Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

"Көнләп караучылар да була. Залда авыр күзле кеше булса, сәхнәгә чыккач тип-тигез җирдә абынасың"

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың олы һәм уртанчы улы ял көннәрен көтеп алар, чөнки ул көнне алар әтиләре белән залда диванны җәеп бергәләшеп йоклыйлар. Әтисе аларга әкият тә сөйли.

– Гүзәл, сиңа кадәр Илназ күп кызлар белән йөргәнме? Бик мут егет булган диләр.
 
– Мут дип кояш кебек балкып тора ул. Кешегә караңгы чырай бирми. Элек оялчан иде. Хәзер ышанычы артадыр. Өйләнешкәндә машинасы, аппаратурасы бар иде. Биш ел мәҗлесләр алып барган. Егетнең фикерләвенә дә карарга кирәк, анда өмет бармы? Планнар төзиме, әллә бүгенге көн белән генә яшиме? Планнары бар иде. “Үз йортымны булдырасым килә!” – дия иде. Аппаратураны һәрвакыт яңарта ул, үсәргә кирәк, ди.
 
– Буш хыяллар гына булса.
 
– Хыяллана да, эшли дә бит ул.
 
– Хәерчеләргә булышасызмы?
 
– Ярдәм итәргә тырышам. Кемнеңдер өе янган. Авыру балаларга күңелем әрни. Һәрвакыт хәйрия концертларында катнашабыз, өч балабызны да күтәреп барабыз. Авыру балаларга операция ясарга акча бирәбез.
 
– Күз тиюгә ышанасыңмы?
 
– Бәлкем бардыр, ышанырга була. Артистка карата нинди генә мөнәсәбәт булмый. Кайвакыт залда авыр күзле кеше була, сәхнәгә чыккач тип-тигез җирдә абынасың. Мәҗлестә дә барысы да сиңа сокланып карап утырмый, көнләп карап утыручылары да була. Күз тигәне юк әле Аллага шөкер. Дога укыйбыз, мәчеткә йөрибез. Балаларны да өшкертергә алып барабыз.
 
– Олы улыгызга күз тимиме? Гел сәхнәдә.
 
– Хәзер аның бик сәхнәгә чыгасы килеп тормый. Үсәбез. Оялу да бар. “Миңа берәр нәрсә бирәләрме соң анда?” – ди. Казанда, Чаллыда концертта үзе генә җырлагач, туганнар бүләк бирделәр. Азынып китте: “Улым, һәрвакыт әйбер генә бирмиләр”, – дим.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев