесен дә үзең белән алып йөреп булмый, — дип аңлатты ул. — Шуңа күрә бер уен коралына берничәне урнаштырдым. Бүген цифрлы гармунымда орган да, оркестр тавышы да менә дигән яңгырый. Сәгатьләр буе туктамыйча уйнарга мөмкинмен. Күңелемә күбрәк милли көйләр якын...

Хәйдәр абый гармун, баян, аккордеон, пианино, рояль, хәтта җиһазлар ремонтлау белән дә шөгыльләнә.
— Һәр көнне берәр уен коралын күтәреп, өйгә кеше килә, — ди ул. — Аларны төзәтәм, көйлим. Күптән түгел гармун төзәттерергә 98 яшьлек бабай килде. Үзенә карадым да, ничек болай яшь саклана алдыгыз, дим. “Шушы гармунымда уйнамасам, күптән үлгән булыр идем”, — ди. Аннан акча алмадым. Ә җырчы Алсу Сафинаның әтисе Ралифка өр-яңа ак төстәге гармун ясап биргән өчен 100 мең сум алдым (елмая).
Хәйдәр абыйда уен кораллары шактый. Ул аларны үзе яшәгән йортның подвалында саклый. Киләчәктә аның уен кораллары музее булдырасы килә.

— Миндә 200 еллык гармун да бар. Аны бабамның әтисе Франциядән алып кайткан. Төзекләндердем, әле дә уйный. Кешеләр аны хәйран калып тыңлый. Казанга чакырыгыз, киләм. Бушка чыгыш ясыйм. Уйныйсым килә. Гармунымны Татарстан халкы да күрсен, — дип теләк белдерде ул.
Хәйдәр Якшибаев сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ул һәр көнне иртән
15-20 чакрым йөгерә. 1990 елларда велосипед белән дүрт көн Мәскәүгә кадәр барган...

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев