Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“КОСМОНАВТ ЙӘ ПРЕЗИДЕНТ БУЛАМ”

Казанда яшәүче Гүзәл һәм Динар СИБГАТУЛЛИНнарның 5 яшьлек уллары Арсланны бүген бөтен Русия белә. 4 яшьтә “Пусть говорят”, “Лучше всех!”, “Привет, Андрей!” тапшыруларында “Я люблю тебя, жизнь!”, “Священная война” җырларын башкарып, “Гамлет”тан өзекләр сөйләп шаккатырган баланы шул вакытта ук яраттылар. Күп чарада чыгыш ясаганы, Казан юридик институтының иҗадый тормышында актив катнашканы өчен, Җиңү бәйрәмендә медаль дә тапшырдылар.

Сәнгатькә мәхәббәт Арсланга гаиләдән салынган. Әтисе Динар — инженер булса да, иҗатка якын кеше, җырлар яза. Әнисе Гүзәл Сибгатуллина-Минакова — Камал театры артисты. Бүген декрет ялында. Бер-бер артлы ике ул тапкан. Арсланга 5 яшь булса, кечкенәсе Әскәргә 2 яшь тә 8 ай. Арслан чыгыш ясарга кая гына барса да, аны һәрчак әнисе озатып йөри.

— Арслан миннән популяррак, — дип елмая Гүзәл. — Аны хәзер күп җирдә таныйлар. Мәскәүдә легендар җырчылар Иосиф Кобзоннан башлап, Илья Резникка хәтле килеп күреште. “Ты же необыкновенный парень!” — дип ансамбльләренә чакыралар. “Булмый шул. Без бит Мәскәүдән түгел, Казаннан”, — дим...

— 5 яшьлек Арслан медаль белән бүләкләнде. Моны ничек кабул итте?
— Казан юридик институты җитәкчесе, генерал-майор Фоат Кәнәфи улы Зиннуров медаль тапшырганда, Арслан аны горурланып алды. Бер стадионга җырларга баргач, медальне тактык. Шунда башка балаларга: “Медалем бар”, — дип горурланып әйтте. Бер әби моны күрде дә: “У-у, медальләр! Бабаңныкын таккансыңдыр”, — диде. “Юк, үзебезнеке!” — дигәч, ул да гаҗәпләнде. Бу — безнең өчен зур бәя.

— Улыгыз ничә яшьтә җырлый башлады? Сүзләрне ничек ота?
— Арслан 3 яшендә Тукайны сөйләп шаккатырды. Сабан туйларында Президентны каршы алу чарасында катнашып, милли киемнән шигырь сөйләде. 4 яшь тулгач та, “Священная война” җырын яздырдык, җырлый башладык. Арслан вокал белән шөгыльләнми, репетиторга да, музыка мәктәбенә дә йөрми. Ишетү сәләте, зур тырышлыгы бар. Җырны ятлыйбыз, ничек башкарырга кирәклеген аңлатам. Аның белән үзем шөгыльләнәм. Иң беренче эш — Арсланга җырның нәрсә турында барганын җиткерү. Җырны башкарырга гына түгел, ә сөйләп, аңлатып бирә белергә кирәк бит. “Я люблю тебя, жизнь!”ны да үзем өйрәттем. Беренчесен — “Священная война”ны озаграк ятладык. Ә менә икенчесен тиз үзләштердек. “Улым, шундый итеп җырла, бөтен ил торып басарлык булсын!” — дим. Бөтен күңелне бирергә кирәклеген аңлатам. “Я люблю тебя, жизнь!”ны беренче тапкыр “Привет, Андрей!” тапшыруында ансамбль белән җырладык. Ул Арслан өчен премьера булды...

— Арслан тагын ниләр белән кызыксына?
— Җырчыдан бигрәк, сәнгатьле итеп уку остасы ул, сөйли белә. Дзюдога яратып йөри. Тренеры гел мактый. Алдынгы урыннар алып кайтып сөендерде, медале дә бар. Бу яктан да афәрин!..

— Үскәч кем булам, ди?
— Космонавт йә Президент (көлә)!

Фото: Гузель Сибгатуллина

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев